Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
уку залы

Алланың кашка тәкәсе (7 өлеш)

Ул, барыбер, үз дигәнен итми туктамаячак. Карышып, бәхәсләшеп тору файдасыз. Телефон номерын хәтерләми иде Алмаз. Аның каравы Фәлах хәтерли икән, ул әйтеп торды.

Аргы тарафта бу шалтыратуны, гүя, көтеп кенә торганнар. Ләйсәннең шат авазы ишетелде:

- Азамат, синме, тыңлыйм, - диде ул, куану катыш дулкынланып.

Аермачык ишетте Алмаз. «Ул нинди Азамат тагы?» дип, чак әйтеп ташламады. Фәлах булганга гына түзде. Аңарга сиздерергә ярамый. Болай да трубкага табан елыша бит, әнә.

- Хәерле төн, Ләйсән. Бу мин - Алмаз абыең.

- Алмаз абый... Нигә болай бик соңлап шалтыратырга булдың? Бер-бер хәл булдымы әллә?

- Юк-юк, болай гына. Хәлең белим диеп кенә. Нигә йокламыйсың, төн уртасы бит инде.

- Мин сиңа сөйләрмен абый. Очрашкач та сөйләрмен, ярармы. Йоклыйсым түгел, җырлыйсым гына килә минем бүген...

Кыз дулкынлана иде. Яшьлеккә, бары беренче саф хисләргә генә хас дулкынлану иде бу.

- Ярар, Ләйсән, акыллы бул, ярыймы, - диде абыйсы. Һәм тыныч йокы теләп, элемтәне өзде.

Ябалак-ябалак ап-ак кар ява. Җил юк, хәрәкәт юк. Һава саф, ул тын юлларын иркәләп, ачып керә. Алмаз тынычланды. Фәлах исә дәшми, бер-бер җылы сүз, җан тынычландыргыч хәбәр көтә иде аңардан. «Йә, тыңлыйм...» дигәндәй, авызын ача төшеп, күзләрен мөлдерәтеп карап торуында дәвам итте.

- Ләйсән өйдә. Берни дә булмаган. Концерттан кайткан да имтиханнарга әзерләнеп утыра, - диде Алмаз.

Алмазның тынычлыгы Фәлахка да тәэсир итте. Иркен сулыш алып куйды. «Димәк, Ләйсән үз бүлмәсендә. Теге мыеклы күсегә ияреп китмәгән. Имтиханнарга әзерләнеп утыра. Хәтердән чыгарган, кышкы имтиханнар чоры бит хәзер...» дип, тынычландырды ул үзен.

Шулаен шулай да, ә теге мыеклы егет?!. Аның Ләйсәнгә текәлгән күзләре, колагына үрелеп серле пышылдашулары... Һәммәсе әле булса күз алдында тора ич, онытыла торганмы...

- Дустым, - диде ул, тирән сулыш алып. Алмазның иңбашларына кунган кар күбәләкләрен сыпырып төшерде. - Мин кушканча булсын, тыңла, йәме. Ул егет Ләйсән тирәсендә чуалмасын бүтән. Бу - бер! Икенчедән, сеңелеңә дә аңлатырга иде бит... Ну, ничегрәк дип әйтергә, минем ихтыярга каршы бармасын иде ул. Өченчедән... Өченчедән шуны онытырга ярамый: минем түземлекнең дә бер чиге булуы ихтимал бит. Ләйсәннең бүгенгесе генә түгел, киләчәге дә минем ихтыярда. Укыйсы бар, карьера ясыйсы дигәндәй... Соң чиктә, синең үзеңә дә кагыла бит бу. Байлык бит шундый нәрсә ул, Алмаз дустым, бүген бар ул, ә иртәгә юк дигәндәй .. Син бит акыллы егет, аңлыйсың булса кирәк. Байлыгың, дәрәҗәң булмаса һичкемгә кирәгең калмый. Дусларга да, дошманга да. Хәтта хатынга һәм... сеңелгә дә, шулай бит!..

Алмазга эсселе-суыклы булып китте. Шәһәр хуҗасының бу дәрәҗәдә ачыктан-ачык янап, басым ясап сөйләшкәне юк иде әле аның белән. Шулай да, дәшми калуны кулай күрде әлегә.

-Шулай бит, Алмаз дустым, - дип, кабатлап басым ясады Фәлах. - Инде ничек - аңлаштык, килештек дип санаргамы?!.

-Аңламадым, - дип әйтергә көч тапты ул үзендә. -Сез сөйләгәннәрне ничек кабул итәргә: янау дипме, әллә киңәш-табыш дипме?

- Син аңладың, дустым, - диде Фәлах. Һәм кырт борылып өенә кереп китте. Хушлашмады хәтта.

- 22 -

Фәлах Экзамычка Ходай тәгалә буй-сын бирмәгән. Өстәлгә сугып яисә кыр талашып ала торган нәрсә түгел буй-сын, берни эшләп булмый, килешәсең. Йөз чалымнары һәм килеш-килбәт яклары да әллә ни түгел. Һәр төше - күз, борын, колак дигәндәй, үз урынында урындасын, әмма аны матур диеп булмый. Берәүнең янып торган җете күзләре була һәм шуның белән җәлеп итә үзен. Икенче берәүдә тау бөркетен хәтерләткән борын була, ул да ярап тора. Чәче бизәп тора кайберәүләрне. Елмаюы яисә күз карашы белән генә дә аерылып, үзенә тартып торган кешеләр була. Соң чиктә күңелгә ятышлы тавыш бизи адәм баласын.

Булмагач булмый икән бит ул, Ходай тәгалә искәрми калганмы, боларның берсен дә бирмәгән Фәлахка.

Тышкы кыяфәт ир-ат өчен әллә ни мөһим түгел диярсез. Килешәм. Акыллы һәм зирәк булса, ипле һәм игътибарлы булса, маймылдан аз гына аерылып торса да ир-атка бик җиткән, дип әйтүче хатын-кызлар бар. Үзләренә күрә алар да хаклыдыр, бәлки. Әйтүен әйтәләр дә бит, әмма ни өчендер үзләре маймылга чыкмыйлар, эзлиләр, гомерләре буе эзләнәләр.

Гөнаһ шомлыгы дип әйтимме, әллә башка бер-бер иплерәк сүз эзләргәме, Фәлахны аны бик барып чыккан акыл иясе яисә зирәк зат диеп тә күккә чөеп булмый. Җиде классны өчкә-дүрткә генә ерып чыкты шунда. Математика һәм физика кебек төгәл фәннәрне җене сөймәде. Чит телләргә хирыслыгы булмады, урыс телен дә шәһәргә килеп марҗалар белән күрештерә башлагач кына ипи-тозлык өйрәнде.

Аның каравы үҗәт булды Фәлах, тешләк булды. Бер нәрсәне максат итеп куйса, җиде кат егылып борынын канатса канатты, әмма максатына ирешә торган иде. Башкалардан ким-хур булмас өчен, бер класста икешәр ел утырса утырды, кичке мәктәпне тәмамлап чыкты иң элек. Соңрак, бер кызга, ягъни хәзерге хатынына, күзе төште.

Кыз чибәрлеге белән әллә кем булмаса да, комсомолда эшләп шактый ук шомарган иде. Туган-тумачасы, абый-апалары да төшеп калганнардан түгел. Кыз - хәлле нәселдән. Ә бу бик тә мөһим иде Фәлах өчен. «Яратам» дип, авыз суын корытып шыр ялангачны ияртеп кайта торганнардан түгел шул ул. Институтка кермәсәң - йөрмим, югары белем алмасаң - чыкмыйм, дигән шарт куйды кыз.

Фәлах тотынсамы?.. Ул үзенекен итә. Ветеринария институтына керде. Җәйләрен, әнисе белән бергәләп, көтү-көтү каз үстерде. Кышка кергәч шул казларны тозлап-каклап зачет һәм имтиханнар хисабыннан шәһәргә ташып торды. Казның кадере бар иде әле ул чакларда. Хәзер генә ул, сыер түшкәсен дә азсыналар.

Максат итеп куйгач институтны тәмамлады Фәлах. Һәм «әй»ләренә, «вәй»ләренә карап тормый өйләнде. Матурлыкта мыни соң хикмәт. Тамыры нык булсын, туган­тумачасы дәрәҗәле булсын. Башкасы онытыла, үз эзенә төшкәч көйләнә аның. һәм ялгышмады, ярдәмнәре тия торды. Үзе дә үҗәт булды. Комсомолда эшләде иң әүвәл, аннан район партия оешмасына инструктор итеп күчерделәр. Җитәкчеләрнең күзләренә генә карап торды. Йомышлары, кушкан эшләре нинди булуга да карамастан җиренә җиткереп һәм үз вакытында үти торган егет кемгә ошамас. Шул сыйфаты өчендер, күрәсең, мүкләндереп яткырмадылар үзен дә, күз уңында тоттылар. Инструктордан бүлек мөдире урынбасарына күтәрделәр иң элек, тора-бара мөдир булды. Күтәрелгән саен күтәреләсе генә килеп тора икән ул, офыклар киңәя, мөмкинлекләр арта бара.

Мөдир булгач та өченче секретарь белән дуслашып китте Фәлах. Тегеңәргә кунаклар килә - Фәлах учак яга, балык чистарта. Тегенең дус-ишләре җыела - мунчаны Фәлах яга, шашлыкны Фәлах кыздыра. Кызларны да бик ярата иде өченче секретарь. Фәлах кызлар таба, ярты ала һәм тагы учак яга. Шулай тәмам үзләшеп, дуслашып җиткәчтен генә «өченче»нең хатынына бер кәгазь кисәге китерәләр: «Ирең гүләйт итә. Ышанмасаң, бүген шул сәгатьтә шул минутта, шундый-шундый урмандагы умарталыкка килеп чыга аласың».

Сирәк хатын түзә, тыеп кала үзен андый чакта... Ә түрә хатыннары ике дә уйлап тормый, бара. Теге килә. Һәм күрә. Чәчен йолкый, тавыш күтәрә. Иртәгәсен, аңлашылса кирәк, «беренче»гә бара. «Ирем бозылды, ди. Гүләйт итә». Кайда, ничек һәм кем белән тотканын да сөйләп бирә.

«Беренче»нең башка юлы калмый, гөнаһ иясен хуҗалык эшенә күчерәләр. Хатын-кыз дуласа каты дулый, башкача тынычландырып булмый аны. Шул рәвешле арт сабагын укытып алгач ире тәмам тәүфыйк иясенә әверелә дә куя дип уйлый инде ул, бичара.

Изге урын буш тормый. «Өченче» итеп кемне куярлар? Коммунистлар баш ватмый иде андый чакта, чит-ят кешеләрне өнәмәделәр, кертмәделәр үз араларына... Һәм демократлашып алгач та кертмиләр әле. Нигә әллә кайлардан эзләп маташырга, әнә ич, бүлек мөдире бар! Сүз тыңлый, каршы әйтми, күпне өмет итми - суйган да каплаган. Шул рәвешле, Фәлах районның «өченче!» кешесенә әверелде.

Хәзер инде ул, икенче секретарь белән санлашып тормый, турыдан-туры «беренче» тирәсендә генә бөтерелә. «Икенче»нең аның эше күп: иген иктерәсе бар, печән чаптырасы һәм сыер саудырасы. Ул колхозлардан кайтып керми. Укымышлы кеше, күпне белә. Ә күп белгәнне яратып бетермиләр. Бигрәк тә пенсия яше якынлашып килгән «беренче» яратып бетерми андый чакта.

Фәлах бу тәртипләрне яхшы белә. Күпкә дәгъва итми, бәрелми-сугылмый һәм ватылмый гына «беренче»гә хезмәт итә ул. Хатынының йомшак якларын өйрәнеп ала иң әүвәл. Кече күңелле, тәмле телле кешеләрне, үзенә көн дә шалтыратып, хәл-әхвәл белешеп торганны ярата иде ул ханым. Фәлах нәкъ шулай эшләде дә. Кибеткә товар кайтса да хуҗа хатынына беренче булып ул шалтыратты, районга бер-бер театр яисә концерт-фәлән килсә дә ул хәбәр итеп торды.

Хуҗа көчле кеше иде. Әйләнә-тирәдә генә түгел, үзәктә дә дәрәҗәле. Исеме дисәң - исеме, кыяфәт дисәң - кыяфәте бар. Эшли дә, сөйләшә дә белә, ул җитәкләгән чорда район гел яхшы исәптә йөрде.

Һәр көчле кешенең бер йомшак ягы була. Аларның «беренче»се адәм заты иде. Чамалыйсыз булса кирәк, «беренче» салырга ярата. Дөньясын онытып эчүче түгел-түгелен, әмма бер тотынса берәгәйле тотына. Аяк-кулларын бәйләп тә туктата алмыйсың инде аны. Аңын югалтканчы, шифаханәгә барып кергәнче эчә.

Атналар, айлар буе тукталып та тора белә. Шул туктап торган араларда җир селкетеп эшләп ала.

Эчкән кеше эчә инде ул, Фәлах ул кадәресенә катышмый. Башкалага эчеп бармый ич ул. Эчсә дә, ташласа да «беренче»нең авызына гына карап тора. Кая барсалар да хуҗа өчен генә дип саклаган аракы, конъяк, шампан була иде аның машина әрҗәсендә, хәтта бер-ике шешә пиводан өзелми иде. Машинасында яңа чапкан печән тутырылган кәгазь тартма эчендә йөртә ул аларны.

Шулай матур гына эшләп йөргән заманнарда Үзәккә аноним хат яза башлады берәү. «Беренче секретарь эчә. Атналар буе айнымый эчә. Нигә нәтиҗә ясамыйсыз...» Хатлар берөзлексез килеп торса да, әллә ни игътибар күрсәтмәделәр үзләренә. Тикшерү-фәлән дә җибәреп маташмадылар. Аның саен яздылар. Фактлар күп һәм төгәл була торган иде. Кыектан тамып ташны ярган тамчы кебек языла торды хатлар.

Хуҗа да, аның хатыны да «икенче»дән күрделәр моны. Шуңа өнәмәделәр, ышанмадылар үзенә. Ә Фәлах, берни сизмәгән, аңламаган гөнаһсызга сабышып, үзалдына күзәтеп, шатланып йөрүендә булды. Ипләп кенә хуҗаны эчертте һәм «икенче»нең хакимияткә ашкынуын пышылдап кына искәртеп, фаш итеп килде бер очтан.

Көннәрдән бер көнне Үзәктән хәбәр килеп төште. Районга Республика партия оешмасының беренче секретаре киләчәк икән. Телефон аша килгән хәбәрне Фәлахка тапшырдылар. «Беренче»нең, чамалыйсыз булса кирәк, кәефсез чагы. Ягъни, чираттагы сәрхушлыктан соң, хатын контроленә алынган чагы. Аракы бирмиләр үзенә, һичкемне кертмиләр, чыгармыйлар. Телефоннары да өзек. Ә «икенче» - колхозлардан кайтып керми, көн дими, төн дими уңыш өчен көрәшеп йөри.

Фәлах план корды һәм тәвәкәлләргә булды. «Беренче»нең өенә барды. Бу өйдә бары аның өчен генә ишек ачык. Хәл-әхвәл белеште һәм хатыны күрмәгәндә генә хуҗага бер ярты да калдырып китте. Үзәктән килгән хәбәр хакында ләм-мим сүз кузгалмады.

Шулай итеп, «терелеп» килгән хуҗа, ким дигәндә, тагы бер атнага ычкынды.

Районга ике-өч елга бер килеп чыга торган олы кунак - республиканың беренче җитәкчесен каршы алуны Фәлах үзе оештырды. Үзешчән коллектив вәкилләрен, җырчы, биючеләрне җыйнап алып барды. Ипи-тоз, чәк­чәк һәм бәлешләр пешертте. Район чигенә җиде-сигез машина белән килеп төшкән хуҗа кем янына килеп, беренче чиратта кемгә кул бирергә белми аптырап калды башта. Күпереп пешкән күмәч кебек күкрәген киереп каршысына чыгып баскан затны беренче күрүе иде аның.

Фәлахның: «Исәнмесез...», - дип, башлаган сүзен тыңларга да теләмәде.

- Беренче кая? Салих кая? - диеп, тавышын күтәрде. Күтәрерлек тә. Кайда һәм кайчан булган хәл ул: Республика җитәкчесен шулай каршылыйлармы?!.

Кабердә булмаса, «беренче»не бары тик «беренче» генә каршыларга тиешле.

- Ул..., ул, - дип, тотлыккан, дулкынланган атлы булды Фәлах. Җебеп төшмәде, югыйсә, махсус игътибар җәлеп итте үзенә. - Ничек дип әйтергә, ул авырыбрак тора иде шул, Гомәр Исмәгыйлович.

- Исерекме?!. - дип, терәп сорады чыгырыннан чыккан

олы хуҗа.

- Мин ул кадәресен белмим, - диде Фәлах, гаептә фаш ителгән кеше сыман башын түбән иеп. Ул бит, әнә, тугрылыклы була белә икән, ничек яклый, ни рәвешле саклый үз хуҗасын.

- Белмәгәч, нигә монда басып торасың, - дип бәрелделәр үзенә. Олы җитәкче туры кеше, кырыс кеше.

Коелып төште Фәлах. Уңайсызлануын белгертеп, күзләрен челт-челт йомып алды. Уңга карады, сулга күз ташлады - чит-ят колаклар ишетмиме янәсе.

- Белүен беләм дә бит... Беренчене без хөрмәт итәргә, якларга тиеш, бит, хөрмәтле Гомәр Исмәгыйлович, - диде, май ашаган песи сыман ирен читләрен ялаштырып.

- Аңлашылды, - диде олы кунак. - Ә икенче секретарь кая, ул нигә килмәде?

Фәлах бер кызарды, бер бүртенде. Ни дияргә белми уңайсызланды, югалып калган атлы булды. Әйтәм бит, артистларың бер читтә торсын инде менә.

- Ул белә идеме? - дип, кабатлап сорады олы кунак.

- Белә иде, хөрмәтле Гомәр Исмәгыйлович! Әмма килмәде, - диде Фәлах, бөтен гаепне үз җилкәсенә салган кыяфәт алып. - Мине җибәрде.

- Ә син кем буласың? - дип, ниһаять кулын сузды республика җитәкчесе.

- Мин... Мин - өченче секретарь булып эшлим, хөрмәтле Гомәр Исмәгыйлович, - диде ул, чиксез куанып. - Фәлах Экзамыч булам.

- Фәлах Экзамыч дисең инде, - дип, хәтерләргә тырышып берничә тапкыр аның артыннан кабатлады олы кунак. - Әтиеңнең исеме сәер икән... Бабаларың мәзин булмагандыр бит.

Кызарып, бүртенеп чыкты Фәлах. Әллә, ходаем, мулла нәселеннән булуын тишкәннәрме?.. Эш харап болай булса.

- Юк-юк, Гомәр Исмәгыйлович... Ә ата-бабаларым ярлы крестьян булган. Батрак нәселеннән мин, батрак...

- Яхшы, - диде олы кунак. - Болай гына соравым. Ниһаять, күкрәк киереп иркен сулыш алды Фәлах.

- Каршылауны, бу сый-хөрмәтне үзең оештырдыңмы? - дип, сорады олы кунак, тыныч әңгәмәгә күчеп.

- Үзем, - диде Фәлах, бер дә исе китмичә. - Мин булмый кем булсын инде. Монда әйткән-монда калсын, бөтен эш минем өстә ич, хөрмәтле Гомәр Исмәгыйлович.

Иң элек күргәндә тәэсир калдырмаса да, тора-бара аралаша торгач олы кунакка охшап ук куйды бит әле ул. Үз итеп Фәлахның җилкәсеннән кагып алды «беренче». Игенчелек, терлекчелектәге хәлләр, кайбер саннар белән кызыксынды. Фәлах ул саннарны ятлап килгән иде, кистереп җавап биреп кенә торды.

Ә Гомәр Исмәгыйловичны алдап булмый. Кайсы басудан күпме иген чыгасын, кайсы фермада ничә баш терлек барлыкны да белеп тора диләр, аның хакында. Аек акыллы, туры, кешелекле җитәкче иде дип сөйлиләр.

Соңрак, урман читендәге аланлыкта тамак та ялгап алгач, тагы басуларны карарга чыктылар.

Олы кунак белән бер машинада, янәшә утырып, барын бәйнә-бәйнә сөйләп, таныштырып йөрде Фәлах.

Районга хуҗа килүне ишеткән икенче секретарь да килеп кушылды бераз кичегә төшеп. Әмма олы кунак янына ук килергә кыймады ул, җөрьәт итмәде. Фәлах та ләм-мим дәшмәде ул хакта, аны гүя күрмәдә, искәрмәде.

Атна-ун көн уздымы икән Фәлахны башкалага чакырдылар. Районга һичкемнең уена, хәтта төшенә дә кереп карамаган хәбәр килеп төште: “Фәлахны «Беренче» итеп билгеләгәннәр”.

Имән баганадай нык утырган, җил-яңгырларга мәңге бирешмәс тоелганнарны да аударган кеше шул ул Фәлах. Гомере буе шулай булды, максат куйдымы - иреште. Ә монда, ниндидер бер кыз үзен санга сукмый маташкан була. Кешегә әйтсәң - кеше ышанмас. Фәлах белән күрешеп бер сөйләшүне дәрәҗә саный күпләр. Атналар-айлар буе шалтыратып үзен тота алмыйлар, кабинеты бусагасын атлап бер керү өчен җан атып йөрүчеләр күпме?!. Исең китәр менә, һич кенә дә аңларлык түгел. Үз акылында булган хатын-кыз шундый кешедән баш тарта диме инде?!.

Шул рәвешле фикер йөртте Фәлах. Кул селтәргә ашыкмады. Ләйсән кебекләрне генә күргән, сындырган кеше бит инде ул.

- 23 -

Сарыклар мәш килеп үзләре тапкан яңа башлык - Кашка тәкә өчен биләмә хәстәрләргә керештеләр. Идел буенда гаҗәеп матур урыннар бар. Әмма Кашка тәкәнең күңеленә хуш килгәнендә биек нарат агачлары үсә иде. Шул наратлар арасында тәмле яшел үлән, абага, зелпе куаклары. Элек-электән аеруча затлы сарыклар шунда хозурлана торган булган. Аларның көтүгә чыгуны үзләренә түбәнлек санаган яшь бәрәннәре шунда тәгәрәп үскән.

Көннәрдән бер көнне наратларны кистерергә, бәрәннәрне ялан-кырга чыгарырга әмер бирде Кашка тәкә. Бушап калган җиргә юкә утыртырга, тукранбаш чәчәргә боерды.

-Бу көч җитмәс күп мәшәкатьләр нигә, әйләнә-тирәдә юкәлекләр бетмәгән бит, - дип фикер йөртергә җыенучыларны башлык шундук койрыкларына утыртты.

-Монда кем баш та, кем хуҗа, - дип, бакырды ул – Бәйсезлек һәм матур киләчәк турында хыялланасыз икән, шундый тормышка иң әүвәл башлык ирешергә тиеш. Ни өчен? Шуның өчен, чөнки башлыкның яшәү шартларына карап сезнең хакта да фикер йөртәчәкләр. Сезнең өчен тырышкан көнем бит, әй сарыклар.

Кашка тәкә сүзгә әллә ни бай булмаса да сөйли белә. Һәм ышандыра белә. Аны хискә бирелеп тыңлаганда йомшак күңелле, тиз ышанучаннарның тезләре чүгеп-чүгеп куя.

- Сарыклар бәйсезлек игълан итәчәк. Без һичкемгә буйсынырга тиешле түгел. Кара инде, нинди матур, нинди байлыкларга ия урында яшибез. Өстәвенә шундый эшчән халык бит без. Ә нинди рәхәт күргәнегез бар? Мин сезгә күрмәгәнегезне күрсәтермен әле, әй сарыклар!..

«Шундый көннәрне дә күрергә язырмы икән», - дип, рухланды көтү. Ниһаять, күңелләренә өмет нуры иңдергән, үз-үзенә ышанычы ташып торган башлыкка ия булды бит алар. Шул ышаныч, киләчәккә олы өметләр белән яшәргә кереште һәммә сарык.

Ел дигәндә Идел буеның иң гүзәл тугаенда җәннәтне хәтерләткән җәйләү җитештерделәр башлыкка. Күлләрендә төнбоеклар үсә, аккошлар канат кагына, тәкәрлекләр думбра чиертә, берсен-икенче уздырып бакалар кубыз уйный. Ешлык-ешлык булып яшь юкәләр үсә. Ул юкә яфракларының Идел тарафыннан искән иртәнге җилдә лепердәшкәнен тыңласагыз икән сез. Якында гына челтерәп аккан салкын чишмә авазы ишетелеп тора. Шул чишмәгә төшкән юлда әле яңа гына тукранбашлар чәчәк аткан. Җәннәт дисәң дә җәннәт инде менә.

Көннәрдән бер көнне җәннәтне хәтерләткән шул тугайда хозурланып яткан Кашка тәкә янына бер мөгезле аксак килде. Башлыкның ышанычын тәмам яулап өлгергән иде ул, аның янына һичкемне җибәрми. Бары үзе генә килә, үзе эш йөртә.

- Хөрмәтле башлыгыбыз, - дип, тезләнде, башын туфракка орды сыңар мөгезле. - Сарык башына, сарык акылына килмәгән гүзәл җәйләүдә яшисез. Сез дигәнчә булсын, дип тырыштык, инде тагын ниләр боерасыз.

Кашка тәкә күләгәдә күшәп яткан көйгә теләр-теләмәс кенә бер тоягын күтәреп колак артын кашып куйды. Бу аның ил гаме, сарыклар язмышын кайгыртканда гына кыла торган гамәле иде.

-Эш башланды гына әле, куанырга ашыкмагыз, - диде башлык, гаять акыллы чырай чыгарып.

-Дөрес, дөрес. Без моның шулай икәнлеген аңлыйбыз, хөрмәтле башлыгыбыз. Сарыклар сездән әмер көтә.

-Безнең буйсынуда ничә көтү бар әле? - дип, сорап куйды башлык, уйламаган җирдән.

-Минем тояклар саны гына җитми, күп инде, күп, -диде аксак, - мөгезләреңне кушсаң да җитми торгандыр әле.

-Ә мөгезең бит бер генә, - дип, искәртергә кирәк тапты башлык.

Бер мөгезле аксак, хуҗа күңеле булсынга «бәкә-бәкә» көлеп алды.

-Мөгезле чаклар да бар иде.

-Кая куйдың ул мөгезне?

-Бер чибәркәй өчен тартышканда, теге, сезгә каршы чыккан бозау кадәрле тәкә сөзеп сындырды.

-Кызганыч, син аныкын сындырганда шәбрәк буласы икән...

-Оятымнан үзем дә сарыклар янына бармас булдым.

-Ишетмәдеңме, ул тәкәдән хәбәр бармы, кайда барып урнашты икән?

-Иделнең аръягында бер кәҗә көтүенә барып кушылган, диделәр.

-Тәк-тәк, - дип, тагы колак артын кашып куйды башлык. - Үз тормышыннан канәгать микән?

«Туган якларны сагынам сагынуын, әмма монда үз ирегемдә», дип сөйләгән диләр.

- Менә шул. Эшләп җиткермибез, - диде Кашка, тыныч кына яткан җиреннән сикереп торып, - Башлаган эшне ахырына җиткерергә иде. Кабергә керткәнче эзәрлекләргә кирәк үзен. Кая гына китсә дә, онытмаска, тыңгылык бирмәскә кирәк. Башкаларга үрнәк булсын, ишеттеңме, аксак!

- Ишеттем, хөрмәтле башлыгыбыз.

- Ишетеп кенә калма, менә шул. Бүген үк ул көтүнең башлыгына минем исемнән рәсми хат юллагыз. Сарыклар корылтае башында торучы кая карый, бу эшне мин аңарга йөкләткән идем бит...Көн күрсәтмәсеннәр ул тәкәгә. Һәм берочтан кәҗәләр атаманын кунакка чакырыгыз. Үзем дә аңлатырмын. Ни өчен? Шуның өчен, чөнки, минем каршыда тез чүкмәгән һәр сарыкны шундый язмыш көтә.

- Баш өсте, хөрмәтле хуҗам.

Бу мәсьәләне хәл иттек, дигәнне аңлатып, көрсенеп куйды Кашка тәкә. Һәм өзелеп калган фикеренә әйләнеп кайтты.

- Безнең биләмәдәге барлык көтүләргә дә хәбәр җиткерегез. Тиздән биләмәләрне гизәргә чыгуым ихтимал, мин килүгә махсус җәйләүләр хәстәрлеген күрсеннәр. Күлләре, чишмәләре булсын. Юкә үстерсеннәр. Күләгәсе сусыл, җиләс була ул юкәләрнең...

Буйсыну белдереп, башлык сөйләгәндә, сыңар мөгезе белән гел җирне тырмап торды аксак.

-Һәм тукранбаш үстерсеннәр, шулай бит, хөрмәтле башлыгыбыз, - дип өстәп куйды Кашка тәкә, сөйләп бетергәчтен.

Кунак килгәч, сыйламый хәлләре юк. Башлары ике булмаса, анысы болай да аңлашыла, - диде башлык, коры гына. - Вакытны уздырып торма, бар, әмерләремне игълан ит. Эшкә керешсеннәр.

Аксап-туксап чабулап китте сыңар мөгезле. Ә башлык, «Уф арыдым», диеп, куелыкка кереп юкә күләгәсенә елышты. Бераз черем итеп аласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев