Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

70 еллык юбилейның җиде мизгеле

Алар һәр яшел үзәнле эшкә, өйгә, сырхауханәгә, мәктәпкә яки поездга вакытында барып җитсен өчен, иртә таңнан уяна һәм төнгә кадәр хезмәт куя.

 

Бу – Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесе хезмәткәрләренең яшәү рәвеше. Тик бүген, хөрмәтле юбилей датасында, күңел ял тели. 

1. Диңгез, кояш, экскурсияләр


Җәй аенда предприятие хезмәткәрләре өчен Краснодар крае Дивноморское бистәсенә сәфәр оештырылды. Бу зур коллектив белән онытылмаслык ял гына түгел, ә Россиянең истәлекле урыннары буйлап танып-белү экскурсиясе дә иде. Юлда тукталышлар күп булды. Шуларның берсе – Волгоград шәһәре. Пассажир автотранспорт предприятиесе хезмәткәрләре «Ватан Ана» һәйкәлен, Мамай курганындагы «Сталинград сугышы геройлары» тарихи-мемориаль комплексы үзәген карады. Сәяхәт күңелле һәм файдалы булды. Барысы да өйләренә алтын төстә кызынып, ял итеп, рухи азык туплап кайтты.


2. Ветераннар – безнең байлыгыбыз


Сентябрьдә, 70 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, предприятиенең барлык ветераннары Зөя утрау-шәһәрчегендә булды. Утрауда күзәтү экскурсиясе оештырылды. Бәйрәм итү ресторанда дәвам итте. Мондый онытылмаслык очрашудан тыш, предприятиенең һәр ветеранына зур күләмдә матди ярдәм дә бирелде, ә хәзерге вакытта ул һәркем өчен кирәкле.
3. Балаларның шатлыгы – ата-аналарының сөенече
Юбилей елында беренче сый ныф укучыларына традицион бүләк ләрдән тыш, 1 сентябрьгә гадәти булмаган сәяхәт оештырылды. Ике автобуста 110 бала һәм өлкәннәр Биектау районына Ямаширмә тавә кошы фермасына юл тотты. Яшь сәяхәтчеләр алган хис-кичерешләр хәтерләрендә озак сакланачак.


4. Яңа чишелешләр


Юбилей елында 6нчы маршрут буенча 75 урынга исәпләнгән King long маркалы яңа автобус җибәрелде. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус урыннар бар, салон видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, шулай ук гидротехник подвес касы бар.
Җитәкчелек билгеләп үткәнчә, шәһәр яны өчен әлеге категориядәге 6 автобус сатып алганнар. Шәһәрара маршрутларга хезмәт күрсәтү өчен автобуслар партиясе белән тәэмин итү планнары бар.


5. «Ак Барс» – чемпион!


Юбилей елында җитәкчелек хезмәткәрләр өчен һәртөрле бүләкләр ясауны дәвам итә: 19 октябрьдә предприятие хезмәткәрләре хоккей карарга барды. «Ак Барс» командасы җанатарлары шуның кадәр күп иде ки, зур Хайгерда барырга туры килде. Казан «Ак Барс» командасы җанатарларының зур шатлыгына «Металлург»ны 3:2 исәбе белән җиңде, предприятие хезмәткәрләренең кәефләре күтәренке иде – уен шәп булды, ә компания өчен тагын нәрсә кирәк!


6. Бәхетле билет


8 декабрьдә предприятие бинасында хезмәткәрләрне бүләкләү чарасы булып узды. Нәкъ бу көнне иң яхшы машина йөртүчеләр, кондукторлар, инженер-техник хезмәткәрләр предприятие җитәкчелегеннән дип ломнар һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде. Үз тормышын предприятие белән бәйләгән, һәр иртәдә, ә бу елына 365 көн дигән сүз, уңайлы автобуста юлга чыккан, пассажирларны тиешле урынга илткән хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләре әйтелде.


7. Бәйрәм югары дәрәҗәдә
Бүген, 9 декабрьдә, музыка мәктәбендә пассажир автотранспорт предприятиесенең юбилеен бәйрәм итү тантанасы уза. Танылган якташларыбыз Динә Гарипова һәм Владимир Шнитко катнашындагы концертта оешма хезмәткәрләрен хөрмәтлиләр. Иң-иңнәргә муниципаль, шулай ук республика дәрәҗәсендәге бүләкләр тапшырыла.


Хезмәткәрләр предприятие җитәкчелегенә яхшы эш шартлары өчен генә түгел, ә бәлки хезмәттәшләрен якыннанрак белү, оештырылган ял вакытында бергә җыелу мөмкинлеге өчен дә чын күңелдән рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев