Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

9 – 15 гыйнварда янгын сүндерүчеләр 9 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 4есе ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.

Карамалы Тауның Горький урамындагы йорт хуҗалыгында янгын мунчадагы мичтән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәсен үтәмәдән чыккан. Нәтиҗәдә, мунчаның 18 квадрат метрына зыян килгән.
 

Зур Ключи авылының Юбилейная урамындагы йортта янгын чыгуга электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә үтәмәү сәбәп булган. Йортның 9 квадрат метрына зыян салынган.
 

Зөя утрау-каласының Еленинская урамында да мунчада янгын мичтән чыккан булырга мөмкин. Әлегә якынча шулай фаразлана. Бу очракта 15 квадрат метр мәйдан зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев