Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 февральдән 40тан артык төр түләүләрне индексацияләү планлаштырыла

Алар инфляция дәрәҗәсе буенча 11,9%ка артачак.

Шул исәптән түбәндәгеләрнең күләме артачак:

• бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие;
• бала карау өчен айлык пособие;
• ана капиталы;
• ветераннарга айлык түләүләр;
• айлык иминият түләүләре.


Беренче балага ана капиталы 62,5 меңгә - 587 мең сумга кадәр артачак. Икенчесенә - 82,5 мең өстәлә һәм ул якынча 775,6 мең сум тәшкил итәчәк.

Түләү индексация коэффициенты ел саен 1 февральдән узган ел кулланучылар бәяләре индексыннан чыгып билгеләнә. Росстат мәгълүматлары буенча, бу күрсәткеч 111,94% тәшкил иткән. Димәк, түләүләр 11,9% ка индексацияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев