Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Әфганстан минем дәвам итә»

Күз яшьләре бервакытта да кипмәгән аналарны үз канаты астына алып, яклаучысы булу һәм ышанычларын яулау өчен бик тырышырга һәм үзеңә дә шул юлны узарга кирәк

Кызыклы шәхес

Язмабыз герое – Яшел Үзәндә яшәүче, «Сугышчан туганлык» («Боевое братство») Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлеге әгъзасы, хәрби конфликтларда һәлак булганнарның әниләре, хатын-кызлары советы рәисе Фирая Барыева. Аның гамәлләре, яшәеше турында газета мәкале түгел, ә китап язарга булыр иде. Шулай да, без шушы зур булмаган язмабызга аның шәхесен ачып бирер­лек мәгълүматны сыйдырырга тырышырбыз.


Гуманитар ярдәмне шәһәр мунчасында җыялар


Әйе, нәкъ менә шәһәр мунчасында «Сугышчан туганлык» оешмасына Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыярга кечкенә бүлмә бирелгән. Бу «клетушка»га моның кадәр әйбер ничек сыя икән, дип уйлыйсың. Күңеле киң һәм җылы куллы кешеләр күбрәк булса, сыясың икән. Фирая Барыеваның тартмалар тутыр­ган вакыты иде. Әйтергә кирәк, җыелганнарны оешма әгъзалары үзләре үк илтеп тапшыра. Бу көнгә сугыш кырына сигез тапкыр барганнар инде.

– Телевидениедән солдатлар өчен бик кирәкле коры душ ясауларын күргәч, э-э-эх бездә дә ясасалар иде дип, бик кызыктым. Озак көтәргә туры килмәде, 1-2 атнадан минем кебек үк Фирая исемле бер ханым 100не ясап китермәсенме! И, куанганнарым инде шуңа, – дип сөйли Фирая ханым. Хәзер кул кушырып утыра торган вакыт түгел шул. Яңа шартларга тиз ияләшергә кирәк.
Әйберләрне битараф булмаган кешеләр күп китерә. Арада ясалган мичләр дә, хәтта култык таяклары бар. Соңгысын госпитальгә тапшырырлар, мөгаен, хәзер мичләр кирәк булмас. Ә менә теп­ловизорларга ихтыяҗ зур. Әмма кыйммәт, иң арзаны да 42 мең сум тора.


Хатын-кызлар исемлеге арта

– Җәмәгать эше – төп шөгылем. «Сугышчан туганлык» әгъзасы булу белән параллель рәвештә хатын-кызлар советы эшен алып барам. Гуманитар ярдәм җыюга үз инициативам белән йөрим. Төрле чараларда катнашырга, башка бик күп эшләрне дә оештырырга туры килә безгә. Баш тарту уйда да юк. Безнең җәмгыятьтә һәркем шулай тиеш дип уйлый. Украинадан кайтарылучыларны җирләүләрдә дә безнең оешма һәрвакыт актив катнаша. Һәлак булганнарның әниләрен, хатыннарын үземнең совет исемлегенә кертергә, алар белән элемтәдә торырга тырышам. Кызганычка, бу исемлектә әфганчылар әниләре өчәү генә калды. Иң олысына – 87 яшь.
 

«Күңелгә салынган эш гомер буе бара»
Фирая Барыева тумышы белән Биектау районының Зур Битаман авылыннан. Шунда туып-үскән, унъеллык мәктәпне тәмамлаган.

– Мәктәптә укыганда ук актив идем мин. Комсомол оешмасы секретаре булдым. Фундаменты миңа шунда салынгандыр инде. Институтта укыганда да җәмәгать эшләре минем өстә иде, – дип сөйли Фирая иде.


Яшьлек елларына кереп киткәч, сүзебез үзеннән-үзе беренче мәхәббәте, булачак ире белән ничек танышуларына барып тоташты. Менә анысы аеруча үзенчәлекле.


– Иң кызыгы – булачак ирем белән беренче очрашу. Унъеллык мәктәп безнең авылда иде һәм күрше авыллардан да безгә килеп укыдылар. Алтынчы класска күрше авылдан укучылар килде. Булачак ирем шунда мине беренче тапкыр күрә һәм иптәшләреннән: «Бу нинди кыз?» – дип сорый. «Бик актив кыз, Фирая исемле», – диләр. Шунда ул: «Ул минем хатыным булачак!» – дигән. Алтынчы класстан ул минем арттан йөри башлады. Клубка да бергә барабыз, аннан соң капка төбендә басып тора идек. Бала-чагалар кебек инде.


Унынчыны бетергәч Фираяның булачак ире Илфат Алма-Атадагы хәрби училищега укырга кереп карый. Әмма уза алмый. Балачактан ук очучы булырга хыялланган егетне туктатып буламы соң? Армиягә китеп, Германиядә 2 ел хезмәт итә. Аннан кайткач Казанда 16нчы заводка эшкә керә. Ә Фирая – Казан педагогия институтында. Очрашулар, тулай торакта бергәләп чәй эчүләр дәвам итә. Илфат вакытын бушка уздырмый, китаплар табып, үзлегеннән өйрәнеп, укырга керергә әзерләнә. Вакыт җитү белән барыбер теләгенә ирешә ул, Сызрань шәһәрендәге очучылар әзерли торган хәрби училищега укырга керә. Шулай итеп, икесе ике шәһәрдә яшәп, белем алырга мәҗбүр булалар. Берсе – очучылыкка, икенчесе – укытучылыкка.

 

– Дүртенче курста укыганда ул миңа: «Тиздән распределение, әйдә өйләнешәбез», – диде. Отпускка кайткач туй ясадык. Икебезнең дә әле тагын бер ел укыйсы бар иде. Икебез дә укуыбызны дәвам итәбез. 1 елдан улыбыз Ильяс туды. Имтиханнар биргәндә 3 айлык баламны курсташ кызлар тотып тора иде. Аннан соң көзгә хәтле авылда Илфатның әнисендә тордым. Ирем укуын тәмамлап кайтканда балага 8 ай иде. Ул кайту белән: «Китәбез, кая икәнен барып җиткәч әйтермен», – ди. Азиягә таба юл тоттык, кулда ике капчык солдат әйбере,1 әлүмин кружка, кашык, бала әйберләре. Ярый әле аңа 400 сум подъемный акчасы биргәннәр. Поездда барабыз шулай һәм ул миннән: «Кая баруыбызны беләсеңме?» – дип сорый. «Юк, белмим, әйт!» – дим. «Без Әфганстанга барабыз, сугышка! Мин сине әниләргә әйтмәсен дип, алдан кисәтмәдем», – ди. Ашхабадка килеп төштек. Анда хәрби округ урнашкан. Училищены бетереп килгән 12 кеше арасында бала бер бездә генә. Аннан безне Дүшәмбегә җибәрделәр. Анда башта минем туганнарда яшәдек. Аннан соң хезмәт квартиры бирделәр. Таҗикстан-Әфганс­тан хәрби часте иде ул.
 

«Әфганстан сугышын шулай башладык»

– Илфат 2 көн өйдә, 3 атна сугышта була иде. Мин бала белән өйдә утырам. Ул «МИ-8» вертолеты штурманы булды. Командир булырга гына өлгермичә калды. Чөнки без 4 ел гына сугыштык, – дип сүзен дәвам итте Фирая ханым.


Аның «башладык», «сугыштык» дигән сүзләренә аптырарлык түгел. Чөнки уйлап карасаң, яраткан ирең сугышта чагында син дә сугышкан кебек инде ул. Үзе өйдә булса да, йөрәге белән ире янында булган Фирая ханым. «4 ел гына сугыштык» дип әйтүе дә шаккаттыра. 4 ел буе энә өстендә, 4 ел көтү, озату, кайгыру-борчылулар. Сугыш бит ул! Әйтүе генә ансат. 4 ел!

– Шулай урамга бала белән чыгып утырабыз, вертолетлар очып кайтканын күрсәң, тизрәк өйгә кереп ашарга пешерергә тотынасың. Минеке чәк-чәк ярата иде. Кайчан кайтасын белмисең бит... Шул вертолет тавышыннан гына чамалый идек. Ике-өч көн торалар да тагын сугышка китәләр. Шул дүрт ел эчендә минем икенче малай туды. Икесенең яшь аермасы 2 генә ел.


1989 ел. Сугыш бетәргә 27 көн калганда

– Ул вакытта хәрәкәт бик юк иде инде, – дип исенә төшерә ул язмышын үзгәрткән көннәрне Фирая ханым. – Бөтен частьлар көтеп тора. Миңа иптәшем: «Син борчылма, без аннан соң тынычлыкта хезмәт итәрбез», – ди. Сугыш бетәргә 27 көн кала ул кичтән кайтты һәм шул кичтә аңа тагын задание бирелгән. Ул үзенең вертолетында түгел, кеше урынына киткән. Тиешле очучысы больницада булган. Иртән ул миңа: «Борчылма, без озакламабыз, кайтырбыз!» – диде. Һәм шул көнне, озак сөйләшмәгән улым беренче тапкыр «әти» сүзен әйтте. «Әй, улым, әти дип әйттең, хәзер әтиең кайткач үзенә әйтерсең», – дим, бик шатланып. Кич белән ишектә звонок. Глазоктан карыйм, 6 хәрби кеше басып тора, генераллар, полковниклар. Башта бернәрсә дә башыма килмәде. Кереп бас­тылар да миңа карап торалар болар. «Ваш муж погиб» дигәч тә әле еламадым, стенага сөялеп басып тордым. Менә шуннан бөтен тормышым күз алдыннан үтте. Үзем генә, балалар үскән икән, дим. Кешенең үләр алдыннан бөтен тормышы күз алдыннан уза дип әйтәләр бит. Ул вакытта балаларның берсенә 3 яшь 7 ай, кечесе 1 яшь 7айлык кына иде бит әле. Бик үкенечле үлем булды ул. Беренчедән, сугыш бетәр алдыннан. Икенчедән, кеше урынына эшкә чыгып үлү. Өченчедән, заданиене үтәп кайткач тагын шул урынга бару. Анда бит командир исән калды. Ул парашют белән сикереп өлгерә, ә минеке сикерергә приказ булса да, артта утыручыларны коткарырга бара. Мин соңыннан гына иремнең разведкага язылганлыгын, бу хакта миңа әйтмәскә кушканлыгын белдем. Командиры Илгиз сөйләвенчә, алар заданиене үтәп кайткан, ял итәргә утырганнар, яңадан: «Проверить еще раз!» дигән команда бирелгән. Кире кайтканда ике болыт арасында аларны Америка стингеры тотып ала. Ул вакытта Америка стингерлары чыкты, шул харап итте дә инде. Гадәттә ике вертолет бергә оча. Сикереп өлгергән командирны коткарырга икенче вертолет төшә. Ә арттан дошман һаман куып килә. Соңыннан бу вертолетта 16 тишек табыла. Ничек кайтып җитә алганнардыр, бер Аллаһ Тәгалә генә белә.
3 көн буе сөйләшүләр алып бардылар. Ул вакытта Әфган халкы дошман булса да, кем булса да мәетләрне җир өстендә калдырмаган, боларны да кәфенлеккә төреп җирләргә булганнар. 3 көннән соң аларның гәүдәләрен, ниһаять, бирделәр. Хәрби частьта хушлашу булды. Минем Илфат Татарстаннан Әфган сугышында иң соңгы һәлак булучы булып тарихка кереп калды.
 

«Әтиегез кебек офицер буласызмы?»


– Минем балаларга шундый сорауны гел бирәләр иде. «Юк, без летчик булмыйбыз. Безнең әти кебек үләсебез килми», – дип әйтәләр иде. Кечкенә булсалар да, шуны белгәннәр. Хәрбилеккә аларның гел күңелләре тартмады. Икесе дә университет бетерде. Берсе – мехмат, икенчесе радиофизика факультетын. Әтисез үскәннәре каннарына сеңгән ахрысы. Мин үзем малайлар урынына кыз бала көткән идем һәм иптәшем әйтә иде: «Биш малай табасың, аннары – бер кыз». Өлгермәдек. Шулай да дүрт елга 2 малайга өлгердек. Мин аларның булганнарына бик куанам. Рәхмәттән башка сүзем юк. Аларга: «Рәхмәт сезгә, шундый булганыгызга!» дисәм, «Әни, син безгә дөрес тәрбия бирдең. Рәхмәт сиңа!» дип җавап кайтаралар.

«Менә бу – сезнең әтиегез!»

– Иремне җирләгәндә миннән аның парадный формасын сорап алдылар. Табутка киендереп салалар бит. Бөтен әйберсен бирдем, әмма каешы онытылган. Мин аны балалар йоклый торган бүлмәгә элеп куйдым. Шуклана башласалар: «Менә бу сезнең әтиегез, әгәр дә шаярсагыз, сезгә ремень!», – дип әйтә идем. Үсеп җиткәч минем олы улым: «Әни, рәхмәт ул ременьгә, әти безне шулай тәрбияләп үстерде», – диде.

 

«Ә мин аннан башка яши алмыйм»

– Әфганстан минем әле дә дәвам итә, – дип сөйли Фирая ханым. – «Сугышчан туганлык» белән бергә эшлибез, һәммәбез анда шуның белән яши, безне ул беркая җибәрми. Әниләр белән эшләү вакытны күп таләп итә, анысы билгеле чынбарлык. Биектауга әнием янына да кайтып йөрергә кирәк. Аңа да инде 86 яшь тулды, энем – 2нче группа инвалид. Аларга ярдәм итеп торырга кирәк. Җәмәгать эшләре белән шөгыльләнү минем өчен авыр түгел, киресенчә, ниндидер аңлатып бирә алмый торган канәгатьләнү хисе бирә. Бурыч үтәгән кебек буласың. Хәзер менә Украинада барган хәрби операция килеп өстәлде. «Бое­вое братство» егетләре патриотик эшне дәвам итә. Шуның белән алар да үзләренең бурычларын кайтара, дип әйтимме инде?Ситуацияне аңлыйлар, үзләре сугышка китә алмый, хәзер солдатларга гына булышырга кала.

«Җиңү паркы – безнең урын»


Шәһәрнең Җиңү паркында әфганчыларга да, Чечня сугышында һәлак булганнарның исемнәре уелган мемориал һәйкәлләр куелган. Хәзер Украина сугышы корбаннарына шунда ук мемориал такта урнаштырылган, әле сугыш барганга күрә исемнәре генә язылмаган.

– Безнең районда, мондый такта, миңа калса, рес­публикада беренчеләрдән булып куелды. Мартта сугыш башланды, ә майда аны ачу тантанасы булды. Күрәсезме, тере чәчәкләр куелган, халык йөри, килә, үз геройларын онытмый. Әйтергә кирәк, Яшел Үзәндә Әфган сугышында һәлак булганнарның өч әнисе генә исән. Чечняда үлүчеләрнең дә берничәсенең әнисе юк инде. Ә Әфганстанның безнең йөрәктән чыкканы да юк. Һәр елны 15 февральдә Әфганстан территориясеннән Совет солдатларын чыгару көнен тантаналы билгелибез. Анысы инде бик күптәннән традициягә әйләнде. Искә алу тантаналары, һичшиксез, кирәк. Хәзер, әйткәнемчә, Украинадагы хәрәкәтләр өстәлде. Анда һәлак булганнарның әниләре белән әлегә контактка керүе бик авыр. Йөрәк яралары яңа һәм озак төзәлә алмас. Шуңа күрә без аларны да онытмыйбыз. Әйтик, Яңа елда үлгәннәрнең балаларына бүләкләр тапшырдык, 8 Мартта әниләрен котладык. Мин аларның һәрберсен беләм, сөйләшәм, хәлләрен белешеп торам. Тик, әйткәнемчә, аларның һәркайсына дөрес сүзләр табарга кирәк.


Җиңү паркында сугыш экспонатларыннан вертолет бар. Дөрес, ул Фирая Барыеваның ире Илфат очкан «МИ-8» түгел түгелен, әмма аны Фирая ханым бервакытта да читләтеп узмый. Пуля тишкән урынга чәчәкләр куймыйча узганнары юк. Бусы да инде күптән традициягә әйләнгән.


Җәрия апада – кунакта
Фирая ханым хатын-кызлар советы җитәкчесе буларак, исәпкә куелган һәр әнине, туганнарын, проблемаларын, яшәү шартларын, туган көннәрен белә. Кая барса да үз кулы белән пешергән тәм-томсыз аяк та атламый.

Безнең очрашуның соңгы ноктасы – Әфганстан сугышында Татарстаннан беренче һәлак булучының әнисе Җәрия Гайнуллинаның фатирында булды. Аның өен җыештыру, җәен-көзен бакча эшләрендә булышу – барысына да өлгерә Фирая Барыева. Ә андый әниләр аның берәү генә түгел. Һәр кешенең авыр язмышын үзең аша уздырырга да олы йөрәкле булу кирәк.

Игелекле һәм катлаулы эшегездә уңышлар сезгә, Фирая Вәгыйзовна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


"Боевое братство" оешмасы әгьзасы Фирая Барыева бн әңгәмә

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/FXqXoJ9DzJs