Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

5 көнлек эш атнасын 6 көнгә озынайтырга!!!

«Аванти» бизнес-патриотизмны үстерү буенча эшмәкәрләр ассоциациясе Хезмәт министрлыгына эш атнасын озынайтып 6 көнлек итәргә тәкъдим иткән.

Инициатива авторлары фикеренчә, 6 көнлек эш атнасы Россия икътисадының ныклыгын арттыруга, технологик һәм сәнәгать үсешенә, илнең технологик суверенитетын ныгытуга, ягъни РФ Президенты Владимир Путин куйган бурычларга ирешүгә ярдәм итәчәк.

 

«Хөкүмәт һәм Үзәк Банкның төгәл гамәлләре нәтиҗәсендә Россия икътисады һәм милли валютасы һөҗүмгә түзеп кенә калмады, ә стресска чыдамлылыгын да күрсәтте. Шуңа да карамастан, хәзерге вакытта безнең финанс-икътисади системаның өстәмә инвестицияләргә ихтыяҗы саклана», — дип билгеләп үтелә Ассоциация мөрәҗәгатендә.

 

Чыганак:TATAR-TODAY.RU - ИҢ ХАЛЫКЧАН ТАТАРЧА САЙТ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев