Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 35 җинаять теркәлгән

Шуларның 29ы – шәһәрдә, 6сы районда булган.

14 җинаять ачылган. 14е – «кайнар эздән». 2 көчләү, 16 урлау, 1 транспорт чарасын урлап китү, 1 корал табу, 10 мошенник лык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән.


Столичная урамындагы «Студенческая» тукталышында бер курьерның «Форвард» велосипедын урлап алып киткәннәр. Предприятиегә 20 мең сумлык зыян китерелгән.


Яңа Турадагы «Wildberries» складыннан 35 яшьлек яшел үзәнленең 1170000 сумлык ювелир әйберләр урлаганлыгы ачыкланган.


Билгесез зат санкцияләнмәгән акча алуны туктату ялганы белән, 40 яшьлек хатын-кызның банк картасыннан 327 мең сум акчасын урлаган.


53 яшьлек хатын-кызга да «Авито» сайты аша диван сату бик кыйммәткә төшкән. Нәтиҗәдә, билгесез зат сатып алу сылтавы белән бу ханымның банк картасыннан 300 мең сумга якын акчасын урлаган.


Осиновоның Комаров урамында яшәүче 27 яшьлек ирнең өеннән, полиция хезмәткәрләре тентү барышында патроннар табып алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев