Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2022 елда социаль челтәрләрдә эшләү буенча ТР районнары һәм шәһәрләре башлыкларының кайсысы иң яхшысы булды

1 декабрьдән Россиянең барлык дәүләт органнары социаль челтәрләрне ике мәйданчыкта – «Вконтакте» һәм «Одноклассники»да алып барырга тиеш.

Әмма Татарстанда бу эш инде берничә ел дәвамында башкарыла, барлык район һәм шәһәр башлыкларының социаль челтәрләрдә битләре бар, соңгы вакытта алар телеграм-каналларнында да актив яңалыклар урнаштыра. Алар арасында Интернетта үзләрен судагы балык кебек хис итүчеләр дә бар, ә кемгәдер бу эшчәнлек катлаулы һәм бик кирәкле түгел кебек тоела. Мин муниципалитетлар башлыкларының рейтингын төзедем һәм 2022 елда бездә кемнең социаль челтәрләрдә яхшы эшләвен, ә кемгә күтәрелергә кирәклеген аңларга булдым, чөнки бу урыннарда җитәкчеләр функцияләренең аерылгысыз өлеше. Моннан беркая да китеп булмый. 
 
2022 елда социаль челтәрләрдә уңышлы эш алып барган Татарстан муниципалитетларының ТОП-10 башлыгы: 
 
1. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев; 
2. Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов; 
3. Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов; 
4. Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин; 
5. Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин; 
6. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов; 
7. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов; 
8. Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров; 
9. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев; 
10. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев. 
 
Әлеге рейтинг җитәкченең интернеттагы мәйданчыклары саны, контент һәм аның сыйфаты, әбүнәчеләрнең катнашуы, комментарийларга җаваплар, шул исәптән шәхсән башлыкның яки ярдәмчеләренең җавап бирүе, социаль челтәрләрдә халык белән аралашуның төрле форматларын куллану һәм битне алып барганда шәхси сыйфатлар кебек берничә параметрдан чыгып төзелде. Әйтик, Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев социаль челтәрләрен актив алып барып кына калмый, комментаторларга үзе дә җавап бирә, җавапларга да саран түгел. Район башлыгы булып эшләсә дә, Беляев нәкъ менә социаль челтәрләрдә актив эшли һәм бу мәйданчыкны яулый. Ә менә Питрәчтәге хезмәттәше Илһам Кашапов хисле постлар белән алдыра, анда ул сабыйлар белән кочаклап утыра һәм алар белән күңелле аралаша, өстәвенә, балаларның да аңа җылы мөнәсәбәт күрсәтүләре күренә. Моннан тыш, җитәкче социаль челтәрләрдә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләренә бик нык карый, проблемалы участокларга шәхсән чыга, еш кына моннан соң тиешле карарлар кабул ителә. Катлаулы сораулардан, кешеләр белән очрашудан курыкмый. 
Иң мөһиме ТОП-10лыкка кергән вәкилләр үзләрен социаль челтәрләрдә мәгълүмат бирү һәм халык белән аралашу форматы буенча, төрле ситуацияләрдә үз-үзләрен, шул исәптән тискәре якларны да, түрәләр түгел, ә халык вәкилләре итеп тоя. 
 
Социаль челтәрләрдә эшләү буенча “яхшы”лар исемлгенә 2022 елда Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдиновны, Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйховны, Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповны, Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиевны, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловны, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевны, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановны, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗиповны, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллинны кертергә була. 

Социаль челтәрләрдә эшне кемгә көчәйтергә кирәк: 

Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, 
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, 
Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов. 
 
Чыганак: @imenno116]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев