Алланың кашка тәкәсе (3 өлеш)
Шәһәр читендә үк урнашкан хан сараен уздырырлык котеджда тора Фәлах. Өч катлы йорт. Кышкы бакча. Мунча. Спорт залы.
Йөзү бассейны. Һәм тагы әллә ниләр төзеп бирде аңарга дус-ишләре. Җир астындагы гаражда җиде-сигез машинасы тора. Бакчасында ел тәүлеге буе сандугач һәм кенәриләр сайрый, тәвә кошлары, попугайларның нинди генә төрләре юк. Лимон үстерә, әфлисүн, банан... Сөйли китсәң сөйләп бетергесез.
Үзе менә чүкеч тотып кадак каккан кеше түгел. Чүкеч бармакка төшәчәк. Хатыны да бәрәңге әрчергә керешсә кулын кисә. Хуҗалык эшләрен башкару өчен ике-өч кеше тоталар. Һәм шулар өстенә Исмәгыйл карт тагын. Анысы каравылчы, бакчачы һәм кышларын кочегар да булып хезмәт итә. Гаиләсе юк, үзе генә, бакчадагы нәни бер алачыкта яши. Айныганы юк, көн-төн эчә. Әмма шуңа да карамастан, эшен төгәл башкара, бар нәрсәнең җаен белә.
Фәлах әфәнденең якташы һәм ерак туганы да иде әле ул. Тагы бер кимчелеге бар икән - теленә салына. Фәлах белән теленә ни килде шуны сөйләшүче, аңарга турысын ярып салырга сәләтле бердән-бер кеше иде ул бу шәһәрдә. Чөнки ни сөйләсә дә килешеп тора үзенә. Һәм гафу да ителә.
- Фәлах, - дип кенә, дәшеп алды ул бүген дә, әнә.
- Фәлах түгел, Исмәгыйл абый, ничә әйттем бит инде, Фәлах Экзамыч, дип эндәш миңа.
- Һе, тот капчыгыңны. Мин бит сине ыштансыз йөргән чагыңнан беләм. Син дә буклы чүпрәк арасында аунап үскән бер малай ич...
- Белсәң инде, Исмәгыйл абый. Кеше бар дип тормыйсың, Фәлах та Фәлах имеш...
- Алайга китсә, аңлат энем, каян килеп «Экзамыч» булдың да куйдың соң әле син? Әтиең, мәрһүм, Әгъзам исемле иде бит. «Экзамен» да, «экзема» да түгел!
- Мин зур җитәкче хәзер, Исмәгыйл абзый, шуны аңла. Төрле илләрдән, шәһәрләрдән килгән делегацияләр кабул итәм мин. «Экзамыч» матур яңгырый бит - заманча, европача... Ә сиңа барыбер түгелмени?
- Түгел! Әгъзам - чын, матур татар исеме. Кеше үз исеменең кадерен белергә тиеш, тәрбия шуңардан башлана...
- Телеңә салынма, Исмәгыйл абый. Әйтер сүзең булса, әйт.
- Менә уйлап тора идем әле, Фәлах, әйт әле шуны: коммунистларны гел хурлыйсың син. Аңлый алмыйм, элгәре заманда син бит үзең ата коммунист идең. Райкомда беренче булып та эшләгәнсең бугай. Үз-үзеңә каршы киләсең түгелме соң? Лучше дәшмә инде син бу хакта, энем. Үз-үзенең үткәнен хурлаган кеше җүнле булмый ул.
- Исмәгыйл абый, дим, салынма телеңә. Әйт, ни кирәк?
-Бер ярты.
- Шулай диген аны. Хәзер китерерләр...
— 7 —
Бу дөньяда бар булдыксызга, җебегәнгә, җитәр-җитмәскә «сарык» диләр. Нинди гаделсезлек. Ничек күтәрергә кирәк шундый нахакны. Сарыклармы шундый бәягә лаек?! Кем ничек, әмма сарык халкы моңа болай түзеп тора алмый моннан ары. Җыелышып киңәш итәргә булдылар.
- Җәмәгать, - дип, сүз башлады, ике бәрән иярткән тәҗрибәле бер оратор. - Тоталитар режим ауды, империя җимерелде. Демократия, сүз иреге килде. Безгә дә үз язмышыбызны кайгыртыр вакыттыр ләбаса.
- Дөрес, - дип, күтәреп алды үзен, менә инде икенче ел кысыр калган, арт сыйраклары һәм койрыгы тигәнәккә баткан кара сарык. - Этләрне яклау җәмгыятьләре оешты, мәчеләр түрдә түшәктә йоклый. Төлке һәм бүреләрне хәтта хисапка алып, саклау-яклау белән шөгыльләнәләр. Ә безгә ни сан?!.
Кысыр сарыкны бүлдереп арткы тарафларда күшәп торган тагы берәү баш калкытты.
- Юкны бакырмагыз әле. Нинди сүз иреге һәм нинди демократия ул тагы. Без бит сарык, сарык кына бары. Мәчеләргә, этләргә тиңләмәгез безне. Менә мин үзем ел да өчәр бәрән табам. Бишенче ел рәттән табам. Кайберәүләр кебек кысыр калганым юк.
- Калса соң... Дүрт аяклы атта абына, - дип, кычкырды теге кара сарык. Авыр сүзләрне үзенә кабул итте. - Алай ярамый... Авырткан җиргә тиясең. Үзеңне бел. Бозау кадәр тәкә белән кыш буе бер лапаста ятмыйм бит мин.
- Бәрәчкәйләр, тавыш күтәрмик әле, талашмыйк. Тыныч кына, үзебез - сарыкларча бер киңәш-табыш итәргә җыелган идек бит, - дип, ике арага керде әле генә «бозау кадәрле» дип, искә алынган тәкә. - Гаеп бездә генә булса төзәтербез, берегез дә кысыр калмас, боерган булса.
- Булды, җәмәгать, җитәр, - дип, тагы бая сүз башлаган ике бәрән иярткән тәҗрибәле оратор телгә килде. -Консенсус табыйк, бәхәсләшмик. Альтернатив фикер ишеткәч тә йоннарыбызны кабартмыйк. Сезнең менә шул хакта уйлап караганыгыз бармы: без - сарыклардан да игелеклерәк нинди кош-корт бар бу дөньяда?
- Сыерлар белән үк тиңләшә алмабыз алуын, - дип, арадан берәве искәртергә кирәк тапты.
Оратор исә фикерен дәвам итте.
- Беренчедән, сыерларның хәле дә безнекеннән артык түгел. Аягы таеп егылганны, саксызны һәм җыен бичараны «сыер» диеп мыскыл итәргә торучылар азмы?
Бу бер булса, икенчедән, сыер - сөт кенә бирә. Ә бездән күргән игелекне санап бетерерлек түгел. Бәндәләрнең кулындагы бияләй, аягындагы оектан башлыйк. Безнекеме? Безнеке! Аякларындагы киез итек, өсләрендәге тун, толып кемнән? Бездәнме? Бездән.
Без бит ул ике аяклы бәндәләр өчен һич ни кызганмыйбыз. Учак ягып күмер төшерсәләр, кунак чакырсалар, бәйрәм итсәләр хәтта бердән-бер җаныбызны да фида кылабыз...
- Ә үзләре урынлыга-урынсызга җыен әтрәкәләмгә «сарык» диләр, - дип, хискә бирелеп алды теге дәрәҗәле тәкә.
Гәүдә бозауныкы кадәр булса да күңеле нечкә икән тагы. Күзләреннән мөлдерәп-мөлдерәп яшь тамчылары бәреп чыккан иде үзенең. Күз читендә энҗе бөртекләредәй елкылдап ала да тәкәнең бөдрә бакенбардлары буйлап тәгәрәшә-тәгәрәшә җиргә тама иде ул кайнар тамчылар.
- Балавыз сыгып тормыйк әле. Без бит монда фикер алышырга килдек, - дип, төрттереп алды бер мөгезе сынык аксак тәкә. Форсаттан файдаланып калуы иде бу аның. Чөнки яшь тәкәләр чыкты мәйданга, тегенең дәрәҗәсе төште.
Сарыкларда да була икән шул андый хәлләр. Әмма ни итсәләр иттеләр, фикерләшә, бәхәсләшә торгач, бер нәтиҗәгә килде тагы үзләре. Сарык хокукларын яклау өчен аерым бер оешма төзү кулай булыр, дип таптылар. Бу эшнең башында торырга лаеклыны гына ачыклый алмадылар әлегә. Һәр тәкәнең баш буласы килде. Ә бит башлык ике була алмый. Бер казанга ике тәкә башы сыймый диеп, дөрес әйтәләр ул.
-8-
Көн арты көн узды. Фәлах вәгъдәләрен онытмады. Иң әүвәл тавышсыз-тынсыз гына шәһәр читенә гарип-горабаларны озатты ул. Химия комбинатының эштән тукталуы сәбәпле бушап калган тулай торагы булган икән. Анда командировкага килүчеләр туктала торган булган. Инде җитештерү тукталгач, продукция дә юк. Димәк, килүче-китүче дә... Ә комбинат директорына акча кирәк, ярты ел диме, эшчеләренә бер тиен эш хакы түләнмәгән. Акча сорап кемгә килә директорлар? Шәһәр хакименә. Күп бирмәде Фәлах, әмма бераз тамды. Айлык хезмәт хакының дүрттән берен генә өләшеп торсалар да ярап куя бит ул шунда. Кешеләр дә бер куанып алган була, директор да эшли санала.
Гарип-горабаларның да күңелен күтәрделәр. Шәһәр үзәгендә, янәсе, һава бик бозылган. Машиналар күп бит хәзер. Саф һава кирәк инвалидларга, табигать кирәк. Химия комбинаты бүтән эшләмәячәк, аның урынында ял базасы булачак, дип чәчтеләр борчакны. Үзгәртеп кору заманы ич. Ышандылар. Ышанмый хәлләре юк.
Дөрес, анда эшләүче тәрбияче һәм табибларның китәсе килмәде үзәктән. Китмәсләр дә иде, баш врачны көйләделәр. Аның улы өйләнергә йөри икән. Фатирлары бик тар. Өч бүлмәле фатир вәгъдә итсәләр, җәһәннәмгә чыгып йөгерерсең.
Шулай итеп, хан сараена тиң ике катлы бина әйләнә-тирәдәге утары һәм бакчалары-ние белән бергә килде дә керде егет кулына. Алмазның дус-ишләре моның шулай булуына ышанмадылар башта. Бераз мактана, арттыра торган гадәте барын белгәнгә, шыттырадыр дип уйладылар. Әмма революциягә кадәрле үк эшләнгән бинаның ак колонналары арасына «Алтын ай» ширкәтенең тамгалары салынган мәрмәр эленгәч үрле-кырлы сикерделәр. Моңарчы Алмаз дип, җилкәдән кагып кына сөйләшкәннәр, инде Алмаз Шәвәлиевич та Алмаз Шәвәлиевич дип, өтәләнә башлады аның тирәсендә.
Кинотеатрны рәсмиләштерү юлында да артык ыгы-зыгы купмады. Бинаның буш торуы һәм тиешле максатларда файдаланылмавын сәбәп итеп, аны аукционнан сатарга дигән карар чыгарылды. Аукцион дигәнең бездә ничек уздырылуын ишеткәнегез бардыр бәлки. Менә болайрак була ул! Өч-дүрт оешма тарткалашып утырган була шунда. Әмма барысы да алдан килешенелгән. Монда тәртәгә тибү ярамый. Типтең исә, үзең башсыз калачаксың.
Алмаз үзенең соңгы сүзен әйткәчтен дә башкалар тавыш-тынсыз калдылар. Ул җиңде. Көндәшләре җиңүченең кулын кысты. Гәҗит һәм телевидение бер атна язды һәм сөйләде әлеге «тарихи вакыйга» хакында. Базар мөнәсәбәтләренең өстенлеге һәм илдә барган демократияләшүнең казанышы итеп күрсәттеләр әлеге тамашаны.
Ә шәһәр башлыгы бинаны төзекләндерү һәм файдалану өчен дип, бер тиенсезгә «Алтын ай» ширкәтенә тапшырды. Вәссәлам!
Алмаз дустыбыз үз бинасында Казино оештыру эшләре белән мәш килеп йөри башлады.
Хәтерегездә булса, китап кибете хакында да сүз чыккан иде бит әле. Аны үзләштерүнең җиңел генә ысулын да күрсәткән иде кебек шәһәр хакиме. Күрсәтүен күрсәтте, әмма да ләкин кайчакта җиңел генә хәл ителәсе эшләрдә дә көтелмәгән борылыш чыгып куя икән.
Нәкъ хуҗа кушканча эшләде Алмаз. Журналист белән шагыйрьне кичкырын үзенә чакыртты. Табын хәстәрләтте. Алларына Шотландиядә эшләнгән затлы виски чыгартты.
- Бу нәрсә икән? Карале, шешәсе матур икән моның, - ди-ди, кулдан-кулга йөртеп тикшерделәр эчемлекне.
- Моны эчәбезме соң? - дип, икеләнде журналист. - Әллә авыз пычратып тормыйбызмы...
- Син үзеңә кара, мин кызылны эчмим, - диде шагыйрь, һәм эре генә чем кара мыегын сыпырып куйды.
- Нинди кызыл булсын. Бу бит сиңа вермут түгел, «виски» дип язылган. Буржуйлар эчемлеге.
- Соң алайса синеңчә булсын, әйдә берәр стакан җибәреп карыйк. Ошамаса үзебезнең «Чистайский» яисә «Гимайский»га күчәрбез, - дип, авызына кабып, теш чите белән тимер пробканы йолкып алды шагыйрь.
Югыйсә, кул белән борасы гына иде дә бит. Ничек ачарга икәнлеге күзгә бәрелеп тора. Кылансыннар әйдә үзләренчә дип, кысылмады, өйрәтмәде Алмаз. Су эчәргә дип куелган тирән фужерга койдылар вискины. Һәм сулыш алмый эчеп тә җибәрделәр.
- Менә, үзенең закускасы да бар икән бит аның, -дип, өстәл уртасына куелган боз савытыннан бер шакмак бозны бармак арасына эләктереп авызына ыргытты журналист. - Французлар аны гел шулай боз кушып эчә...
Шагыйрь бозга кызыкмады. Ул, ияләнгән гадәте буенча, кәчтүм җиңен иснәде. Һәм, узалдына, сукранып та куйды.
- Заразы, - диде, очкылык тота-тота. - Җүнле нәрсә булса аны безгә җибәрмәсләр иде.
- Шагыйрь дөрес әйтә, нәкъ самагун инде, самагун... - дип, хуплады үзен журналист дусты. - Безнең өчен түгел лә бу. Әйдә, аракыга күчәбез.
- Өстәлдә аракы-фәлән юк иде әлегә. Алмаз тиз генә ярдәмчесенә ым кагып аракы китерттерде.
Өстәлгә куелган аракыны бу юлы да шагыйрь эләктереп алды иң элек. Тимер пробканы ачмакчы иде бугай, ирен читләре кыйшаеп-кыйшаеп куйды. Тешләре тешкә тиеп шыкылтады. Тик барып чыкмады, бу юлы шешәне, бәхетсезлегенә каршы, ачып китергәннәр иде.
-Ә нигә аны ачып китергәннәр. Су кушмадылармы икән? - дип, тавышын күтәрде ул.
- Нәрсә дип язылган? Шешәсен укы әле, шешәсен, - дип, тәкатьсезләнде журналист. Әйтерсең, ни эләкте шуны эчәргә күнекмәгән болар, белеп кенә эчәләр.
Шагыйрьнең күз чамалы гына иде булса кирәк, күзләрен чекерәйтә-чекерәйтә укырга азапланды.
-Петровский дип, язганнар түгелме...
-Петровскиймы? - дип, элеп алды журналист. -Петровский да шәп. Сәлимханның аракысы әйбәтләнеп китте бит соңгы араларда. Россия президенты да шуны соратып эчә башлаган икән. Яшник-яшник Мәскәүгә җибәрәләр. Ике көнгә бер яшник бушатып тора икән теге...
-Бәхетле кешеләр бар инде ул, - дип, сукранып алды шагыйрь. - Президент булып сайланалар да, туйганчы бушка эчәләр.
-Соң, син дә сайлан. Мыегың шәп, буең кыска, артың кәнәфидә утырыр өчен генә яралган. Акыллы кыяфәткә керә беләсең, тавышың да килешеп тора. Менә күрерсең, брат, син зур түрә буласың әле. Аннан бит, тагы шунысы бар, безнең «бабай» сезнең башкорт якларына битараф түгел. Сезнең якташларны өстери.
-Талантларны күрә белә, дөрес сөйлисең...
-Ярый, ярый, син бик шапырынма анда. Ярый беләсез, ялагайларны ярата, безнең бабай. Вәт шул, брат, - дип, бүлдерде журналист. Үзе бер төргәк салфетка кәгазе алып нидер бөтергәләргә кереште. Тырышып-тырышып нидер бөтерә дә бөтерә.
Баксаң, кәгазьдән бөке ясап изалануы икән. Шул бөке белән төбендә ике чирек калган виски шешәсен бөкеләде дә, рөхсәт сорамады, акланмады-нитмәде куен кесәсенә тыгып куйды.
-Хеменгуэй гел виски эчеп язган, - дип, нәтиҗә ясады аннан.
-Ә Мөдәррис менә аракы гына эчә, - дип, шаяртып алды шагыйрь. - Безгә дә ярап куя ул аракы, шулай бит. Хеменгуэй яисә Мөдәррис булмасак та рәхәтләнеп аракы эчәбез. Халык аракы эчә бит, яше-карты. Димәк, без дә халык белән. Әйдә күтәрик булмаса. Фужерларга аракы койды шагыйрь. Эчеп җибәрделәр.
-Фу, урыс ничек эчә икән моны, ә?..
-Урыс ничек эчәдер, белмим. Ә татарлар, малай, чиләкләп җиппәрә бит хәзер, ә...
-Әче булса да үзебезнеке шул, - дип, канәгатьләнеп авызын чәпелдәтте журналист. Һәм тагы бер кисәк бозны авызына ыргытты.
-Заразы, - дип, йөткеренде шагыйрь. Аннан кәчтүм җиңе белән авыз-борынын каплап торды. - Эчәсең-эчәсең бу аракыны һаман башка китми..
-Булмаган башка ничек китсен инде ул, - дип, ихахайлап көлеп җибәрде журналист.
Хуҗа кеше әллә бар, әллә юк иде алар өчен. Килгәннәренә ни гомер, эш хакында сөйләшү кая инде ул, сүз ара сүз чыгып, күңел булсын өчен бер эндәшмиләр дә югыйсә. Барып чыккан сәрхүшләр генә түгелме соң болар, дип нәтиҗә чыгарды ул үзалдына. Болардан файда булырга охшамаган. Каян килеп илбашына хат юлласын инде болар, каян килеп газетага мөрәҗәгать язсын. Өметсез сәрхүшләр, үлеп калмасалар ярый... Куып кына чыгарыр иде дә үзләрен. Булмый, Фәлахтан килгән кешеләр. Кем белә, бәлки, файдалары да тиеп куюы бар.
- Егетләр, - дип, мөрәҗәгать итте Алмаз. - Сез нигәдер ашамыйсыз. Өстәлдәге сый-хөрмәт барысы да сезнең өчен бит. Капкалап та алыгыз.
Хикмәт ашау-ашамауда түгел иде, әлбәттә, үзләрен әңгәмәгә тартып кертү иде теләк. Тизрәк аңлатырга, шартларын тыңларга да хушлашырга иде бит. Күрәсе кешеләре, эшлисе эшләре байтак. Тагы шунысы да бар, аек кеше өчен исерекләрне тыңлап утырудан да газаплырак эш юк.
- Ашарбыз да, сөйләшербез дә, һәр нәрсәнең үз вакыты бар, өлгерербез, - дип, тынычландырды үзен журналист.
Аны шагыйрь дә хуплап куйды.
-Заразы, сәер халык бу бизнесменнар. Нашатыр да сиптем - җон да чыкты, булмый ул гел. Без иҗат кешеләре. Илһам килми торып эшкә тотына алмыйбыз без.
-Илһам килсен өчен бераз эчеп кую кирәк, шулай бит, шагыйрь дус. Шагыйрь дөрес әйтә ул.
- Ну... Әллә бик рәхәт булганга эчәләр дип уйлыйсыңмы бу заразыны, - дип, шешәдә калган аракыны бокалларга салып бетерде тегесе.
Тип-тигез чыкты. Күзләрен бәйләсәң дә тигез бүлә инде болар.
-Ә хәзер, әйдә, эш турында сөйләшәбез, - дип, ниһаять, Алмазга мөрәҗәгать итте журналист, авыз эчендәге чираттагы боз шакмагын суыра-суыра.
-Бу заразы бетми ул, шулай бит, - дип җөпләде шагыйрь дә эшлекле кыяфәт чыгарып, муеннарын турайткан булды. Муены да булса нишләр иде икән. -Илһам килгән чакта иң элек эш турында сөйләшергә кирәк. Эчәргә аннан соң да өлгерербез әле, соңгы шешә түгелдер ич?..
Алмаз, читләтеп кенә, сак кына үзенең шәһәр үзәгендәге зур китап кибетенә күз төшерүе, ул кибетне ремонтлап, китап сатуны яңача оештырырга җыенуы хакында сөйләргә кереште.
-Юк, брат, булмый, - дип, ярты юлда бүлдерде аны журналист. - Син безгә монда «китапны яңача сатам» дигән булып әкият сөйләп торма инде, яме. Өеңә кайткач, хатыныңа сөйләрсең ул хакта.
-Ярар инде, тыңлыйк әле башта, син кызма әле, - дип, акыл бирде шагыйрь.
-Кызмыйм, кызырга, мин самавыр түгел. Мин туры ярып сөйләшкәнне яратам, - диде журналист. Һәм үзләрен сыйлаучы егеткә борылыбрак утырды. - Боргалап-сыргалап маташма, брат, максатыңны сөйлә. Синдә китап кайгысы түгел икәнлекне белмибез дисеңме әллә. Сиңа акча кирәк. Акча ясау өчен - кибет. Мактарга дисәң - мактарбыз, букларга дисәң - букларбыз. Аракыңны эчтек. Инде кешеләрен күрсәт. Безнең теш үтмәгән кеше юк.
Шагыйрь дигәне дә мактанып алырга кирәк санады.
- Мине юаш дип уйлый күрмә син, - дип, күзенә керердәй булып Алмазга текәлде ул. - Мин язганнарны укыганың, юктыр әле. «Мин - депутат», «Мин - депутат» дип йөргәннәрнең дә кикрикләрен кискән кеше булам мин. Юаш булып күренәм генә мин шулай.
Боларның мондый сүзләре охшап китте бит Алмазга. Хуҗа менә ни өчен бәяли икән үзләрен. Ничек бар шулай итеп сөйләде дә бирде. Тегеләргә дә аңлашылды. Өстәмә сораулар биреп тормадылар.
-Без моны бер дигән итеп башкарып чыгачакбыз. Илбашына да китәр хат. Гәҗитләрдә дә чыгар, - диде шагыйрь.
-Шагыйрь дөрес әйтә ул, - дип, дәвам итте журналист. - Бу эшне бездән башка кеше булдыра алмый. Ачык хат сыманрак язарбыз без аны. Җңелрәк хәл ителсен өчен биш-алты карт-корыдан кул куйдырырбыз. Шулай итсәң, үлә дә китә инде безнең бабай. И бетте...
Килештеләр. Килешү хөрмәтенә тагы берне эчтеләр... Бер шешә, әлбәттә. Бересе авызына боз атты. Икенчесе «заразы» дип аракыны сүгеп алды. Кәефсез һәм төксе генә килеп кергән булсалар да, җир җимергән сыман шау-гөр килеп китеп тә бардылар. Юл аягына дип, кулларына тагы берәр шешә дә тоттыргачтын - Берлинны алган солдатлардан бер дә кайтыш түгел иде үзләре.
— 9 —
Ләйсәннең максаты - консерваторияга керү. Имтиханнар җиңел булмаячак. Бер урынга ун-унике гариза бирелгән диләр. Аларның бит әле күбесе Казанныкы, махсус музыка мәктәбе һәм музыка училищеларын тәмамлап килүчеләр. Әти-әниләре профессор да директор дигәндәй, гел күренекле затлар икән. Консультацияга да чит ил маркалы машиналарда гына утырып киләләр. Кызлары-егетләре коридор тутырып бергәләшеп тәмәке тарталар, сагыз чәйни-чәйни төкеренәләр. Ләйсән кебек район җиреннән адашып килеп чыккан санаулы гына яшьтәшләренә түбәнсетеп, көлемсерәп, бу «авыл Гыйбадлары нишләп йөри инде монда» дигән сыман караш ташлыйлар.
Кабул ителәчәкләрнең исемлеге дә инде күптән әзер икән. Кызлар сигарет тартканда үзләренең ул исемлектә ничәнче булып торуларына кадәр белеп сөйләшәләр.
Ләйсән дә урамнан килеп кермәгән, әлбәттә. Аның да абыйсы бар. Ул да чит илдә эшләнгән затлы машиналарда гына йөри. Ректор белән күрешергә дип, көннәрнең берендә ул да монда килеп китте. Әмма тегесе кабул итәргә теләмәде. «Мин җәйге ялда хәзер, әнә кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать итегез», дигән, дөрес булса.
Кабул итү комиссиясе рәисен дачасына барып тапты Алмаз. Үзе белән таныштырды һәм гозерен сөйләп бирде.
-Белмим шул, конкурс бик зур бит быел. Аннан, бераз кичегә дә төшкәнсез, - дип, бик өметсез генә сөйләште фәннәр кандидаты. Ләкин күзләре елык-елык килә үзенең, май ашаган песинеке сыман. Юкка түгел бу.
-Нигә соң булсын. Имтиханнарга әле бер атна вакыт калган. Хәл итик әйдә. Мин бурычлы булып калмамын, - дип, каршысына бер төргәк йөз долларлыклар чыгарып салды Алмаз.
-Бу нәрсә, алыгыз. Алыгыз, күрсәтмәгез, - дип, калтыранды фәннәр кандидаты. - Бик күп түгелме соң бу.
-Бик күп түгел. Төгәл ун мең «бакс». Әлегә алып торыгыз, - диде Алмаз, тыныч кына. Сизеп тора ич, тегенең долларларны күргәч күзләре уйнарга кереште.
Чигә чәчләрен кашып куйды кабул итү комиссиясе рәисе. Иреннәрен турсайтып уйга калып утырган булды. Долларларны әле ул гүя күрми, ә кеше хәленә керәсе, ярдәм итәсе бик тә килә. Кайгыртучан...
-Белмим шул, - диде авыр сулап. Акчаларны ашыкмый гына санады, пөхтәләп куен кесәсенә тыгып куйды. - Хәл итәрбез.
-Тырышыгыз, - диде Алмаз. Тагы ни дисен. Кесәдән үзенең визит картасын чыгарып, аның арткы тарафына Ләйсәннең исем-фамилиясен, имтихан кенәгәсе номерын язып бирде.
Шактый битарафлык шартларында башланган күрешү, шул рәвешле җылы гына кул кысышу белән тәмамланды.
* * *
- Ләйсәннең беренче имтиханы кайчан әле, дип, Фәлах та кызыксынып алды шул көннәрдә.
- Тагы ике көннән.
- Күрәсе кешеләрне күреп, майлыйсы җирләрен майладыңмы? - дип сорады аннан, үзе җитәкләгән шәһәрдәге ВУЗларның эчке кагыйдәләрен яхшы өйрәнгән кеше буларак. Ел буе хезмәт хакын вакытында алмый изаланган укытучылар өчен урак вакыты инде ул кабул итү имтиханнары. Бу кадәресен ул да яхшы белә.
- Күрдем. Сөйләштек, - диде Алмаз. Телефон аша элемтәгә бик ышанып җиткерми иде ул. Һәм бик дөрес эшли.
- Сөйләшү бер хәл. Ә гарантия, гарантия бармы соң? – дип, төпченде «абзый». - Йөз процент гарантия булырга тиеш. Ләйсән консерваторияга керергә тиеш.
- Гарантия бирмәделәр - бирүен. Әмма тырышырбыз, диделәр.
- Булмый, дустым Алмаз, тырышырбыз белән карап карарбызның, ни икәнлеген аңларга вакыт инде сиңа, -дип, үзен җиңелчә шелтәләп үк атты Фәлах. -Ректорларын күрдеңме соң?
- Күрдем, әмма ул минем белән сөйләшергә теләмәде.
- Ишкәнсең ишәк чумарын, - диде Фәлах. Һәм капылт кына трубканы ташлады.
Шундук үзенә консерватория ректорын чакыртып алды ул.
Шәһәр хуҗасына «мин җәйге ялда» дип, җавап биреп булмый. Машинага утырып килсә дә, баскычтан ашыгып менгәндә ректорның сулышына капкан иде. Ух-ах килеп, кызарып-бүртенеп килеп керде ул.
Шәһәр хуҗасы белән очраклы рәвештә күрешеп исәнләшү дә зур дәрәҗә. Ә инде аның уз чакыруы буенча кабинетына үтеп керү, күпме кеше карап торганда чиратсыз керү, ректор түгел, министрлар өчен дә сирәк насыйп була торган мәртәбә.
Башлангыч класс укучысы сыман башын ия төшеп сәлам бирде ректор. Урынны түрдән тәкъдим иттеләр.
-Йә, хуш, хәл-әхвәлләр ничек? Яңа уку елына хәзерлек тәмамланамы? Нинди борчуларыгыз бар? - дип, сүзне тәмам килештереп, үз дәрәҗәсен белеп башлады Фәлах.
-Хәлләр яхшы. Хәзерлек бара. Акча юк, акча бирмиләр, - дип, әйтеп салды ректор.
-Акча юк инде ул хәзер. Акча белән авыр, - дип, хуплады үзен Фәлах. Ярдәм итәрбез, дип тә әйтергә җыенган иде бер, сабыр итәргә булды, акча сораучы юк бит әле. Сорауны читкә борды. - Җәйге ялда түгелсездер бит?
-Какуй монда ял? Кылны кырыкка ярыр чак хәзер, кабул итү имтиханнары башланырга тора.
-Йә, хуш... Керергә теләүчеләр бармы соң? Музыка кайгысы түгел бит халыкта. Акча ягына, финанс һәм сәүдә өлкәсенә ашкыну көчле бит хәзер.
-Какуй анда «юк», - дип, кабынып, җанланып китте ректор. - Гомер булмаган хәл быел. Бер урынга ун абитуриент җыелгандыр инде, ачуым килмәгәе. Музыка, җыр җене кагылган бит безнең халыкка.
-Әйе, музыканы, җырны ярата безнең халык. Бу бит әйбәт, моңарга куанырга гына кирәк, шулай бит. Сез ничек уйлыйсыз?
Күрегез инде Фәләхны. Ничек сөйләшә! Хәтта кеше фикере белән дә кызыксына түгелме... Үзенең ни эшләгәнен яхшы белә иде ул. Шәһәрдәге һәр җитәкчегә тулы характеристика бар иде бит аңарда. Абитуриент башына кайсы уку йортына кем күпме ала. Ничек һәм ни рәвешле ала - барысы да мәгълүм аның өчен. Консерваторияда да алалар. Әмма ректор белми ул хакта. Һәм белергә дә теләми. Алганнарын ишетсә дә ышанмас иде. Ышанмыйсызмы?!. Ышаныгыз, ышан, әүвәл заманнарда безнең якларда шундый кешеләр булган икән, дип сөйләрсез оныкларыгызга.
- Консерваторияда укырга теләүчеләр булу яхшы, шатлыклы күренеш, әлбәттә. Әмма кабул итү елдан ел кимүгә бара. Акча булмауны сәбәп итеп, кыскарталар да кыскарталар бит.
- Кем кыскарта инде аны?
- Мәскәү. Мәскәүдән, әлбәттә. Суверинетет та алдык, югыйсә. Әмма, кул-аяк бәйле калды.
- Йә, хуш, - дип кабатлады Фәлах чираттагы мәртәбә. Сәясәт хакында, җитәкчеләр хакында урынлы-урынсыз сөйләшүләрдән тыела белә иде ул. – Минем дә сезнең белән киңәш-табыш итәсе бер соравым бар иде бит әле.
- Тыңлыйм, - диде ректор. Кесәсеннән кәгазь һәм каләм чыгарып куйды өстәл өстенә.
- Районнан килгән бер кардәшем керергә җыена иде сезнең уку йортына. Авылдан һәм районнардан килүчеләргә бер-бер өстенлек яисә льгота кебек нәрсәләр бармы ул сездә?
- Музыкада, сәнгатьтә авылга һәм шәһәргә бүленү юк инде ул. Талантлы һәм талантсызлар гына була бездә, - дип, өздереп җавап бирде ректор. Шәһәр хакименең тел төбен, гомумән, аңламады.
- Бу - талантлы кыз. Сәләтле. Мин аны үзем тыңлап карадым. Консерваторияга керергә дә үзем киңәш иттем, - дип, ипле генә басым ясарга, һич югында, тәэсир итәргә омтылды Фәлах.
Ректор исә аны тыңлап та бетермәде.
-Фәлах әфәнде, - дип, башлады ул сүзен, үзенең хаклы икәнлегендә һич икеләнмичә. - Сез шәһәр белән идарә итәсез, шуның өчен без сезне хөрмәт итәбез. Әмма музыкада, сез нибары үзешчән. Талантлымы, талантсызмы - аны шул эшнең осталары ачыклар. Сезнең ни уйлавыгыз бары тик үзегез өчен генә әһәмиятле бу очракта.
-Йә, хуш, - дип әйтә алды шәһәр хуҗасы. Үзен тыеп калды әлегә, тынычландырды. - Сезнең өчен минем кардәшем булу, мин тәкъдим итү дә һичбер әһәмияткә ия түгелме? Дөрес аңладыммы?!.
-Дөрес аңладыгыз. Музыкада кода-кодагыйлык һәм эмоциялар белән эш итеп булмый. Имтиханнарын яхшы билгеләренә генә тапшыра икән, ике куллап алачакбыз. Һәм иң тәҗрибәле укытучыларга билгеләрбез.
- Кабул ителүе кирәк бит әле иң әүвәл...
- Әйе, кабул итү имтиханнарын узуы мәҗбүри.
Колагы ишеткәннәрдән Фәлах тиресенә сыеша алмый башлады. Түземлеге тәмам бетте. «Бу кем, таш гасырдан калган мамонтмы әллә», дип уйлады үзалдына.
-Сез ишектән кергәндә, кем янына кергәнлегегезне карамадыгызмы әллә?.. Анда русчалап та, татарчалап та язып куелган түгелме! - дип тавышын кискенләштерде ул.
-Мин сезне аңламыйм, дип дәвам итте ректор тынычлыгын һич җуймыйча. - Тактаның монда ни әһәмияте бар. Сез сорыйсыз, мин җавап бирәм... Сез сөйлисез, мин тыңлыйм.
- Вәлиева Ләйсәнне фортепиано факультетына алырга кирәк. Ишеттегезме?!.
- Ишеттем. Әмма тәгаен генә аңлап җиткермәдем. Югары уку йортларына дәүләт раслаган махсус комиссияләр кабул итә.
- Сез кем белән сөйләшкәнлегегезне аңлыйсызмы?
- Аңлыйм.
- Минем үтенечемне аңладыгызмы?
- Аңладым.
- Вәлиева Ләйсән Консерватория студенты булырмы?
- Булыр. Булыр, әлбәттә, - диде ректор ипле генә. -Имтиханнарын гына уңышлы тапшыра күрсен.
- Сау булыгыз, - диде, чыгырыннан чыгу дәрәҗәсенә җитеп килгән Фәлах. Кычкырмады. Түзде. - Бу кызның кабул ителүе хакында минем үземә килеп хәбәр итәрсез, аңлашылдымы. Минем сезгә башкача йомышым юк.
- Кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырса һичшиксез хәбәр итәрмен. Хушыгыз, - дип, ипле генә ишекне ябып китеп барды ректор. Кәеф кырылырлык сәбәп күрмәде ул. Җитәкчелек һәм аппарат тирәсендә зыялы һәм затлы кеше сирәк калды бит ул хәзер. Һәммәсенә дә игътибар итеп булмый.
Китүен китте дә бит. Фәлах кына менә, ни эшләр, гафу итәрме икән үзен...
Фортепиано факультетына имтиханнарны кабул итүдә ректор үзе дә катнашты. Ләкин укытучыларның профессиональ эшенә кысылмады, ләм-мим сүз әйтмәде. Сүз әйтүен әйтмәде, әмма аның катнашуы алдау-йолдау өчен җирлек калдырмады. Билгеләр фамилияләр өчен түгел, абитуриентның сәләтенә карап куелды.
Имтихан кабул итүчеләр охшатып бетермәде ректорның шулай кереп утыруын. «Ничек аңларга, бу сезнең безгә ышанмавыгыз түгелдер бит?» дип тә сораштырды бер яшь укытучы. Кабул итү комиссиясе рәисе дә бик тыңгысыз күренде. Урынында утырып тора алмады - бер керде, бер чыкты. «Сезне телефонга чакыралар» дигән сылтау табып, секретарь кызны керттеләр берничә мәртәбә.
- Күрмисезме, имтиханнар бара. Мине борчымагыз, - дип кисәтте ректор. Уку йортына килүче музыкантларны үз күзләре белән күреп, үзе тыңлап утырасы килә иде аның. Җитәкче өчен бу мөһим. Бик тә мөһим!
Аларның кем кызы, кем малае булуына ул, гомумән, игътибар итмәде. Ләйсәнне дә абайламый калды.
Имтиханнан чыккан мәлдә ректор кабинетында берьюлы ике телефон өзгәләнеп шалтырый иде. Министрлар, завод директорлары шалтыратты дигән исемлек кертеп салдылар каршысына. Ишек төбендә өч-дүрт районның хакимият башлыгы чират көтә икән.
Телефонга үрелде керә керешкә. Исәнләшү юк, хәл белешү юк, аргы тарафтан шәһәр хакименең дорфа тавышы ишетелде.
- Имтиханнар ничек... Тәмамландымы?
- Әйе, менә әле генә шуннан чыктым, Фәлах Экзаменович. Дүрт сәгать тоташ музыка тыңладым, - диде ректор, куанычы белән ихластан бүлешеп.
- Нәтиҗәләр ничек анда? - дип, тавышын күтәрде Фәлах. «Экзаменович» өчен күрмәгәнен күрсәтер әле ул аңарга.
- Нәтиҗәләр төрлечә... Сәләтле генә егетләр-кызлар бар. Яшьләр өметле күренә.
Фәләхны аның өметле яшьләре кызыксындыра димени. «Башын тилегә саламы бу, әллә шул тикле дә үзенә бикләнгән бер пошмасмы», - дип, гаҗәпләнде, хәйран калды ул үзалдына.
-Мин сезгә бер үтенеч белән мөрәҗәгать иткән идем, хәтерегездә булса? - дип, сорады ул, чак-чак кына үзен тыеп.
-Әйе, әйе, - дип, әле яңа йокысыннан уянган кешедәй каударланып куйды ректор. Әмма гел югалып ук калмады. - Сез ул кызның фамилиясен дә әйткән идегез кебек. Авыр булмаса, кабатлагыз әле, хәтергә төшерегез, зинһар.
Ачуыннан өстәлгә китереп сукты Фәлах. Трубканы капларга да онытып сүгенеп куйды үзалдына.
- Исемен дә оныттыгызмыни?
- Кабатлагыз мөмкин булса. Бәлки, мин хәтергә төшерермен...
- Вәлиева Ләйсән дидем. Ничәле куйдыгыз ул кызга?!.
- Вәлиева Ләйсән, - дип, уйга калып торды ректор. -Нишләптер хәтердә калмаган. Ничәле куйдылар икән... Көтә алсагыз, мин хәзер ведомостьны соратырмын.
Ачыклыйм да, хәбәр итәрмен үзегезгә.
Кабалану, уңайсызлануның тамчысы да сизелми иде ректорда. Ник кабалансын, аның ни гаебе бар?..
- Соратмагыз, - диде Фәлах, тавышын күтәрә төшеп. - Сез аңарга дүртле куйгансыз. Сез вәгъдәсез һәм җавапсыз кеше. Һәм, әйтер идем, оятсыз да... иптәш ректор. Бу дүртле сезгә бик кыйммәткә төшәр!
Шапылдатып трубканы ыргытты шәһәр хуҗасы, һәм үзалдына «Башың аяк астына килгере» дип, сукранып алды тагы.
Ректор бу дорфалыкның сәбәбен, үзенең гаебе нидә икәнлекне һич аңламады. Аңлый алмый иза чикте. «Дүртле - начар билге түгел. Аның туганы дүртле алган өчен мин оятсыз буламмы икән инде» дип, мыгырданды ул үзалдына. Профессорны, Дәүләт бүләкләре лауреаты, халыкара танылган композиторны, болай рәнҗетүче юк иде әлегәчә. Урынсызга рәнҗеттеләр аны. Чарасыз калып утырды ул. Йөрәге кысып-кысып алды, сулышы буылды. Күзләренә яшь килде. Һәм хәлсезләнеп өстәлгә капланды ректор.
* * *
Имтиханнар вакытында Алмаз консерватория бинасында булды. Кабул итү комиссиясе рәисе кабинетында утырды. Ректорны телефонга чакыртуны да ул оештырган иде. Ләйсәннең имтиханнан нинди билге алып чыгуы хакында да Фәлахка ул хәбәр итте.
Алмазның да кәеф кырылды. Ләйсәннең консерваторияга керү-кермәвеннән бигрәк, үз сүзен сүз итә алмау ихтималы куркытты аны. Ләйсәнгә берни булмас. Ә менә абыйсы, дуслары, таныш-белешләре алдында аның абруе нык какшарга мөмкин бит. Шул мәсьәләне дә хәл итә алмагач, башка эшләргә ни кала. Шәһәр хуҗасы күзенә ничек күренер.
Кабул итү комиссиясе рәисенә мөрәҗәгать итте ул.
- Ни эшлибез? Миннән ни таләп ителә? - дип, үгезне-мөгезеннән эләктергәндәй сорады Алмаз.
- Икенче, өченче имтиханнарны көтәбез.
Бу җавап канәгатьләндермәде Алмазны.
-Күпме кирәк? Тагы күпме? – дип, кесәсенә тыгылды ул.
-Җитәр, - дип, бармакларын иреннәренә аркылы куйды фәннәр кандидаты. - Иң элек эш кирәк.
-Шанс бармы соң? Минем сеңел керергә тиеш, һичшиксез керергә...
-Шансмы? - дип, уйга калып торды комиссия рәисе. - Шанс барын бар да ул. Әмма беренче имтиханнарны кырыктан артык абитуриент бишлегә тапшырды.
-Ничәне аласыз?
-Егерме бишне. Фортепианога нибарысы егерме биш студент алабыз.
-Димәк? - дип, әңгәмәдәшенең күзләренә текәлде егет. - Хәл итәргә кирәк. Акча кирәкме, машинамы... Үзегез теләгән урыннан фатирмы?
Кабул итү комиссиясе рәисе бармагын янә иреннәренә китерде. Акча хакында сүз чыкканда инстинктка әверелгән хәрәкәт иде бугай бу.
-Ашыкмыйк. Хәл итеп булыр бәлки.
-«Бәлки» түгел, - дип, торып ук басты Алмаз. - Бәлки түгел, тәгаен диегез. Икенче имтиханда ул бишле алган кыз-кыркынга өчле яисә дүртлеләр тезеп чыгып була торгандыр бит.
-Була, әлбәттә. Ник булмасын. Әлеге дә баягы шул ректор гына ашка таракан булып төшмәсә...
-Ректормы?.. - дип, уйга калып торды Алмаз. Усаллыгы йөзенә чыккан иде аның. Шул усаллыктанмы, чарасызлыктанмы, иреннәре калтыранып китте. – Соң, ул ректорыгыз бик бай кеше мени соң сезнең?
-Өстендә бер костюмы бар, - диде фәннәр кандидаты. - Ләкин, аңарга берни кирәк түгел. Ул хакта сүз кузгату да файдасыз аның белән.
-Ярар, аңлашылды, - диде Алмаз. Ниндидер карарга килеп.
Һәм хушлашып чыгып китте. Аны Фәлах көтә иде.
* * *
Бәла аяк астында диләр бит. Икенче көнне, көндәгечә, иртәнге шәһәр урамнарын гизеп саф һава суларга дип, үз аяклары белән өйдән чыгып киткән ректор кире кайтмаган. Узып баручы очраклы бер машина астына барып кергән булып чыкты. Шулай туры килеп торуын әйт әле син аның. ГАИ хезмәткәрләре килеп караган, тикшергән һәм үлчәгән. Руль артындагы егетнең һичбер гаебе булмаган, ди.
- Үткән көнне үк йөрәгеннән, баш әйләнүдән зарлана иде ректор, - дип сөйләгән сәркатибе. - Эштән бик соң гына кәефсезләнеп кайтып киткән иде, - дигән.
Хатыны да раслаган шул ук сүзләрне: «Кәефсез иде. Берни сөйләшмәде. Йөрәгеннән зарланып алды», дигән.
Үлүен-үлмәгән, исән иде ректор. Аны шәһәрнең иң дәрәҗәле кешеләре генә шифалана торган хастаханәгә илткәннәр. Аңына килмәгән әлегә, әмма хәле бигүк өметсез дә түгел икән. Нишлисең, үзалдына уйланып, музыка көйләп барган чагы булгандыр. Иҗат кешеләре бит алар дөньяларын онытучан. Шул рәвешле фараз итте кешеләр, шул рәвешле нәтиҗә ясалды.
Ә Ләйсәнгә килсәк, аның хәлләре көйләнде. Калган ике имтиханын «бишле»ләргә бирде. Һәм, аңлашылса кирәк, консерваторияга укырга керүчеләр исемлегендә аның да фамилиясе беренче булып тора иде. Кабул итү комиссиясе рәисе бу хәбәрне шәһәр хакиме Фәлах әфәндегә беренче булып җиткерүче булды, сөенче алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев