Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 50 ­җинаять теркәлгән.

Шуларның 39ы – шәһәрдә, 11е ра­й­­­­­онда булган.

25 җинаять ачылган, 17се – «кайнар эздән». 

1 һөҗүм итү, 2 талау, 17 урлау, 9 транспорт чарасын урлап алып китү, 1 корал табу, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак, 13 мошенниклык булган.

 
Королев урамындагы кибеттән билгесез затлар 5298 сумлык товар урлаган. Каракларны эзлиләр.

Яшел Үзәндә яшәүче 82 яшьлек хатын-кыз ялганчылар корбаны булган. Аны оныгы юл-транспорт фаҗигасе чыгарды, ярдәм итәргә кирәк дип, алдаганнар. Ул 120 мең сум акчасын медицина битлеге киеп килгән ир кулына тапшырган.


Норлат авылында яшәүче 54 яшьлек хатын-кыз санкцияләнмәгән кредит алуны туктатырга кирәк, дип ялганлаучыларга ышанып, 1459000 сум акчасыннан колак каккан.


Шулай ук, юл-транспорт фаҗигасенә эләккән туганнарын коткарабыз дип, тагын ике хатын-кыз мошенникларга акчаларын биргән. Әйтик, Яшел Үзәндә яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз – 122 мең сум, ә 97 яшьлеге 100 мең сум югалткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев