Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 50 җинаять теркәлгән.

Шуларның 40ы – шәһәрдә, 10ысы районда булган.

14 җинаять ачылган, 14е – «кайнар эздән».


2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 23 урлау, 1 корал табу, 18 мошенник­лык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.


Мулла Илендә яшәүче исерек хәлдәге ике кеше арасында ызгыш чыгу фаҗигагә китергән. Нәтиҗәдә, 75 яшьлек ир шешәдәше – 48 яшьлек хатын-кызның күкрәгенә пычак кадаган. Зыян күрүчене Казан шәһәренең 7нче хастаханәсенә илткәннәр.

Королев урамындагы кибеттән 3832 сумлык куртка урлану факты теркәлгән. Бу очрак буенча элек хөкемдә булган 33 яшьлек яшел үзәнле тотылган.


Королев урамындагы тагын бер кибеттән 26999 сумлык аудиосистема урлап чыкканнар. Җинаятьчене эзлиләр.

Билгесез затлар махсус онлайн кушымта кулланып, санкцияләнмәгән кредит алуны туктату тәкъдиме белән 53 яшьлек ирнең ике банк картасыннан – 761798 сум, шундый ук юл белән 61 яшьлек яшел үзәнленең банк карталарыннан 439465 сум акчасын үзләштергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев