Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
уку залы

Алланың кашка тәкәсе (8 өлеш)

Алмаз сеңлесе белән күреп сөйләште. Әмма, аңлашылса кирәк, Фәлахныкы бул дип, үгетли алмый иде ул аны. Аның урынында сез булсагыз, сез дә шулай ук эшләр идегез. Ничек һәм ни рәвешле үз туганыңны күрәләтә упкынга төртеп төшерергә мөмкин.

-Ул абзый мине тәмам туйдырып бетерде. Нәрсә кирәк аңа, берөзлексез эзәрлекләвеннән туктасын инде, әйт син аңа, абый, - дип, кыз үзе башлады бу авыр сөйләшүне.

-Аңлыйм, - диде Алмаз. Ул чынлап та бу хәлнең сеңлесе өчен дә матур күренеш түгеллеген белә иде. Төп гаеп аның үзендә. Аның өендә таныштылар. Аларны ул очраштырды. Фәлахка да кистереп кенә «юк» дип әйтә белмәде. Вакытны суза төшүдән, Фәлахның өметен өзмәүдән файда күрде. Башкача болай дәвам итә алмый. Болай дәвам итә икән, Фәлах көн күрсәтмәячәк Алмазга да. Ләйсәнгә дә... Аңарга бит, Ләйсәннән дә бигрәк, үз сүзен сүз итү мөһим.

-Ул бит синең дустың, абый, - дип дәвам итте кыз. -Әйт, зинһар өчен, шалтыратмасын миңа. Ректорга да чакыртмасын, тулай торакта да борчымасын. Миңа уңайсыз бик тә. Иптәш кызларымнан уңайсыз, һәм...

-Егетләрдән, шулай бит?

-Анысы да бар.

-Азамат исемлеме?

-Әйе, - диде Ләйсән, сискәнеп куйды. - Ә син аны каян беләсең? Исемен дә беләсеңме...

-Беләм. Миңа барын да белеп торырга кирәк. Мин бит синең абыең.

-Азамат әйбәт егет, абый. Ул миңа уңайсызлыклар тудырмый, аның белән күңелле. Без дуслар аның белән. Дуслар гына...

Уйга калып торды Ләйсән. Азаматны искә төшергәч тә бит очлары алсуланып китте үзенең.

Алмазның да шаяру, уен-көлке түгел иде уенда. Фәлах белән араны бозмаска кирәк. Ләйсәнне дә тынгысызламаска. Яшь чагы, матур чагы. Үзе теләгән егетләр белән дус булып, үз дигәнчә укысын, яшәсен иде ул да.

Әмма бу мөмкинме?! Фәлах Ләйсәнне таләп итә. Ә кызга аның кирәге юк. Ни эшләргә? Нинди чара табарга, нинди юл, нинди хәйлә... ялган?..

Теләсә нигә барырга әзер иде ул, ничек итеп башын ярмый, күзне чыгармый гына шушы халәттән котылырга.

-Азамат әйбәт егет дисең инде, - дип, кабатлады абыйсы. - Шулайдыр... Бәлки ул әйбәт егеттер. Ләкин, Ләйсән, шәһәр хуҗасы бит аның синең тирәдә чуалуын бик өнәп бетерми. Китсен, югалсын, ди...

-Ничек? – дип, кызып, урыныннан ук сикереп торды кыз. - Аның нинди хокукы бар? Мин ирекле кеше. Кем белән телим, шуның белән дус булам. Азаматта эше булмасын, ул «хуҗагыз» аның кискән тырнагына да тормый.

-Җитте, - диеп туктатты ул сеңлесен. - Авызың сөйләгәнне колагың ишетсен. Ул егетең яхшыдыр, бәлки. Ихтимал... Ә Фәлах, яхшымы-яманмы, шәһәр хуҗасы. Агымга каршы йөзеп булмый.

-Була, абый. Бик тырышсаң агымга каршы да йөзеп була.

Бәлки... Агымга каршы йөзеп булса да, бу шәһәрдә Фәлахка каршы барып яшәү мөмкин түгел.

Абыйсының борчулы һәм уйчан күзләренә игътибар итте кыз. Ул ике ут арасында калган. Юктан гына шулай коелып төшә торган кеше түгел. Димәк, теге дәү корсаклы абзый үз максатына аны куркытып, аңарга янап ирешергә булган. Нинди мәкерле һәм явыз кеше икән.

-Абыем, - дип, Алмазның хәленә кереп, булдыра алганча ягымлы һәм кайгыртучан булып дәште кыз. - Син бит мине аның корбаны итәргә җыенмыйсың, шулай бит?..

-Юк-юк, башыңнан чыгарып ат, - дип, эләктереп алды Алмаз. - Ул хакта сүз күзгатып тору артык.

-Ә ни эшләргә киңәш итәсең?

-Рәхмәт сеңлем, мин бит синең акыллы икәнлегеңне бөләм, - диде Алмаз, сеңлесенең үз хәленә кереп сөйләшергә әзер икәнлеген күреп. - Безнең хәлләр чынлап та бик четерекле. Аңардан үзара киңәш-табыш итешеп, акыл белән чыгарга кирәк. Һәм югалтуларсыз...

- Әйт, абыем, ни эшлим соң? - диде кыз, киеренке көтү белән.

- Мин әйткәнне тыңларсыңмы?

- Тыңлармын, абыем.

- Тыңласаң шул, вакытны сузарга кирәк. Безнең бердәнбер тарафдарыбыз вакыт һәм сабырлык. Ул егетең белән артык чуалма, Фәлахның күзенә чалынмавыгыз хәерле. Бу - бер. Икенчесе, Фәлахка да артык каты бәрелмә. Вакыт бар нәрсәдән көчле, тора-бара онытыр, суыныр бәлки үзе дә.

Тынлык урнашып торды. Алмаз җавап көтте. Сеңлесенең ризалашуын яисә ни уйлавын белергә тели иде. Ә Ләйсән, гүя, телсез калды. Ни дисен, Азаматны югалтасы килми иде аның. Ни өчен дип әле, алар качып-посып йөрергә тиешләр. Ә Фәлах хакында ишетәсе дә килми.

- Ләйсән... Ләйсән дим, нигә бер сүз дә әйтмисең?

- Ни дип әйтим соң, абый. Шул бер Фәлах өчен җаным үз иткән бердән-бер кешедән баш тартыйммы?!. Кем соң ул шул кадәр? Ни эшләтә ала ул безне?

- Фәлах шәһәр белән, ил белән идарә итә.

- Идарә итсә итәр, әмма минем белән идарә итә алмас.

- Минем тәмамланмаган эшләрем бар. Без аңардан акыллырак булырга тиеш бүген, тора-бара барысы да көйләнер.

- Ә мин Азаматны югалта алмыйм. Югалтудан куркам, абый.

- Мин дә югалт димим. Киресенчә, сакла син аны. Сакла... Ә саклау өчен минем киңәшне тотарга кирәк.

— 25 —

Алмазның эшләре тәмам көйләнеп, җайга салынып килә иде. Кибетләре бар, казиносы эшләп китте. Шәһәрдә хөрмәт казанган дәрәҗәле эш кешеләренең берсенә әверелде. Бер ай чамасы ара узгач шәһәр шурасына сайлаулар узачак. Аны кандидат итеп күрсәттеләр. Фәлахның киңәшен тотып депутат та булып алса дөньялар тәмам түгәрәкләнәчәк. Яңа офыклар, яңа мөмкинлекләр ачылачак. Кем белә, бәлки, бер-бер районның хакимият башлыгы да булып куяр. Ә хакимият хәзер бар нәрсәгә хуҗа. Заводларга, фабрикаларга, банк һәм кибетләргә, милициягә, судка... Хәтта мафияга. Һәр кешенең язмышы бүген хакимият кулында.

Хыял һәм өметләр зурдан иде. Әмма барысының да җеп очы Фәлахка барып тоташа. Фәлахның шарты - Ләйсән.

Ләйсән белән сәүдә итә алмый Алмаз. Калым ни дәрәҗәдә мавыктыргыч булмасын, сәүдәгәрме син, череп беткән баймы, җинаятьчеме, әллә каракмы, барыбер корбан итеп, сатып булмый торган изге нәрсәләр була. Кадерле һәм гүзәл сеңлесе Ләйсән сәүдә тәлинкәсенә салынмый торган әнә шундый кадерле зат, ягъни туганы иде.

Фәлахның исә сүрелергә уенда да юк, аның саен тынгысызланды. Бер атна түзде, ун көн көтте-көтте дә, җанына тыңгылык таба алмыйча Алмазны чакыртты.

Гадәтенчә, эшләре белән кызыксынды иң әүвәле. Алмазның кайдан, ничек, ни рәвешле акча тапканлыгын тиененә тикле төгәллек белән белә бит ул. Барысы да аның рөхсәте, аның кодрәте белән эшләнде һәм эшләнә.

Бу юлы да яңа кибетләр вәгъдә итте Фәлах, һәм бер очтан банкротлыкка чыккан зур бер заводны алырга тәкъдим итте. Эшләтеп, көйләп җибәрү өчен дип түгел, бушка алып сату өчен... Депутатлык хакында да искә алды.

- Сеңлең минем белән сөйләшергә дә теләми, - диде, соңыннан «оныта язганмын» дигәндәй, сүз арасында сүз кыстырып.

Басым ясап түгел, эче пошканга әйтү сыман яңгырады бу. Алмаз өчен дә көтелмәгән хәбәр түгел иде. Чакыргачтын ук, ни өчен икәнлекне белә, аңлый иде бит. Элгәрге вакытлардагыча Фәлах янына ашкынып, канатланып килми иде инде ул. Эчке бер киеренкелек, сагаю һәм беркадәр хәтта курку белән килә. Кибет һәм завод, депутатлык һәм хакимият хакындагы сүзләрнең дә Ләйсән хакына икәнлеген белә. Ә сеңел үлчәү тәлинкәсенә салынмый.

- Яшь бит әле, кыргый кыз. Берни дә аңламый, - дип, җавап бирде Алмаз.

- Улмы, әллә син аңламыйсыңмы? - дип, ипле генә төртеп куйды Фәлах.

Димәк, һөҗүмгә хәзерләнә. Сак бул, Алмаз, ипле бул, югалып калма. Соңгы шанс, соңгы мөмкинлеккә кадәр сакларга кирәк Фәлах белән дустанә мөнәсәбәтне. Инде бетте, тәмам өзелде дигәндә дә, тыеп калырга тырыш үзеңне. Юкка чыктым, баттым дигәндә дә тотынырга салам эзлә. Һич югында саламга ябышып сулыш ал тагы бер мәртәбә.

- Ник аңламаска, аңлыйм, Фәлах Экзамыч. Ирешкән бар уңышым сезнең ярдәм, сезнең кодрәт белән. Ни дәрәҗәдә бурычлы икәнлегемне үзем генә беләм.

- Җитте, - дип бүлдерде аны хуҗа. - Һәммәсе дә сүзләр генә болар. Ә нәтиҗә юк. Егет кеше була белергә кирәк.

Эсселе-суыклы булып китте. Алмазның тәненнән, гүя, бер оя кырмыска йөгерешеп узды. Мондый сүзләр ишеткәне юк иде әле аның.

- Нинди нәтиҗә?! Нинди егетлек?! - дип, аңыша алмый изаланды ул. - Бурычлы булуымны беләм, таныйм. Мин бурычлы булып калмам. Кайчан, күпме китерергә икәнлекне генә хәбәр итегез...

- Синең тиеннәрең кирәкми миңа. Мин ул көнгә калмаган, беләсең, - дип кабарынуында дәвам итте Фәлах. - Кабатлап әйтәм, егет була белергә кирәк, дидем. Ә егет сүзе бер була.

- Егет булам, диеп, ни эшлим?!. Үз сеңелемне кул-аякларыннан бәйләп сезнең ятакка китереп салыйммы?.. Сез бит миннән шуны таләп итәсез, шулаймы, Фәлах әфәнде!?.

Бер караганда, Алмаз түзем, сабыр егет иде. Әмма һәр сабырлык һәм түземлекнең дә чиге була икән. Ничек бар, шулай әйтеп салды. «Егетлек»кә селтәнүе ошамады аңа, күтәрә алмады.

Ә Фәлах ачыктан-ачык көрәшкә, бәхәскә әзер түгел иде. Гомумән, ул ачыктан-ачык сөйләшә, бәреп әйтә торган кеше түгел. Этлек эшлим, яисә берәүне юк итим дисә, ул аны шул кадәр оста эшли ки, сизми, аңламый да каласың. Артыңнан елмаеп-көлеп, мактап, очындырып озатып калырга мөмкин. Ә тагы ярты сәгатьтән, яшен суккандай, эштән алынуың хакында хәбәр яисә әмер килеп төшүе ихтимал.

- Кызма әле син, кызма, Алмаз дустым, - дип, шундук тынычландырырга да кереште ул аны. - Син минем хәлгә кереп кара, гашыйк булып кара иң элек. Аннан күрербез, ничек сөйләшер идең икән! Ипләбрәк аңлашканда да ярый бит...

«Салам... Соңгы саламга ябыша торган мизгел түгелме бу?!.» дигән уй килде Алмазга. Димәк, кабаланмау хәерледер, үз-үзеңне бер йодрыкка туплап булса да түзәргә кирәктер.

- Мин кызмыйм, Фәлах Экзамыч. Кем-кем, әмма сезнең каршыда килешмәскә яисә каршы төшәргә минем хакым юк. Шулай килеп чыгар диеп кем уйлаган бит аны... Беләсез, сеңел бит ул миңа...

Фәлахка да тынычландыргыч тәэсир ясады аның бу сүзләре. Фәлахка да ызгыш-талаш түгел, үзенекен итү кирәк. Максатына ирешү... Алмаз кем аның өчен?!. Аның кесәсенә байлык ташучы бик күпләрдән берәү. Гадәти бер көнбагыш орлыгы гына бит ул аның өчен. Тешләде исә урталай ярылырга тора. Аннан инде төкерәсе һәм ташлыйсы гына кала. Ул бит аны теләсә кайсы вакытта чәйнәп төкерә ала. Аның урынына атлыгып торучылар белән дөнья тулган. Хикмәт аңарда түгел, Ләйсәндә.

Әнә, бу юлы да үз корбанын сагалап, эзәрлекләп килгән урман мәчеседәй йомшак атлап килде ул Алмаз янына. Эшкуарның тыгыз, калын җилкәсенә йомшак беләген салды.

- Беләм, аңлыйм хәлеңне, дустым... Сеңелең икәнлеген дә беләм... Ләкин шул ук вакытта мин синең акыллы, тәвәккәл һәм дуслар хәленә керә белә торган чын ир-ат, егет булуыңны да беләм. (Әнә, ничек юмалый белә ул!) Аннан бит әле без синең белән сүзсез дә аңлаша, аңлый белә идек бер-беребезне. Алга таба да шулай булыр, шулай дәвам итәр, дип уйлыйм.

- Рәхмәт, Фәлах абый. Мине аңлавыгыз өчен рәхмәт.

Фәлахка шул җитеп тора иде әлегә. Бүлдерергә ашыкты ул аны, алга таба ни әйтәсен белә иде бит. Аңарга каршы сөйләмиләр, аңарга каршы бармыйлар.

Юл йөрү кагыйдәләрендә язылмаса да, бу шулай кабул ителгән.

- Сеңлеңә ничә яшь әле синең? – дип, сорап куйды ул капылт кына.

- Беләсең ич, унсигез. Унтугызы белән бара.

- Әйдә, болай итик, дустым, хискә, ягъни эмоцияләргә бирелми генә аңлашып карыйк әл. Сорауга җавап биреп кенә. Сорау - җавап... Ризамы, килештекме?

Алмазның каршысында ук, ягъни, өстәлнең аргы ягында торган йомшак кәнәфигә барып утырды ул. Кулларын йомарлап салынып төшкән ияк асларына терәү итеп куйды.

- Йә, хуш, - диде, ил агаларына охшатып. Аның теленә йогышлы гыйбарә түгел иде бу, беләсез. Күрәсең, ул аның геналарында сакланып, шуннан саркылып чыккандыр. Ни генә димә, өч буын мулла нәселеннән. Әүвәлге партия секретарьлары һәм хәзерге «демократлар» һәммәсе шул бер калыптан сугылган. Шулар җимерә, шулар ук үзгәртеп тә кора... Хакимияткә сусасалар революция ясыйлар...

- Тыңлыйм, Фәлах абый.

- Сеңлеңә унтугызынчы китте дисең, шулай бит?

- Шулай.

- Турысын әйтеп, үпкәләшми генә сөйләшергә булдык, шулай бит?

- Шулай.

- Ул яшьтәге зифа һәм чибәр туташларга, үзең беләсең, ир-ат күзе төшми тормый, төшә. Шулай бит?

- Шулай.

- Синең сеңелең артыннан да титаклый башлаганнар, әнә... Шулай бит?

- Шулай...

- Ул титаклаучының уенда ни булуын син яхшы беләсең инде, шулай бит?

- Юк, белмим. Күргән-белгән кешем түгел. Фәлах бу юлы да уңай җавап көткән иде үзеннән.

Аныңча булмады. Шуңарга, бер мәлгә уйга калып торды.

- Аның өчен күрү-белү кирәкме? Син инде ыкы-мыкы сөйләшмә, Алмаз дустым. Яшь, чибәр кызлардан ир-атка ни кирәк икәнлекне син миннән яхшырак беләсең...

Дәшмәде Алмаз. Гадәтенчә, хуҗаны хуплап кына утырса сүзнең очы кай тарафка килеп төртелгәнлекне белә ич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев