Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

21 нче февраль – Халыкара туган телләр көне

Шәһәребезнең 4нче мәктәбендә 15 төрле милләт вәкиле белем ала.

⚡⚡- Телләре төрле-төрле булулары белән матур һәм үзенчәлекле алар.  Туган телгә мәхәббәт укучыларны берләштерә, алар  бер-берсе белән дусларча аралаша. Без  Туган телләр көнен ел саен бик яратып үткәрәбез. Быел да бәйрәмебез шаулап-гөрләп узды. Концертта татар, рус, башкорт, мари, таҗик, үзбәк телләрендә шигырьләр, җырлар яңгырады, милли биюләр дәртләндерде. Балалар, йола уеннарын уйнадылар, такмаклар әйтештеләр,  күмәкләшеп “Әпипә”не биеделәр. Укучылар бер-берсен яңа яктан ачтылар, үз туган телендә чыгыш ясаган иптәшләрен кызыксынып тыңладылар, алкышладылар. Күпмилләтле укучыларыбыз – мәктәбебез байлыгы, - дип сөйли 4нче мәктәпнең туган (татар) тел укытучысы Әлфия Мөхәммәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев