Коточкыч вакыйгалар җанны тетрәндерә
«Гражданнар сугышы ялкыны безнең якларда» язмасының дәвамы.
1918 елның 28 август көнне булган хәлләрне Төрләмә авылы кешесе Герман Коротков (1900 -1990) болай тасфирлаган:
«Хәтер мине шушы тынычсыз көннәргә алып кайта. Эш шунда ки, ул елны миңа 18 яшь тулды. Армиягә китәргә әзерләнеп йөри башладым, ләкин язмыш шушы хәлләр утына тыкты. Төрләмә станциясендә кызылармеецлар торды һәм шушында ук яшәде. Безнең семья шулай ук станциядә гомер итте. Монда снаряд төялгән ике вагон торды. Кинәттән снарядлар шартлый башлады. Аяк астында җир селкенергә тотынды, дөнья беткәндәй булды. Станцияне янгын чолгап алды, һәлак булучыларның тавышлары һәм ыңгырашулары снаряд шартлаган тавышларга, һавага очкан бүрәнә авазына, яна торган йортлардан чыккан ут тавышына кушылды. Станция өстендә кап-кара болыт шикелле төтен, дары янгандагы сөрмә, тузан күтәрелде. Снаряд кыйпылчыклары баш өстеннән сызгырып узды, кайбер кыйпылчыклар Яңа һәм Иске Төрләмә авылларына кадәр барып җитте. Авыл кешеләре һәм хәрбиләр арасында паника башланды.
Снаряд шартлаган тавышлар тынганнан соң, станциягә атлы аклар бәреп керде. Кыска гына атышу бернәрсә дә бирмәде. Кызыллар һәм станция кешеләре биек, куе киндер кыры аша Козловка ягына таба йөгерә башлады. Кешеләр монда качып калмакчылар иде, ләкин күбесе барып та җитә алмады. Аларны атлы солдатлар куып, кылыч белән турарга кереште. Мин боларны үз күзләрем белән күрдем. Нигәдер, хәтеремә бик тә куркыныч моментлар кереп калды: атлы казаклар тарафыннан кырда куып җителгән кызыллар җиргә ятып, акылсыз рәвештә тәгәри башлады. Беркемнең дә үләсе килмәде. Казак лар аларны кылыч белән чапмакчы, ләкин ара бар. Шул вакытта атлар, команда биргәч, алгы аякларын бөкләп җиргә тезләнде һәм казак лар солдатларны тураклый башлады.
Уйлавымча, атлар алдан ук шушы командага өйрәтелгән булганнар ахрысы. Мин боларны үз күзләрем белән карап тордым, миннән берничә метрда танышларымны да шулай чаптылар. Мин, бәхетемә, исән калдым.
Шушы хәлләрдән соң исән калган кызылармеецлар станциядә күренергә куркып йөрде. Анда аклар юкмы икәнен белер өчен, шунда хатын-кызларны җибәрмәкче булып карадылар, ләкин тегеләре тыңламагач, аларга 20, 40 сумлык керенский акчаларын бирергә мәҗбүр булдылар.
Төрләмә станциясендә дә, киндер кырында да күп кеше ятып калды. Солдатларны Төрләмәдә туганнар каберлегенә күмделәр».
Кайбер язмаларда, пушка снаряды вагонга эләгә һәм икенчесе детонация белән шартлый, диеп күрсәтелә. ә каппельчы Фортунатов истәлегендә аларны, Төрләмәгә бәреп кергәннән соң, поручик Листовский шартлата.
Төрләмә мәктәбе укытучысы, эзтабар Т.Д.Ветлякова сөйлә гәннәрдән: «Каппельчылар бәреп кергәннән соң, нәрсә-кем очрый, барысын да – гражданнарны, хәрбиләрне, хайваннарны, кош-кортларны үтерә башлый. Боларның барысын да тимер юл телефонисткасы Клавдия Серебрянникова һәм аның янына әбәт алып килгән кечкенә сеңлесе үз күзләре белән күрә. Алар кечкенә генә бер бүлмәдә калтырап утыра. Бәхетләренә, аклар монда керми. Бер кызылармеецны атлы казак куып җитә һәм кылыч белән кизәнә. Бу мескен, үтермә мине, 3 балам бар, диеп ялвара. Казак нәрсә әйткәндер, бу солдат йөгереп китә башлый. Казак (Оренбургтан есаул Юдин сотнясы) куып җитеп, бер селтәнү белән тегенең башын кисеп төшерә. Гәүдәсе йөгерүне дәвам итте, муен урыныннан фонтан булып кан бәрде, диеп сөйләгән Клавдия. Шунда аның кайбер чәчләре агара».
Бу суешларда ротмистр Листовский «нык тырыша». Пленга төшкән кайбер кызылларны ул астыра. Бер кызылармеецны чуваш әби үзенең базына төшереп качыра. Алдагы язмаларда телгә алынган Коротков дигән кешенең племяннигы миңа сөйләве буенча, аклар киткәннән соң, бабасы, Төрләмә буенча, ат белән, туралган кеше калдыклары җыеп йөргән. Башлары өзелгәннәр күп иде, диеп сөйли торган булган. Авыл кешеләрен Төрләмә зиратына күмәләр. Хәрбиләрне урманчык эчендә (клубларыннан ерак түгел) җирлиләр. Т.Д Ветлякова кайчандыр хәрбиләрне күмүдә катнашкан кеше белән сөйләшкән. «Дүртәр кешене буйга, алар өстенә дүртне аркылыга салдым. Барлыгы өч рәт булды, соңгысы өч кеше генә иде» –дигән ул. Киселгән-туралган кеше калдык ларын да шунда куйган.
Барлыгы 11 кеше килеп чыга. Ә менә һәйкәлгә17 кеше диеп язылган.
Рөстәм Сәйфуллин.
Түбән Урысбага
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев