Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Адым саен үлем көткән

Чечня кораллы конфликтында һәлак булганнарны искә алу көне

Россия гаскәрләренең беренче эшелоны Чечня Республикасы территориясенә «конституцион тәртипне торгызу» өчен 1994 елның 11 декабрендә кертелә.

Ул ике чорга бүленә: беренчесе – 1994-1996, ә икенчесе 1999-2001 елларга туры килә. Әлеге сугыш ике яктан да 120 меңнән артык кешенең гомеренөзә һәм россиялеләр өчен берничә миллиард долларга төшә.
Аннан әйләнеп кайтмыйча, утны үз өстенә алганнарны онытмау, иң бөек рух көче һәм сугышчан осталык үрнәге күрсәтеп, исән калганнарны олылау – бурычыбыз.

Чечняда өч тапкыр


Эчке хезмәтләр майоры Айрат Зарипов Чечняда – 2001 елда, икенче тапкыр – 2003тә һәм соңгысында 2006 елда булган. Татарстаннан җибәрелүчеләр Гудермес районында тәртип урнаштырган.
Яшел Үзәндә туып-үскән, 11нче мәктәптә укыганнан соң суднолар төзелеше техникумын тәмамлап, Горький исемендәге заводта ике ел эшләгән, аннан армиядә 2 ел хезмәт итеп, кече сержант дәрәҗәсен алып кайткан Айрат Зарипов алдагы хезмәтен туган шәһәре милициясе белән бәйли. Аны элемтә бүлегенә кабул итәләр. Чечня кампаниясе башлангач, эчке эшләр идарәсенә бер элемтәчегә заявка килүгә, бүлектәге дүрт хезмәткәрдән иң туры килгәне үзе икәнен Айратка аңлатырга кирәк булмый. Башта гаиләсе белән киңәш-табыш итә. Чөнки урманга гөмбәгә генә барасы түгел бит. Казанга бер айга өйрәнүләргә җибәрелә.


Баш тарту башка да килмәде. Патриотлык бездә көчле иде. Билгесезлек, курку хисләре булмады дип әйтә алмыйм. Өйрәнүләрдә физик әзерлеккә игътибар бирелде. Беренче тапкыр разминканы 9 чакрымга йөгерәчәкне белгәч, «үләм бит мин», дип уйладым. Башта авыр булса да, озакламый 18не дә җиңә идем инде. Корал, граната, миналар белән эш итәргә, җирле халык белән аралашыр га өйрәндек, – дип сөйли Айрат. – Мин Чечняга октябрь аенда киттем, иң беренче анда 28 градус җылылык гаҗәпләндерде. Ә инде аннан соң... гаҗәпләнерлекләр адым саен очрап торды. Иң беренче миңа эш бүлмәсен тәртипкә салырга куштылар. Шкафтан бер тартма тартып алуым булды, граната һәм патроннар коела башлагач мин кая эләгүемне аңладым. Ярый әле граната запалсыз булган.

Кассета тасмалары да шартлаган
Шкаф башыннан төшкән гранатаны боевикларныкы белән чагыштырып булмый. Һәр шартлаткыч хәйләле булган. Гранаталарны да бандитлар вакытыннан алда шартлый торган итеп корган. Хәтта теләсә-кайда аунап яткан кассета тасмаларыннан шартлаткычлар өчен «растяжка» ясаганнар. Шуңа ялгыш эләгеп һәлак булган хезмәттәшләрен яхшы хәтерли әле Айрат Зарипов. Кассета тасмасы төрле болт лар кушып ясаган шартлаткычлы сыра шешәсенә тоташтырылган. Задание буенча барган милиционерлар шуңа басып харап булган.

Марат белән Эдуард батырлыгы
– Рация буенча сөйләшүләрне боевиклардан яшереп булмый иде. Шартлы саннардан таблица төзеп, аны ике атна саен алмаштырып тордык. Авылларны бандитлардан «чистартырга» төнлә бара идек. 2001 елның 18 ноябрендә Гудермес шәһәреннән берничә чакрым ераклыкта Иласхан-Юрт авылында боевиклар төпләнүе турында мәгълүмат алынды. Операция таң атканда башланды. Һәр йорт, һәр почмак тикшерелде. Чынлап та, монда бандитларны көткәннәре сизелә иде: мунча ягылган, табын әзерләнгән. «Зачистка» белән махсус оператив төркем шөгыльләнә. Аның җитәкчесе – Казанның Киров районы эчке эшләр идарәсе патруль-пост хезмәтенең батальон бүлеге командиры, милициянең өлкән прапорщигы Марат Җәләлетдинов. Төркем составында сержант Эдуард Сабирҗанов та бар. Марат һәм Эдуард тикшерү өчен чираттагы йортка кергәч бандитлар уты астына эләгә. Алар артыннан барган җирле милиция хезмәткәрләре яраланса да, аннан чыгып өлгерә, әмма Марат белән Эдик юк. Алар үз гомерләре бәрабәренә калганнарны үлемнән коткара. Татарстан милиционерлары йортны чолгап ала, взвод командиры, минем якташ Владимир Гоголев авыр яралана. Бандитлар үзләренең исән калмаячакларын аңлап, нык каршылык күрсәтә. Милиция полковнигы Ринат Беляев яралыларга беренче ярдәм күрсәткәндә үзе дә каты яралана. Бу бәрелештә дүрт боевик юкка чыгарылды. Һәлак булган Марат белән Эдуард батырлык ордены белән бүләкләнде.

Министрны саклаучы җайланманы ике сәгатьтә рәтләгән


Бөтен элемтә системасы өчен җаваплы Айрат Зариповка җиңел булмаган, әлбәттә. Элемтәсез мөмкин түгел һәм ул сафтан чыгып тора. Ул вакытларда кәрәзле телефоннар юк. Барысын да кул астында булганнар белән ясарга кирәк. Кибетләр дә юк, ә базарга ялгыз барырга ярамый. Гудермеска Татарстан Республикасы эчке эшләр министры генерал Әсгать Сәфәров килгәч, аның автомобиленең бандитлар һөҗүменнән саклый торган блокираторы сафтан чыккач та аны Айрат рәтләгән. Ә аның бу җайланманы элек күргәне дә булмаган.

Тыйнак та, эшкә дә оста
Айрат Зарипов Чечняда чыныгу алгач, эчке эшләр идарәсенең информацион техника, элемтә һәм мәгълүматны саклау бүлегендә хезмәтен дәвам итеп, аның җитәкчесе итеп билгеләнә, майор дәрәҗәсенә җитә, лаеклы ялга шуннан китә. Хәзер ЗМЗда – КИПиА наладчигы. Эшем җиңел түгел, башны эшләтергә, үзенчәлеген аңларга кирәк, ди. Бик тыйнак кеше, үзе, гаиләсе турында сөйләргә яратмый. Бары хатыны һәм ике баласы турында, буш вакытларда дача йорты төзүен генә беләм.


Сугыш – ул рәхимсез, өстәвенә мәгънәсез, әмма анда мәгънәсез эш юк һәм һәркем каты сынау сәгатендә үз юлын сайлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев