Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

242 төрле хезмәт күрсәтелә, 58е – цифрлы форматта

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсендә беренче коллегиясе

Коллегия – пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлеге тарафыннан үткәрелә торган беренче рәсми чара. Фонд Пенсия фондына социаль иминият фондын кушу юлы белән булдырылды. Ул бердәм цифрлы платформаны куллана. 
 
Индексация-2023 
2023 елдан Социаль фонд иминият пенсияләрен 4,8 процентка индексацияләде. Ә 1 февральдән барлык социаль түләүләр 11,9 процентка индексацияләнә. 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр һәм социаль пенсияләр 3,3 процентка арта. Августта, 2022 елда эшләгән пенсионерларныкына төзәтмәләр кертелә. 
 
Новелла-2023 
Салым, Гражданлык, Хезмәт кодексына үзгәреш­ләр кертелде: 
 мәҗбүри пенсия, социаль һәм медицина иминиятләштерүенә кертемнәренең бердәм тарифы билгеләнде. Пенсия һәм социаль иминиятләштерүгә кертемнәр исәпләү өчен базаның чик зурлыгы – 1 миллион 917 мең сум; 
 гражданлык-хокукый килешүләр төзегән хезмәткәрләргә эш бирүчеләрнең мәҗбүри социаль иминият­ләштерүгә кертемнәре. Бу хезмәткәргә, декрет түләү­ләрен дә кертеп, хезмәткә яраксызлык пособиеләре алу хокукын бирә; 
 иминият кертемнәрен түләү һәм шулай ук хисап тапшыру сроклары үзгәртелде. Иминиятләштерүчедән хисап чорындагы шәхси исәп белешмәләренең бердәм формасы составында алыначак; 
 мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затлар өчен хезмәт килешүен туктатып тору күздә тотыла, ирекле формированиеләрдә булу чоры стажга кертелә. Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты ташламалы тәртиптә исәп­ләнә. Чакырылыш буенча хезмәт итү дә махсус стажга кертелә. 
 
Социаль ярдәм чаралары 
Балалы гаиләләргә һәм бала туу белән бәйле ярдәм чараларының бербөтен системасы булдырылды. Ул туганнан алып 17 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләргә, шулай ук йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениесендә исәпкә бас­кан хатын-кызларга түләнә. Пособие мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәсе буенча билгеләнә. Күләме: Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яисә 100 проценты дәрәҗәсендә (11 852 сум). 
 
Ана капиталына сертификат 
Ана капиталы – балалар тууга бәйле социаль ярдәм чараларының акчалата чагылышында иң зурысы. Хәзер сертификат проактив тәртиптә рәсмиләштерелә. 2022 елда ана капиталына 23,5 мең сертификат гариза алмыйча гына рәсмиләштерелгән. 1 февральдән ана капиталы 11,9 процентка индексацияләнә. 
 
Дәүләт хезмәтләре 
Социаль фонд органнары халыкка 242 төрле хезмәт күрсәтә. Шуларның 213е – хезмәт күрсәтүнең 62 төренә тупланган, 58е – цифрлы форматта. 31 хезмәттән файдалану өчен купфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
 
Электрон һәм проактив 
2022 елда «Иминият тәэминатының турыдан-туры түләүләре» механизмы социаль пособиеләрне түләү өчен проактив (гариза кабул итмичә) вариантта эшләде. Медицина учреждениеләре эшкә яраксызлык кәгазьләрен формалаштыруның электрон форматына кушылды. 
 
Тернәкләндерү чаралары 
Татарстанда гражданнарның ташламалы категориясен тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү буенча чыгымнар 1,3 миллиард сум тәшкил иткән. Гражданнарга 11,5 миллион данәдән артык товар бирелгән. 
2023 елда электрон сертификат буенча протезлар сатып алырга һәм әзерләүгә заказ бирергә мөмкин булачак. 
 
Медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр 
Коронавирус инфекция­сен диагностикалау һәм дәвалау буенча медицина ярдәме күрсәтүче медицина һәм социаль хезмәткәрләргә якынча 2,6 млрд сумлык 154 меңнән артык махсус социаль түләүләр күчерелгән. 
 
Субсидияләр 
Эш бирүче чыгымнарын өлешчә компенсация­ләү максатларында эшкә урнаштырылган эшсезләр арасыннан хезмәт хакын түләүгә 23 миллион сумлык субсидия күчерелгән. Быел эшсезләрне эшкә урнаштыр­ганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары гамәлгә ашырылачак. 
 
Шифаханәләрдә дәвалау 
2022 елда ташламалы категориядәге гражданнарның шифаханә-курорт дәвалануына социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлегенә 210 млн. сумнан артык акча бирелгән. Юлламалар алуга – 6,6 мең, 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 18 меңнән артык кеше чиратта тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X