Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

4 турист утырган машина боз астына киткән

Байкал күлендә дүрт турист утырган автомобиль боз астына киткән.

Байкал күлендә дүрт турист утырган автомобиль боз астына киткән. Алар арасында 2018 елда туган бала да булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.

Ниндидер могҗиза белән автомобиль йөртүче һәм барлык пассажирлар да котыла алган, ә машина су астына киткән. Әлеге хәл 3 мартта Сахюрт бистәсе тирәсендә булган.

Туристлар Hyundai Creta машинасын арендага алганнар һәм боз кичүе булмаган урыннан чыгарга ниятләгәннәр. Тик боз мондый авырлыкны чыдатмаган һәм машина боз астына киткән.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев