Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

76 яшьтә кияүгә чыгарга мөмкинме

Әлбәттә, мөмкин! Әнә Казанда картлар интернат-йортында күңелле вакыйга булган: 76 яшьлек пенсионер әби 67 яшьлек сөйгәне белән кавышкан.

Кәләшнең гомере буена егетләр кулы да тотканы булмый, ә кияү исә физик мөмкинлеге чикле булудан читенсенеп, шулай ук бер тапкыр да өйләнмәгән. Яше сиксәнә якынлашучы әби үзенең саф булуын ачыктан-ачык сөйли. Аның шәхси тормышын корырга вакыты булмый, гомере бил бөгеп эшли. Җитмәсә әнисе дә бик усал була, ир-ат ягына борылып та карарга рөхсәт итми.

Хәзер инде бу апа бөтен калган тормышын сөйгәненә багышларга тели.

Яшь гаиләне мөселман йолалары буенча кавыштыралар, аерым бүлмә дә бүлеп бирәләр.

Монда сүзләр артык, бәхет кенә телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев