Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 986 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 638е – шәһәрдән, 348е районнан булган.

361 кешене госпитализацияләгәннәр: 261е – шәһәрдән, 100е – районнан.

 
Степная урамында 28 яшьлек хатын-кызны ире кыйнаган. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.

 
Медикларны, Комаров урамында кыйналып, баш мие җәрәхәтләнгән, борын сөяге сынган 43 яшьлек ир янына чакыртканнар. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.

 
Гоголь урамында
кыйналган 37 яшьлек иргә ярдәм күрсәтелгән.

 
Бер кафе янында «ватрушка» чанасы белән бәрдерү нәтиҗәсендә егылып, баш мие җәрәхәтләнгән, умыртка сөяге сынган 57 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүчене дәваханәгә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев