Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне

Бөтенроссия «Сәламәтлек диктанты» Роспотребнадзор ярдәме белән узачак

Чара 5-15 апрельдә илнең барлык төбәкләрендә «Сәламәт бул!» акциясе кысаларында уза һәм Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлана.

Теләге булган һәркем  диктантздоровья.рф. платформасында җәмәгать сәламәтлеге һәм диспансерлаштыру буенча ел саен уздырыла торган Бөтенроссия диктантында катнаша ала. Диктант өчен материаллар Роспотребнадзор һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән «Волонтер-медиклар» ВОД тарафыннан эшләнгән. Тест сәламәт туклану, яшәү рәвеше кагыйдәләренә, гигиена нигезләренә, физик активлыкның мөһимлегенә һәм диспансерлаштыруга багышланган төп темаларга 40ка якын сорауны үз эченә ала. Һәр сорауга җавапның берничә варианты тәкъдим ителә - дөрес вариантны сайларга кирәк.

Диктант нәтиҗәләре буенча катнашучылар электрон сертификатлар һәм файдалы тематик материалларга сылтамалар алачак. 2022 елда диктантта 25 000нән артык кеше катнашкан, 2023 елда аудиторияне киңәйтү планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев