Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары чакыруларга 702 тапкыр чыккан

Ашыгыч ярдәм станциясе мөдире Андрей Моисеев билгеләп үткәнчә, бәйрәмнәр тыныч узган.

31 декабрьдә 163 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр, 1 январьда – 184, 2се көнне – 196, 3се – 159.

ОРВИ билгеләре булган пациентлар саны кимегән. Яшел Үзәннең 12 кешесен исерек килеш айныткычка китергәннәр.

31 гыйнварда «Авангард» стадионында 11 яшьлек малай зыян күргән, ул кулын сындырган.

Ашыгыч ярдәм пунктына 4 кыйналган кешеләрне китергәннәр -2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз.

1 гыйнварда шешә белән сугылган 21 яшьлек егеткә ярдәм кирәк булган. Аның баш мие селкенгән, берничә җирдә йөзе киселгән.

2 гыйнварда 1974 елгы ир-атны кыйнаганнар, кабыргасы сынган килеш аны травмпунктка китергәннәр.

2 чакыру этләрдән зыян күрүчеләрдән килгән. Беренче очракта урам эте 24 яшьлек кызны тешләгән, икенче очракта 7 яшьлек малай зыян күргән.

31 декабрьдә ашыгыч ярдәм бригадасы юл-транспорт һәлакәтләренә чыккан. Казан-Яшел Үзән трассасында җиңел машина каплана. Хатын-кыз һәм баланы Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә алып киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев