Алланың кашка тәкәсе (6 өлеш)
Атналар-айлар үтә торды. Әмма Ләйсән әле һаман зур шәһәр тормышына ияләшә алмый аптырый. Китсә дә беръялгызы, кайтса да беръялгызы. Студентлар торагында яшәмәве сәбәпледер, группадаш кызлары белән дә әллә ни якынаеп китә алмады.
Бары ике кеше күргән саен чын ихластан сәлам бирә, хәл-әхвәл сораша иде аңардан. Боларның беренчесе - ректор. Аның мөнәсәбәте рәсми. Ул бит Ләйсәнне шәһәр хуҗасының якын кардәше, сеңлесе диеп белә. Зур түрәләрнең туганнарына гына түгел, койрык болгап үтсә, этләренә дә сәлам бирә торган заман бит хәзер.
Икенче кеше - әлеге дә баягы өченче курста укучы егет Азамат иде. Аның белән очрашуларны зарыгып көтеп ала Ләйсән. Зарыгып көтеп ала, әмма очрашкач та үз-үзен ничек тотарга, ничек сөйләшергә белми аптырый. Шуңадырмы әллә ничек килеп чыга иде аларның күрешүләре, күңел теләгәнчә түгел. Тартынудан идеме бу, артык дулкынлануданмы, белмәссең. Дәшим дисә, тавышы чыкмый. Елмаерга итсә, иреннәр ачылмый.
Азамат аны әллә кайдан ук күреп ала, һичкемнән уңайсызланмыйча, кычкырып эндәшә. Уен-көлке сүзләр сөйли һәм үзе дә рәхәтләнеп көлә.
Ул да түгел, матур гына сөйләшеп-көлешеп торган җиреннән, башка бер-бер студент җәлеп итә аның игътибарын. Ә анысы бер-бер мут шәһәр кызы булып чыга. Артыннан калмыйча эзәрлеклиләр, йөриләр айың артыннан. Уңайсызлану, тартынуның ни икәнлеген белмиләр, сукыр черки сыман күзенә керәләр. Ә Азаматка, күрәсең, шулар ошый, шулар белән кызыклы аңарга.
Егетләрнең күзләренә черки булып кергән озын ботлы, кыска итәкле шул шәһәр кызларына җен ачулары чыга иде Ләйсәннең. Нигә алар, Фәлах янында түгел, Азамат тирәсендә бөтерелә икән?! Егеткә дә үпкәли иде ул. «Ләйсән» диеп, үз итеп, әллә каян дәшеп аласың икән, хөрмәт һәм игътибар да күрсәтә бел. Башкаларга күз салма.
Үпкәләтсә дә тиз онытыла иде андый үпкәләр. Коридорга чыгып арлы-бирле йөренсә дә, буфетка барса да, Ләйсән һәрчак елмаеп-балкып Азаматның килеп чыгуын, яңгыравык һәм ягымлы тавышы белән үзенә дәшүен көтә. Күзләре гел аны эзли, аны көтә, аны юксына. Аны күргәчтен дә канат иңгән кебек була иде үзенә, очынып-очынып куя.
Көннәрдән бер көнне шул егет аны тагы концертка чакырды. Яңа елга санаулы гына көннәр калып килгән бер заман иде. Урамнарда төрле-төрле утлар һәм чыршылар балкып торганда, кая карама бәйрәм рухы бөркелеп торган шул мәлдә ялгыз булып кара әле син... Бер дә рәхәт түгел икән ул. Башкалар кайда, кемнәр белән яңа елны бәйрәм итү турында гәп кора, кунаклар һәм дус-иш көтә. Ә син ялгыз башыңны кая куярга белми тинтерәп йөрисең...
Азамат чакырган концерт гади концерт кына түгел икән. Яңа ел уңаеннан үткәрелә торган дәүләт концерты. Анда илбашы үзе чыгыш ясаячак диләр. Шәһәрнең бөтен түрәләре, министрлар, директорлар җыелган иде Опера театры бинасына. Ләйсәннең куануын, ничек дулкынлануын белсәгез иде сез.
Азамат белән янәшә һәм икәүдән-икәү генә иң элек фойеда җитәкләшеп йөрде алар. Төрле яшь-яшь кызлар, егетләр борылып карый-карый узды алар янәшәсеннән. Араларында студент кызлар да булгандыр, көнләшеп карыйлардыр әле бәлки. Ә Азамат, ни хикмәт, аларга игътибар да итмәде, гел аның белән генә сөйләште, бар игътибары аңарда иде бүген.
Концерт башланды. Танылган җырчылар бер-бер артлы чыгыш ясады. Оркестр уйнап торды, өермә булып сәхнәгә җыр һәм бию ансамбле чыкты... Азамат һәр җырчыны һәм музыкантны танып белә икән, алар белән аралашкан, менә бүген дә үзләре белән гел таныштырып утырды. Илһам Шакиров турында, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичев һәм Зилә Сөнгатуллиналар хакында да берсеннән икенчесе кызыклырак хәлләр сөйләп көлдерде ул.
Күп белә һәм телгә дә үтә оста иде егет. Ләйсәннең колагыннан алмады авызын. Вакыт-вакыт ипле генә аның җилкәсенә кулын салып үзенә таба да тартып-тартып куйды. Кызык сүзне башкаларның да ишетүе ихтимал бит. Аның җылы карашын тоеп утырды кыз. Аның һәр сүзе колагын иркәләде. Иелеп дәшкән чакта килеп бәрелгән кайнар сулышыннан бар тәне, җаны иркәләнде. Йөрәге менә очам, менә очам диеп тибә иде. Ләйсәнгә рәхәт. Ләйсәнгә шундый күңелле иде. Бәхетле иде ул. Аның нинди бәхетле булуын башкалар да тоя, күреп утырадыр төсле иде. Карашын залга төшереп алды ул, югарыдагы катларга, ложаларга карап-карап алды. Күрәләрме икән. Тоялармы икән.
Чү, ни булды. Кинәт яшен суккан төсле булды үзен. Эсселе-суыклы булып китте. Иң алдагы ложаның беренче рәтендә күзләрен тасырайтып шәһәр хакиме Фәлах әфәнде күзәтеп утыра икән бит үзләрен. Янәшәсендә, мин кем диеп күкрәк киереп алтын һәм зиннәтле ташлар белән чуарланган үзе кебегүк таза һәм симез ханбикәдәй хатыны утыра. Әллә күзе начар күрә, әллә җырчы кызларның кием-салымын, алкаларын тикшеренүе, хатынының күзләре гел бинокльдә. Җентекләп-җентекләп күзәтә, бер-бер зиннәтле мал сатып ала диярсең...
Концертның илаһи яме шундук юкка чыкты, җуелды. Шәһәр хакименең ложасына карамыйм дигәндә дә әледән-әле күз салгалап алды Ләйсән. Күрәсе килгәнгә түгел, шикләнеп, куркып һәм беркадәр чирканып карады ул анда. Фәләхның кыланышлары чирканмаслык та түгел. Хатыныннан бинокльны тартып алды ул. Тегесе канәгатьсезлек белдерде булса кирәк. Һәм һичкемнән, хәтта хатыныннан да, уңайсызланмыйча биноклен сәхнәгә түгел, залга төбәде. Ләйсәннәр утырган тарафка.
-Монда килеп тә кызлар күзләп утырмасаң, - дип бәйләнде кебек хатыны. - Сәхнәгә кара, әнә, Зәйнәп Фәрхетдинова җырлый.
- Җырламагае, - дип, кул селтәде гашыйк. - Сәхнәгә мәдәният министры карасын, эше шул.
- Ә залда ни калган? Кемне таптың анда?
- Тапсам да, югалтсам да үземнеке, - диде эре генә. Әмма шундук җайга да сыпырып куйды тагы. - Мин бит, карчык, халык белән эшлим. Шәһәр халкы белән. Кем килгән-килмәгәнне, килсә кем белән килгәнне белеп торырга тиеш. Күреп торырга...
- Халык имеш, - дип борынын турсайтты симез хатын. - Синең халкыңа концерт кирәк түгел. Аракы булсын да, колбаса булсын... Халыкны аны монда кертмиләр. Һәм чакырмыйлар да...
Концерт тәмамланганчы залны күзәтте Фәлах. Ләйсәнне... Ләйсән сылуы белән янәшә утырган, берөзлексез кызның колагына ниләрдер пышылдаган, әледән-әле үзен кочаклап ук алырга җөрьәт иткән мыеклы егетне нәфрәтләнеп күзәтте. Үз күзләренә үзе ышанмыйча утырды ул. Гүя, өндә түгел, төшендә күрә иде аларны.
Концерт тәмамланып бөтен зал, хәтта Илбашы аягүрә торып кул чапканда да залны күзәтүен дәвам итте Фәлах. Хатыны ярдәмгә килде - йодрыгы белән, касыгына төртте тегенең:
- Тор, оятсыз, әнә Илбашы аягүрә басты. Байтимер Тимербаевич та аягүрә басты.
— 21 —
Өенә кайтып яткачтын да Фәләхның күзләренә йокы керми аптыратты. Ә хатыны, үч иткәндәй, мендәргә башы тимәс борын, күәс камыры сыман күпереп, изерәп йокыга китте. Концерттан алган тәэсирләре зур идеме, гомер булмаганны, гырылдый ук башлады хәтта. Болай да үз кабыгына сыеша алмаган гашыйкның җен ачуларын кузгатты ул. Йокысызлыгына, аның шул рәвешле газаплануларына да башка һичкем түгел, хатыны гына гаепледер сыман тоела иде. «Концерт, театрга да барганыбыз юк. Өйдә утырам да, өйдә утырам», дип теңкәсенә тиде иң элек. Анысы бер хәл. Икенчедән, Ләйсәнне дә шул хатынына сиздермәскә, белгертмәскә дип, кача-поса йөри торгач югалта язды түгелме инде ул!..
Гырылдапмы гырылдый әнә. Махсус, аны үртәгәндәй гырылдый. Аңарга ни, дөньясы түгәрәк. Янәшәсендә күкерт сыман кабынырга, вулкан булып атылырга яткан ире барлыкны искә дә, санга да сукмый. Баш астындагы мендәрен тартып алырга иде дә томаларга иде үзен.
Ярамый. Аның зур җитәкче булып китүе хатынына бәйле. Дөрестерме - юкмы, хатыны Байтимер Тимербаевичка чыбык очы диләр. Шул «чыбык очлары» булмаса, кем белә, тәтер идеме әле аңарга шәһәр башында утыру, юкмы?!.
Ә йөрәк тыңгысызлана. Йөрәккә әмер биреп булмый. Әллә бар, әллә юк аңарга синең «чыбык очың». Торып, тынычландыра торган дарулар да эчеп-эчеп карады. Файдасы тимәде, җиңә алмады вулканның ярсуын. Башка чара тапмагачтын, гомумән, йокы бүлмәсеннән чыгып ук китәргә мәҗбүр булды Фәлах.
Барны ачып бер-ике йотым виски эчеп куйды. Башка чакта виски бик тә яхшы тәэсир итә торган иде. Әмма, бүген алмады. Йөрәгенең ярсуы басылмады.
Чү! Күңеленә бер уй килде кинәт. Капылт кына сәгатькә күтәрелеп карады ул. Әле төнге унике дә тулмаган ләбаса. Ә таңга кадәр, иртәгәсе көнгә кадәр күпме көтәсе бар икән. Билгесезлектә һәм газапта узган минутлар тәүлеккә тиң, ә сәгатьләре - елга. Нигә әле беръялгызы газапланып чыгарга тиешле ул бу төнне. Телефон бар ич, телефон. Катгый бер карарга килеп, телефонга үрелде.
Аргы тараф җавап белән озак көттермәде.
-Хәерле төн Алмаз дустым, - диде Фәлах, бер-бер артлы ике кат ишекне ябып. - Йоклаган идеңме? Вакытсыз борчымадыммы?
-Вакытсыз ук дип әйтмәс идем. Сәгать ничә соң әле, - дип, йокы аралаш саташты эшкуар.
- Нәрсә, алай авыр сөйләшәсең, хатыныңнан аердыммы әллә?
- Юк, Фәлах Экзамыч.
- Юрган астына качып акча саный идегезме әллә?
- Ялгыштыгыз, «видик» карап ята идек. Күзгә йокы керми әле, - диде аргы тарафтагы. Аның да җаны тыныч түгел иде, күрәсең. Кәефе кырылуын җиңеп, куанган атлы булды хәтта. - Шалтыратуыгыз өчен рәхмәт, Фәлах Экзамыч, ул нинди «борчу» дигән сүз ул?!. Тыңлыйм.
-Телефон сүзе түгел иде шул, - дип офтанып, авыр сулап куйды хуҗа.
-Иртәгә күрешербез. Ничәгә килим соң? Сез әйткән теләсә кайсы вакытта килә алам.
-Ярарга тырышып, һич авырсынмый сөйләшүгә күчте Алмаз. Шәһәр хакиме нәкъ менә шул сыйфатлары өчен дә үз итә бит инде аны.
-Иртәгә?!. - дип, көлемсерәп куйды Фәлах. - Иртәгә кадәр түзә торган булса, төн уртасында шалтыраталар диме... Бүген, менә хәзер үк килеп чыга аласыңмы? Машинаң ишек төбендә ич...
-Бүгенме, хәзер үкме, - дип, сәгатькә күз төшереп алды Алмаз. - Килүен-килермен дә бит. Төн уртасында сезне борчу була. Җиңги дә йоклый торгандыр.
-Юк-юк, борчымыйсың. Җиңгәңне уятмабыз. Урамда шундый матур кар ява, бераз сулап йөрербез.
- Үзем генә килимме?
- Үзең генә. Һичкем кирәк түгел. Яңа яуган карга басып ишек алдында гына йөрербез. Көтәм, - диде Фәлах. Һәм трубканы куеп, җәт-җәт киенергә үк кереште. Алмаз якында гына яши. Ул елгыр егет, машинасына утырачак та хәзер үк килеп җитәчәк.
Җан тынычлыгы өчен һәм берочтан җылыну өчен дә дип, урамга чыгар алдыннан Фәлах тагы бокал төбенә бармак калынлыгы виски агызып, эчеп җибәрде. Виски шәп, унике ел төнәтелгән «Балантини». Җанны җилкендереп, сулышларны ачып төшеп китте.
Ишегалдын ак җәймәдәй яңа яуган кар каплаган. Беренче кар. Ул күбәләк-күбәләк булып ява. Җилнең әсәре дә юк, әйләнә-тирә тып-тыныч. Елга бер яисә ике генә тапкыр килә торган төн.
Фәлах нечкә күңелле кеше. Табигатьнең шундый гүзәл, кабатланмас мизгелләрен ярата инде ул.
***
Ләйсән-сылу театрдан чыккачтын да тап булгандыр шушы матурлыкка. Аның иңбашларына, күкрәкләренә яугандыр ак кар, озын кара толымнарына кунгандыр, керфек очларына тамып йолдыз булып балкыгандыр... Шулай гына булса ул. Ләйсән янында бөтерелгән теге кара мыек, елтыр күзле егетне искә төшергәч тагы эсселе-суыклы булып китте аңа. Фәлах түгел, Ләйсән-сылуның җилкәләренә яуган ап-ак карны бүген ул каккандыр. Үзенең матур, шома сүзләре белән кызның күңелен иләсләндергән, җанына үтеп кергән булуы мөмкин...
Тынычсызланып, минут саен сәгатенә карангалап торды Фәлах. Әйләнә-тирә тып-тыныч, машина-фәлән авазы ишетелми. «Алмаз да көттерә...» Үзе артыннан тавышсыз-тынсыз гына күләгә сыман ияреп килгән төнге каравылчыдан алды бар ачуын. (Фәләхның өч катлы мәхабәт котеджы тәүлекнең егерме дүрт сәгате дәвамына һәр дүрт тарафтан саклана иде бит. Гади киемнәрдә йөргән милиция хезмәткәрләре саклый аны. Урам яктан да саклыйлар биек таш койма белән уратып алынган бу сарайны, эчке тарафтан да.)
- Синең эшең беткәнме, нигә тагылдың миңа! Нигә мине эзәрлекләп киләсең әле син!? - дип кинәт кычкырып җибәрмәсенме.
Аягүрә йокымсырап барган тән сакчысы, көтелмәгән бу тавыштан, сөрлегеп куйды. Егылып китә язды. Җавап бирергә сүз таба алмый аптырап торды, торды да пышылдый төшеп акланырга мәҗбүр булды:
-Мин бит эш урынында, хезмәттә, Фәлах әфәнде.
-Нинди эш?! Нинди хезмәт ул...
Мин сезнең өчен җавап бирәм. Начальник кушканча, инструкциядә каралганча эшлим.
-Ах, әле син шулаймы!.. Начальнигың да кирәкми, үзең дә. Бар, хәзер үк күземнән югал.
Ни эшләсен, хуҗасы куып җибәргән тыңлаулы эт сыман буйсынырга мәҗбүр булды сакчы, әмма капка төбендә тәмәке көйрәтеп торган Исмәгыйл абыйдан алай җиңел генә котыла алмады.
- Фәлах, син шуны әйт миңа, аңлат әле: гәҗит саен фото сурәтеңне чыгаралар. Телевизорда да син, радиода да... Нәрсә, ул журналист халкы әллә чынлап та сине иң акыллы кеше саныймы бу шәһәрдә?!
- Исмәгыйл абый, - дип, тешләрен кысты Фәлах. -Син чамадан арттыра башладың. Салынма телеңә...
- Юк, салынмыйм. Син үзең ничек уйлыйсың: мескенлектәнме алар шулай ялагайлана, акча кирәккәнгәме. Әллә чынлап та шулай уйлыйлармы?
- Салынма дидем телеңә. Түзәрмен-түзәрмен дә... Минем түземлекнең дә бер чиге булып куюы бар, Исмәгыйл абый.
- Нәрсә эшләтерсең? Куарсыңмы? Юк, кумыйсың син мине. Минем кебек бушка эшләп дөньяңны алып барган кеше табарга кирәк иң элек. Ә андыйлар өелеп ятмый, беләсең.
- Калдыр мине, бар, кит, Исмәгыйл абый. Кәефем бик начар.
- Минеке яхшы дип уйлыйсыңмы? Бар, бер ярты китерсеннәр әле, әйт үзләренә.
Алмаз килеп җитте, ниһаять. Фәлах аны капка төбендә каршы алды. Әллә кай тарафтан гына милиция машинасы да килеп туктады. «Документларыгызны күрсәтегез. Монда тукталырга ярамый. Төн уртасында...» дип, уратып ук алганнар иде Фәләхның төнге кунагын.
- Безне калдырыгыз. Сүзебез бар, - диде хуҗа, һәммәсенә дә ачык ишетелерлек итеп. Әмма бу юлы үзен тыеп кала алды, сүгенмәде.
Икәүдән-икәү генә әңгәмә кылып йөрү өчен урам матур, тыныч һәм иркенрәк булса да ишегалдына борылып керүне кулай тапты алар. Дус бар, дошман бар, дигәндәй, гомумән, шәһәр хуҗасы булса да, аның урамнары буйлап иркенләп йөри алганы юк иде аның. Куркаклыктан да түгел, әмма шүрләтә. Ишегалды да болын кадәрле иркен бит аның.
- Йә ху-уш, - дип сузып куйды хуҗа. Эч пошканда яисә сүзен ничек башларга белмичәрәк аптырап калганда әйтә торган кысыр сүзләре иде бу аның. - Эшләр ничек, дустым, барамы?.. Яңалыкларың нинди?
Дөньяга бүген генә килгән егет түгел Алмаз. Төн уртасында хәл белешер өчен чакырмыйлар. Бер-бер җитди сүзе яисә иртәгәсе көнгә кичектерергә ярамаган йомышы булырга тиеш. Сораштыруы болай гына.
- Түзәрлек әлегә, эшләгән булып йөрибез, - диде, җавап урынына.
- Эшләвең әйбәт. Тик менә ул китап кибетең белән ни эшлибез? Язалар бит... Тавыш-гауга тынмый, арта гына бара.
Сүз бу хакта булыр дип һич уена китермәгән иде Алмаз. Китап кибете язмышы үзенең дә тәңкәсенә тигән иде. Су баскан кибетне тиз генә буяп-шомартып рәткә китердем, инде товар ташып сата башлыйсы гына калды, дип йөргәндә, әлеге дә баягы тәртә арасына керә белмәгән теге газета тавыш-гауга чыгарды бит тагы. «Китапларны шәһәр үзәгенә кайтарыгыз» дигән баш астында, бер язучының болын кадәр мәкаләсен бастырып чыгардылар! Ул да түгел, журналист тикшерүе уздырып, «су басу»ны оештырган теге слесарьны чокып чыгарганнар. Әллә салган баштан, әллә акча биреп юмалаганнар үзен, ничек булса - шулай сөйләп биргән. Слесарь сөйләгәннәрне сүзгә сүз бастырып та чыгардылар. Йомыш кушучының һәм акча бирүченең дә фамилияләренә кадәр күрсәткән булып чыкты, имансыз.
Ләкин үзе дә рәхәт күрми бит ул сатлык кеше. Акча алгачтын эчкән, күрәсең, һәм эштән кайтып барышлый егылып башын тишкән. Шуның белән генә бетсә икән, аңына килә алмыйча үлеп тә киткән.
Йомышны үтәргә алынган егетләр ашыккан, әлбәттә. Нишләмәк кирәк, холыклары кызу.
Ә теге газетага шул гына кирәк, тагы җитә калды.
- Кибет минем исемдә, - дип, кистереп җавап кайтарды Алмаз. - Шәхси милек! Алар яза дип, кибеттән баш тарта алмыйм. Унҗиденче елны кабатларга ирек
куймассыз ич.
Егетнең үз-үзенә ышанычы, тәвәккәллеге ошый иде Фәлахка. Сүз әйтеп булмый.
- Тавыш-гаугадан туйганга әйтүем, - дип кенә куйды. - Тавыш-гауганы туктатырга иде бит.
- Редакторнымы?! - диде егет, төрлечә аңларга урын калдырып.
- Түгел! - булды җавап. Җавап катгый иде. - Редактор - ул сиңа слесарь түгел, редакторга бер-бер хәл булса, кара аны, минем баш очачак. Төп дошманы мин икәнлекне беләләр. Ул хакта оныт.
- Тавыш-гауганың очы шуңарда.
- Беләм. Ни эшлисең бит... - Бертын үзалдына уйга калып барды Фәлах. Гүя, бер-бер чара табу юлын эзли иде. Хакыйкатьтә, мәсьәләне хәл ителгәнгә саный иде үзе. - Ни эшлисең бит, син булдыра алмаган эш, гел миңа калып бара. Магазинның элекке мөдирен пенсиягә озаттылар. Иртәгәсен яңа директор киләчәк.
- Менә ничек?
- Ә яңа директор беләсеңме кем була?!. Теге чакта сиңа кунакка килгән егетләрнең берсе.
- Кайсы? - дип, гаҗәпләнүен яшерә алмады эшкуар.
- Журналист.
- Ә миңа калса, аның «шагыйрь» дигәне түрә булырга ярарлык күренә.
- Кешеләрне таныйсың. Ул шагыйрьдән депутат ясыйбыз. Тостларны матур әйтә ул. Байтимер Тимербаевичның якташы.
- Аракыны гына күбрәк эчә.
- Барганда эчсеннәр, кәкрәя башлагач туктарлар.
- Сәрхуш - сәрхуш инде, барыбер...
- Соң, булсыннар. Апарның сәрхушлыгыннан сиңа ни зыян да, миңа ни зыян. Аның каравы алар белән идарә итү җиңел. - Канәгать кенә кеткелдәп алды хуҗа. - Йә, аптырама, башыңны ватма. Кибет хакында сөйләшергә дип чакырмадым мин сине. Болай гына, үзеңне йокыдан уяту өчен генә булды ул сөйләшү.
Әнә ничек. Көтелмәгән яңалык иде бу Алмаз өчен, ни дияргә дә белмәде. Рәхмәт әйтергә онытты хәтта.
...Ишегалдының ерак бер почмагына барып җиткәч, кинәт, әллә ни булды Фәлах белән. Туктап калды. Алмазның каршысына ук чыгып күзләренә текәлде. Ашыгып-кабаланып сөйләргә кереште. Һичкемнең һичбер вакытта шәһәр хуҗасын шундый халәттә күргәне булмагандыр. Кече күңелле... Хәер, кече күңелле генәме соң, ярдәмгә мохтаҗ бер бичарага әверелгән иде ул шул мизгелдә.
- Коткар... зинһар өчен дип үтенәм, коткар мине бу газаптан... Синең өчен, Алмаз дустым, күрәсең, сизеп торасың ич, һич ни жәлке түгел миңа. Ярдәм иттем, һәм итәчәкмен... Ни сорасаң шуны бирдем, һәм бирәчәкмен... Ярдәм ит син миңа, коткар бу газаптан.
- Ни булды, Фәлах Экзамыч?!. Дулкынланмагыз, тыныч кына аңлатыгыз. Беләсез ич, мин сезнеке. Баш-аягым белән сезнеке.
- Яратам бит, Алмаз дустым. Аңларга тырыш, минем хәлемә кер. Хәлемә керергә тырыш берүк... Башка чарам калмаганга мөрәҗәгать итәм сиңа.
- Сезнең күзләрегездә яшь, - дип, үз күзләренә үзе ышанмыйча әйтеп салды эшкуар. - Елыйсыз түгелме!?. Еламагыз, еламагыз алай... Ни булды? Ничек ярдәм итим - шуны аңлатыгыз?..
- Ләйсән, - диеп кенә әйтә алды Фәлах. Бугазына төер килеп тыгылды. Башкача сүз әйтә алмады. Алмазга якын ук килде. Һәм аның күкрәгенә үзенең чал башын салды. Борынын тартты... Сулкылдады...
Шәһәр хуҗасы авылда туып, кече яшьтән үк артист булырга хыялланган, үзешчән сәхнәләрдә уйнап үскән кеше. Ни эшләсә - көлсә, ачуланса да, хисләрен сөйләсә яисә еласа да - ышандыра, икеләнергә урын калдырмый торган иде. Бу очракта да шундый тәэсирле чыкты ки, сораса, кирәк дисә аның өчен күктән йолдыз алып төшәргә дә әзер иде Алмаз. Әмма, ни дияргә дә белмәде, хуҗаны тынычландырырлык сүз тапмады.
- Ләйсән, - дип, кабатлавын белде гашыйк. Күз яшьләренә буылып сулкылдады. - Югалттым... Югалттым мин аны.
Чү, нәрсә ди ул?!. Калтыранып куйды Алмаз. «Югалттым...» дип, елый түгелме соң. Ләйсән белән бер-бер хәл булганмы әллә?..
Аңлатыбрак сөйләгез әле, Фәлах абый, Ләйсәнгә ни булган? - диде ул, соравына хәвеф чаткысы салып. Байтактан инде сеңлесе белән күрешкәннәре, хәл белешкәннәре юк иде.
Башка егет тапкан, - диде гашыйк. Һәм үксеп елаудан туктап мышык-мышык борынын тартырга кереште. Кулъяулыгын алды кулына һәм күргән-белгәннәрен түкми-чәчми әләкләргә ашыкты. - Бер мыеклы студент белән типтерә бит сеңелең. Син шуны да белмисең! Әллә белмәмешкә салышасыңмы, дустым!?. Кайчан карама шул малай белән. Консерваторияда да бергә, урамда да. Кичләрен театр һәм концертларга да бергә йөри башлаганнар... Шулай гына булса ярый, бергә йокламыйлардамы икән әле...
Иркен сулыш алып куйды Алмаз. Сеңлесенә берни булмаган, исән-сау икән ләбаса. Фәлахның шулай тынгысызлануы, күз яшьләренә юл куюы аңлашылмады аның өчен.
- Ләйсән җиткән кыз бит инде. Егете дә булуы мөмкин. Концертларга да йөрү кирәк...
Алмазның үз-үзен тотышы, сүзләрендәге тынычлык, иминлек Фәлахның җенен кузгатты.
-Алмаз, - дип тавышын күтәрде ул. - Ничек инде син мин сөйләгәннәрне шулай тыныч кына кабул итәсең. Ләйсән-сылуның анда ниндидер егет белән йөрүенә исең дә китмәгән булып кыланасың. Без синең белән менә монда басып торабыз, ә Ләйсән... Ләйсән, бәлки, теге егет белән үз бүлмәсенә кереп бикләнгәндер хәзер. Күз алдына китерә аласыңмы син шуны, юкмы?!.
-Юк! Күз алдына китерә алмыйм. Ләйсән тәрбияле бала, азып-тузып йөри торган кыз түгел.
- Ярый, шулай да булсын, - дип, үз-үзен тынычландырырга ашыкты Фәлах. - Әмма, ул егетне кисәтергә кирәк: чуалмасын Ләйсән тирәсендә.
«Кем белән дус булу, йөрү-йөрмәү Ләйсәннең үз эше», дип әйтәсе килде Алмазның. Хуҗа хакына гына түзде. Ярар, дип тә, түгел, дип тә җавап кайтармады.
Фәлах исә бу тынлыкны үзе белән килешү дип кабул итте. Аның уенча, башкача булырга да мөмкин түгел иде. Куен кесәсеннән телефон чыгарып, Алмазга сузды ул шунда.
-Мә, шалтырат әле, кайттымы икән... Йоклаганмы, юкмы - белик әле.
-Соң бит. Йокыдан уяту әйбәт түгел. Иртәгә күреп сөйләшермен.
-Үтенеп сорыйм, шалтырат. Хәзер үк, - дип, басым ясады Фәлах.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев