Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 53 җинаять теркәлгән

Шуларның 42се – шәһәрдә, 11е районда булган.

23 җинаять ачылган. 21е - «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 4 талау, 20 урлау,
14 мошенник лык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак теркәлгән.


Мәскәү урамындагы гаражлар яныннан күп санлы җәрәхәтләр белән 44 яшьлек казан кешесе табылган. Аны дәваханәгә илткәннәр. Әмма бу кеше икенче көнне реанимациядә аңына да килә алмыйча җан тәслим кылган. Сәбәпләре ачыклана.


Татарстан урамында 17 яшьлек ике яшүсмер бер малайның акчасын талап алган.
Шул ук урамда тагын бер яшүсмернең кәрәзле телефоны таланган. Моны 17 яшьлек ике яшүсмер кылганлыгы ачыкланган.


32 яшьлек яшел үзәнленең, кыйнап «ВАЗ-2109» автомобилен талап алганнар. Автомашина Засорин урамында табылган. Бу җинаятьне Яшел Үзәндә яшәүче 11, 15, 16, 17 яшьлек дүрт яшүсмер кылганлыгы ачыкланган.


Яңа Турадагы склад павильоныннан 325622 сумлык товар урланган. Моның буенча Ульяновскида яшәүче 21 һәм 25 яшьлек ике егет шик астына алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев