Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне

Халыкара кулланучылар оешмасы 2023 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең девизын «Экологик чиста энергиягә күчү аша кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү» дип игълан итте.

Азык-төлек һәм энергиягә бәяләрнең бик артуы дөнья халкына тәэсир итте, нәтиҗәдә, үсеш алган илләрдә миллионлаган кеше фәкыйрьлек чигендә калды.
Кулланучылар базарда катнашучылар буларак, чиста энергиягә күчүгә үз өлешләрен кертә. Климат үзгәреше буенча Хөкүмәтара экспертлар төркеме мәгълүматлары буенча, энергия кулланудагы үзгәрешләр, әгәр кулланучыларга бөтен дөнья буенча йөрү, ризык әзерләү, җылыту, суыту һәм энергия белән тәэмин итүнең чистарак ысулларын сайларга мөмкинлек бирелсә, 2050 елга парник газлары чыгаруны 70%ка кадәр киметергә мөмкин.


Шуңа күрә кулланучыларга тормышны үзгәртү юлында технологик, инфраструктура, финанс, мәгълүмати киртәләрне җиңү өчен ярдәм итәргә һәм аларның мөмкинлекләрен киңәйтергә кирәк.


Үз хокукларыңны тормышта куллана белү һәр кулланучы өчен мөһим, ә хокукларны яклау көне девизы табигый ресурсларны куллануның экологик һәм икътисади проблемасы турында уйланырга ярдәм итәчәк.
Кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның барлык кызыксындырган мәсьәләләре буенча консультацияләрне эш көннәрендә 8.00дән 12.00гә кадәр һәм 13.00дән 16.40ка кадәр шәһәрнең Засорин урамындагы 24нче йортта урнашкан «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пунктында (26нчы кабинет) һәм (84371) 5 72 63 телефоны буенча алырга була.

 

14 һәм 28 мартта 10.00дән 12.00 сәгатькә кадәр Яшел Үзәннең күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау һәм халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү һәм консультация бирү үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев