Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2023 елда ТРның 78 кече торак пунктын югары тизлекле интернет белән тәэмин итәчәкләр

Татарстанда үткән ел 38 аз санлы торак пункт беренче тапкыр 4G мобиль элемтәсеннән файдалану мөмкинлеге алды.

Бу авыллар югары тизлекле интернет белән «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Авыл җирендә мобиль цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль проекты нигезендә тәэмин ителде. Быел тагын 78 аз санлы торак пунктта (100-500 кеше яши торган) югары тизлекле интернеттан файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы.

Татарстанда Цифрлаштыру елы буларак узган 2022 елда, илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында «Локоло» дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлавын әйтергә кирәк. Бу – күп фатирлы йортта яшәүчеләр һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен җаваплы идарәче компанияләр үзара аралаша торган, шулай ук дәүләт органнары белән элемтә урнаштыру мөмкинлеге биргән аерым социаль челтәр. Гадәттә йорт белән идарә итүгә кагылышлы сорауларны хәл итәргә кирәк булса, бөтен фатир хуҗаларын да киңәшмәгә җыю кыен. Хәзер милекчеләр идарәче компания һәм күршеләр белән интернет аша элемтәдә тора ала. Моның өчен смартфонга «Локоло» мобиль кушымтасын урнаштырырга гына кирәк (locolo.tatarstan.ru).

Казандагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр «Локоло» мобиль кушымтасы аша беренче җыелышларын үткәрде инде. Быел «Татарстанның Шәһәрләрне үстерү институты» фонды вәкилләре катнашында, фатир хуҗалары белән «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бөтен җыелышларны «Локоло» мәйданчыгында оештырырга планлаштырыла.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм программасы ярдәмендә тормышка ашырылган «Минем субсидияләр» электрон платформасы (subsidiya.tatarstan.ru) да Татарстан халкы өчен уңайлы хезмәткә әверелде. Әлеге хезмәт аша эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр дәүләттән 59 төрле ярдәм чарасын электрон рәвештә ала. Шул рәвешле 120 мең гариза каралган һәм 5 миллиард сумга якын субсидияләр бирелгән.

Татарстанда мәктәп укытучыларының ноутбукларын яңарту программасына исә тиңнәр юк. Бу программа заманча мәгълүмати технологияләр казанышларын мәгариф өлкәсендә куллану мөмкинлеген арттыра. 12 мең укытучы көндәлек эшендә заманча техникадан файдалана инде, быел мәктәпләргә тагын 24 мең ноутбук кайтарылачак.       

Моннан тыш, быел «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты буенча авылларда почта бүлекчәләрен ремонтлау эшләре дә дәвам итәчәк. 24 муниципаль райондагы барлыгы 46 почта бүлекчәсе төзекләндереләчәк. Тагын 100 бүлекчәне шушы программага кертү мәсьәләсе карала.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X