Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

3нче гимназиядә Туган тел көненә багышланган «Айлин һәм Данияр маҗаралары» спектакленең премьерасы

2023 нче ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.

Безнең гимназиябез өчен төп бәйрәмнәрнең берсе - туган тел көне. Ул ел саен 21 февральдә уза. Аны балалар көтә, олылар да, әти-әниләребез дә көтә. Халыкара туган тел көне, барыннан да элек, юкка чыга торган телләрне яклауга юнәлдерелгән.  Нинди дә булса телнең юкка чыгуы кешелек мирасы кисәкчәләрен югалту дигән сүз. Ел саен без бәйрәмне дөньяның бер иленә багышлыйбыз.


Гимназиядә төрле милләт балалары белем алганга күрә, без бу көнне гимназиядә укучы балаларның илләрен сайлыйбыз. Узган ел безнең чара Үзбәкстан Республикасына багышланды. Быел безнең «Яшьләр канаты/ Молодёжное крыло» балалар мәктәп оешмасына 10 ел тула. Әлбәттә, бу елны без яраткан Республикабызга багышларга булдык. Безнең гимназиядә 1058 укучы белем ала, шуларның 496сы - татарлар. Татарстан Республикасы көненә без җентекләп әзерләндек. Гимназиядә кече сыйныф укучылары өчен төрле халыкларның күчмә милли уеннары, викториналар, бәйгеләр оештырылды, актлар залында «Яшьләр канаты/Молодёжное крыло» балалар мәктәп оешмасына йөрүче укучылар «Татар әкиятләрендә Айлин һәм Данияр маҗаралары» спектаклен күрсәттеләр.

Тамашачылар алдында Сабантуй - татар халкының төп бәйрәме, шулай ук Суанас, Шүрәле турындагы татар әкиятләре буенча спектакль уйнатылды. Үз халкының мәдәнияте традицияләрендә тәрбия процессын төзү кыйммәтле юнәлешләр, рухи-әхлакый тотрыклылык, гражданлык-патриотик позиция формалаштыруга ярдәм итә. Этномәдәни традицияләр буыннарның дәвамчанлыгын тәэмин итә, тәрбия процессының нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә. Алар укучыларны мәдәниятләр диалогында актив катнашырга җәлеп итә.

Эш белән мәшгульлеккә, вакыт җитмәүгә карамастан, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булулары өчен ата-аналарга рәхмәт белдерәсебез килә.

 

 

Чыганак: Яшел Үзән шәһәренең 3нче гимназиясе


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев