Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

76 яшьлек кыз-әби картлар йортында кияүгә чыккан

Казандагы картлар йортында тәрбияләнүче 76 яшьлек Сәкинә әби Кашапова үзенең беренче мәхәббәтен шушы интернатта гына очраткан. Аңа насыйп булган яр - 67 яшьлек Госман Вәлиуллинның да, гариплеге өчен оялып, үз гомерендә бер тапкыр да өйләнгәне булмаган. - Ул бик яхшы кеше, - ди Сәкинә әби насыйп яры турында. - Мин...

Казандагы картлар йортында тәрбияләнүче 76 яшьлек Сәкинә әби Кашапова үзенең беренче мәхәббәтен шушы интернатта гына очраткан. Аңа насыйп булган яр - 67 яшьлек Госман Вәлиуллинның да, гариплеге өчен оялып, үз гомерендә бер тапкыр да өйләнгәне булмаган.

- Ул бик яхшы кеше, - ди Сәкинә әби насыйп яры турында. - Мин урын өстендә ятканда да янымнан китмәде, тәрбияләде.

Хәзер инде Сәкинә әби үзе дә картын тәрбияләү өчен көчен һәм тырышлыгын кызганмый. Шулай булмый ни, үз гомерендә аның ир-егетләрнең кулын да тотып караганы булмаган бит. Үзенең саф килеш картаюын яшереп тә тормый.


- Яшь вакытта шәхси тормышка вакыт калмады, - ди әби-карчык. - Таңнан торып, фермага китәргә туры килә иде. Өйгә төн җиткәндә генә кайтылды. Әни дә усал булды. Егетләргә күз ташларга да ярамады. Кулымны сорап килүчеләрне таяк белән куа иде.

Сәкинә әби белән Госман бабайга картлар йортында никах укылган. Хәзер алар аерым бүлмәдә бәхетле һәм парлы картлык кичерә.

Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.

Фото: zpravda.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев