Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2023 елда Яшел Үзән районында һәм шәһәребездә төзекләндереләчәк ишегаллары исемлеге басылды

2023 елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча Татарстанның 36 районында 960 ишегалды ремонтланачак.

Республиканың 260 меңнән артык кешесе төзекләндерелгән ишегаллы булачак.

Быел программаны гамәлгә ашыруга, бер ел элек булган кебек, 9 млрд сум бүлеп бирелгән. Юлларны һәм тротуарларны, шулай ук җәяүлеләргә комачауламый торган парковкаларны төзү яки ремонтлау эшләре дәвам итәчәк, чөнки өстенлектә — кешеләрнең куркынычсызлыгы.

Белгечләр таганнары һәм таулары булган балалар мәйданчыкларын, спорт мәйданчыкларын, эскәмия һәм чүп савытларын, чүп контейнерларын яңартачак, шу лай ук кер юу өчен киптергечләр урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев