Соңгы комментарийлар
-
Яшел Үзән районында кайда һәм кайчан утны сүндереп торалар
Хөрмәтле газета укучылар! Яшел Үзән районында ремонт эшләре бару сәбәпле кайбер торак биналарда, район авылларында электр утын сүндереп тору очраклары график белән барачак.
-
Рәхмәтебез чиксез!
Август аенда гаиләбезгә кайгы килде.
-
Телең бетсә, тамырың корый
«Зур тәнәфес» (Большая перемена) дигән совет фильмыннан «мәктәпкә йөрисең-йөрисең, ә аннары бац! – икенче смена» дигән фразаны хәтерлисезме? Каникулдан соң күп кенә ата-аналар, икенче чиректән белем бирүнең яңа системасына күчәбез, дип хәбәр иткәннән соң, нәкъ менә шундый кәеф белән җыелды.
-
Туган шәһәребезне яратабыз, чистартабыз
Без яшәгән шәһәребезне дә, эшләгән эшебезне дә яратабыз. 14 һәм 21 октябрьләрдә узган шимбә өмәләрен мәдәни мирас тарихы музее директоры Сабина Устинова шундый девиз астында ачып җибәрде.
-
Норлатта яңа мәдәният учагы кабынды
Ниһаять, Норлат авылы халкы өчен дә бу көн килеп җитте. Әле кайчан гына мәдәният йорты авария хәлендә, ябылырга мөмкин дип язып газета укучыларны борчуга салган идем. Ничек инде Норлат кадәрле зур авыл клубсыз яшәсен! Башка сыймый торган хәл бит бу. Сүзе күп булды, әмма, норлатлылар, мәдәният йорты юк дип уфтанмады. Киресенчә, ничек итеп күңелле яшәүләрен, җыр-моңга гашыйк булуларын исбатлап кына торды. Урамда булсынмы ул, мәктәп бинасындамы, әллә башка җирдәме, һәр бәйрәм оешкан төстә узды.
-
Александр Тыгин: «Пенсиягә китәргә куркыныч түгел»
Район башлыгы Александр Тыгин шәһәр һәм районның төрле буын вәкилләре белән очрашып, аларның уй-фикерләрен тыңлап, аралашып тора. Шул исәптән яшьләр белән дә. Күптән түгел студентлар үз теләкләрен җиткерсә, бу юлы район башлыгы белән күзгә-күз карашып, якыннан күрешеп сөйләшү өчен шәһәрнең «Яшел патруль» һәм «Росток» яшьләр оешмалары әгъзалары, ягъни мәктәп укучылары җыелды.
-
Кем соң син, яңа чор баласы?
Балалар безнең киләчәгебез. Бүгенге көндә балалар арасында усаллык, бәгырьсезлек, тәкәбберлек, үзара дошманлык, агрессивлык таралган. Бу бик тә аяныч. Моңа сәбәпләр бик күп. Үзара килешмәүчәнлек һәм әдәп-әхлаксызлык телевидение, балаларны чолгап алган мохит, гаилә аша балалар бакчасына да үтеп керә.
-
ҖӘВИТ ШАКИРОВ «ТНВ»ДА НИНДИ ТАПШЫРУ АЛЫП БАРАЧАК?
Җәвит Шакиров тамашачыларга юмор остасы һәм җырчы буларак кына түгел, ә телевизион алып баручы буларак да билгеле шәхес. Күптән түгел ул ТНВ каналында «Башваткыч»ны алып барган иде, ә хәзер шул ук телеканалда «Җәвит-кәмит» дигән яңа тапшыру алып барачак. Яңа телепроект нәрсәдән гыйбәрәт? Җәвит абыйның үзеннән сораштык.
-
Хатирәләр һаман яңара
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга әнкәй үзенең сугышта билгесез югалган абыйсының һәм әтисенең каберләрен эзләп табарга дип төрле җирләргә хат язып карый.
-
Айрат Ханбиков: «Коллектив һөнәри бәйрәмне яхшы нәтиҗәләр белән каршылый»
10 ноябрь – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне, милициянең 100 еллыгы һәм Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге оешуга 85 ел тулу уңаеннан Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков белән әңгәмәгә чакырабыз.
-
Яшел Үзән “МОЗГ”ы - чемпион
“А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”ның “МОЗГ” КВН командасы ТР КВН премьер-лигасының чемпионы исеменә лаек булды.
-
Балконны җылыту
Кыш якын, һәм балконнарны җылыту көн кадагында – тиешле эшләрне башкарган очракта балкон яки лоджия фатирыгызның тагын бер җылы, уңайлы почмагына әйләнергә мөмкин. Бүген без балконны җылыту нәрсәдән торуын һәм азрак чыгымнар тотып, йортыгызда тагын бер бүлмә ясау ысулы турында сөйләшербез.
-
Этнографик диктант: сораулар уйландыра
Узган җомгада Россиянең бөтен төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә Зур этнографик диктант яздылар. Бу акциядә катнашып, үзен сынап карарга теләүчеләр шәһәребезнең 3нче гимназиясенә килде.
-
Берне бирсәм, дүртләтә килә ярдәм
Үзсалым акчасының күләмен билгеләү һәм мин шул фәлән сумны кесәмнән чыгарып бирергә каршы түгел, дип тавыш бирү вакыты якынайганнан якыная. Җәмәгать, ә шушы системаның инде 86 ел элек гамәлдә булганлыгы турында ишеткәнегез бар идеме әле? Үзсалым – халыкның җирле хуҗалык һәм мәдәни төзелешләренә киткән чыгымнарына ирекле катнашу, ярдәм итү формасы буларак инде колхозлашу елларында ук кулланылган.
-
Эшләүче россиялеләрнең декрет акчасы арта
2018 елда иң күп декрет акчасы аена 61 375 сум булачак.