Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2016 елда сабыйлар өчен нинди түләүләр каралган

2015 елда бала тапкач бер тапкыр түләнә торган пособие - 13741 сум булган, 2016 елдан бу акча 14497 сум тәшкил итә. Әлеге акчаны әти-әнинең берсе эш урыныннан ала. Инде беркая да эшләми, яисә укый икән, социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 1,5 яшькә кадәр бала караган өчен пособие 1,5 яшькә...

2015 елда бала тапкач бер тапкыр түләнә торган пособие - 13741 сум булган, 2016 елдан бу акча 14497 сум тәшкил итә. Әлеге акчаны әти-әнинең берсе эш урыныннан ала. Инде беркая да эшләми, яисә укый икән, социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
1,5 яшькә кадәр бала караган өчен пособие
1,5 яшькә кадәр бала караган өчен акча уртача хезмәт хакының 40% чыгып исәпләнә. Әлеге акчаның минималь күләме беренче бала өчен - 2718,35 сум, икенче һәм аннан да күбрәк балалар өчен - 5436,67 сум. Аны декрет отпускасында булганнар өчен түлиләр. Андый отпусканы әни кеше генә түгел, ә баланың башка туганнары да рәсмиләштерә ала.
Ана капиталы
Ике, йә булмаса аннан да күбрәк балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатыннан 2007 елдан бирле ана (гаилә) капиталы социаль программасы эшләп килә. Аның күләме 2016 елда, башка еллардан аермалы буларак, артмаячак. Узган елдагы кебек 453 мең 26 сум булачак.
Әлеге мәгълүмат ФСС регион бүлегеннән һәм
пенсия фондыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев