Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

🌷8 март белән!

🌷Кадерлеләребез!

🌷Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән ихластан котлыйбыз!

Хатын-кыз - дөньяның тоткасы, көнебезне ямьгә төрүче, сөйкемле елмаюы, назлы карашы белән тирә-юньдәгеләрнең кәефен күтәреп, бәхет өләшүче илаһи зат ул. Әбиләребез, әниләребез, апа-сеңелләребез өйдә булганда, йортыбыз нурлы, өстәлебез мул, ризыкларыбыз тәмле, җаныбыз тыныч, гаиләбез бербөтен. Менә шушы байлыктан Аллаһ Тәгалә беребезне дә аермасын, исәнлектә, тигезлектә, барына шөкер кылып, яшәргә насыйп булса иде.

Барчагызга да мәхәббәт, чиксез бәхет, күңел көрлеге, имин тормыш телибез. Якыннарыгыз сезнеһәрвакыт шатландырып, рухландырып торсын. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын. Бәйрәм белән, хөрмәтле гүзәл затларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев