Алланың кашка тәкәсе (17 өлеш)
Ике чибәр дөньяларын онытып уйный. Әйтерсең, монда алар ялгызлары гына түгел, гүя зур залда тамашачы каршында уйныйлар.
Шул кадәрле җан атып, өзгәләнеп, бирелеп уйныйлар иде ки, салон ишеге ачылып, аннан дәү һәм саллы гәүдәле ике шәүлә килеп керүен дә абайламый калдылар.
Музыка тәмамланды. Һәм салонның ерак почмагында кул чабулар яңгырады. Бары шунда гына бу фани дөньяга кайтып төште кызлар.
- Ой, - дип кычкырып җибәрде Ләйсән. Тозакка эләккән кыргый җәнлек сыман йөрәк авазы белән кычкырды.
Әйе, аваз салучы чын-чынлап Ләйсән иде, Оксана түгел. Чөнки ишек катында канәгать кыяфәт белән иренеп кенә кул чабып басып торучыларның берсе кем булды икән дисез? Әйе, аның өчен бик тә таныш булган Фәлах Экзамыч иде.
-Менә очрашу. Менә кайда күрешергә язган икән үзебезгә, Ләйсән-сылу, - диде ул, булдыра алганча канәгать, көр тавыш белән.
-Ләйсән, сине монда беләләр?! Как шикарно! - дип, хәйран калды һәм юлдашын җилкәсеннән кочып алды Оксана.
Әмма Ләйсән телсез калган иде. Ни дияргә, хәтта сулыш алырга-алмаска да белми югалып калган мәле. Курку катыш хәйран калу иде бу.
-Нигә дәшмисең, Ләйсән-сылу. Йосыфны күргәчтен кулын кискән Зөләйхадай торып калдың, - диде Фәлах.
-Ба-а, - дип, Ләйсәннең колагына үрелде Оксана. Һәм тирән сулыш алып, пышылдауга күчте. - Мин бу бабайларны беләм бит. Күргәнем бар. Телевизордан. Аларны бик еш күрсәтәләр. Зур түрәләр... бик зур... Ой, как шикарно, Ләйсән!..
-Тынычлан, Оксана, - диде Ләйсән, кырыслыгын һич яшермичә. Аны читкә этәрде.
-Уйнагыз, дәвам итегез, туташлар, сез шул тикле матур уйныйсыз. Тартынмагыз, - дип сүзгә кушылды икенче ир-ат. Бусы да саф татарча сөйләшә иде. Ул Фәлахтан да өлкәнрәк. Гәүдәгә шул Фәлах чамасы булыр, юанлыкта - бәлки, бераз калышадыр да.
-Монысы да якташ, - дип, татарчаны аңламаса да кул чәбәкләп алды Оксана. Куануы ихластан булгандырмы-юкмы, әйтеп булмый, әма йөзе балкып китте. Зәңгәр күзләре пар йолдыз булып кабынды. - Якташлар... Менә очрашу! Как шикарно!.. Мин татар мужикларын так яратам... Алар ашыйлар-эчәләр, ашыйлар эчәләр дә, шуннан соң гырылдап йоклап та китәләр. Так шикарно!..
«Нигә син дә куанмыйсың, Ләйсән, дигән сыман, юлдашына карап куйды ул аннан. Бу юлы инде аның карашында бераз канәгатьсезлек, юлдаш кызын битәрләү дә бар иде булса кирәк. «Әнә, нинди матур ич дөнья. Кара аны, капризларыңны тышка чыгарып, боза күрмә шул матурлыкны», дия иде кебек ул.
Ир-атлар, аякларны киң җәеп, дөнья кендекләренә генә хас ипле адымнар белән салонга уздылар.
- Кызлар ничек? Кызлар... - дип, ярымпышылдауга күчеп, сорап куйды шунда Фәлах. Мактау ишетәсе килә иде, әлбәттә.
Ә тегесе авызларын киң җәеп шаркылдап көлеп җибәрде.
-Син миңа шуны әйт Фәлах: Нигә без картайган саен кызлар яшәрә һәм матурая бара икән ул, ә?!.
- Белмим шул, Байтимер Тимербаевич, - дип, Фәлах та кушылып көлде.
- Беләсең, шайтан... Син моны яхшы беләсең.
- Кызлар ачыккан булса кирәк, - дип, ниһаять, Фәлах сүзне икенчегә борды. Тавышы көр. Күренеп тора, монда да үзен өстен, иң югары кеше саный. - Әй, анда -югарыда, сеньер Дино, төшәсеңме-юкмы?..
Фәлахның авазын ишеткәч тә кабаланып килеп җитте яхта белән идарә итүче егет. Әнә ничек икән аның исеме. Сеньер Дино дигәннәре, аларны вертолетта, аннан ачык машинада монда алып килгән, инде, ниһаять, үзләрен күл өстендәге яхтада сәяхәт иттергән егет икән.
Сеньер Дино русчаны аңламаса да татар ир-атларының һәр әйткән сүзен эләктереп кенә торды, тиз аңлады.
Фәлах чит телләрне белми, русчасы да аннан-моннан ватып-сүтеп кенә. Ә менә аның юлдашы инглизчә бер-ике дистә сүз белә икән.
Ул арада киштәләренә затлы ризыклар тезелгән кул арбасын этеп әлеге дә баягы кара чутр килеп керде. Кабаланмады егет, йөгермәде, кулыннан берни төшереп җибәрмәде, хәтта табак-савыт авазы да чыгармады. Әмма, күз ачып-йомган арада, күрсәң башың әйләнерлек, нигъмәтләр тулы өстәл хәстәрләде.
Кызларга урын тәкъдим ителде иң әүвәл. Икесен ике тарафка аерып утырттылар. Әмма ир-ат, чын джентельменлык үрнәге күрсәтеп, аягүрә басып тора иде әле.
Фәлах башлады сүзне. Ул үзен бу нәни коллективның кендеге итеп хис итә иде бит. Берочтан зур түрәгә дә ярый, кызлар янында да әтәчләнә.
- Минем исемем Фәлах, - диде, танышуны башлап. - Өстәлнең уң ягында утырган сылу - Ләйсән, ә сул якта - Оксана. Шулай бит, матурым...
Матур итеп елмаеп алды ул. Елмаю аңарга килешә. Оксанага да охшады аның бу мөлаемлеге. Канәгать күз кысып куйды әнә. Ниһаять, Фәлах күкрәк тутырып сулыш алды.
-Ә менә бу хөрмәтле кешебез, Россиядә гына түгел, бөтен галәмгә мәгълүм зыялыларыбызның берсе Байтимер Тимербаевич.
Бу исемне ишеткәч тә, кызлар икесе бер юлы ухылдап куйды.
- Ох, как шикарно, Байтимер Тимербаевич, - диеп, утырган җирдән биеп алды Оксана.
Кызларның шул рәвешле җанланып китүе дәү хуҗага да охшады билгеле.
-Мине бүген Тимер, диеп кенә атасагыз яхшы булыр. Килештекме?..
-Бу бит так шикарно... Тимер... Тимирчик... - дип, бу тәкъдимне кул чәбәкләп алкышлады Оксана.
-Әйе, матурым, Оксана, бүген ничек телисең шулай дәшә аласың. Бүген! – дип, басым ясады Фәлах, теш арасыннан.
Үзенең исемен белүләренә һәм Фәлахның үзенә «матурым» диеп дәшүенә чиксез бәхетле иде Оксана. Үзе белән таныштырганда сизелер-сизелмәслек кенә күз читен дә кысып куйды бит әле ул аңарга. Монысын үзенчә аңлады инде ул, игътибар билгесе буларак кабул итте.
- Ой, Фәлах әфәнде, рәхмәт, - диде ул, сабырлык җуеп. - Сез минем исемемне дә беләсез икән, рәхмәт. Әйтә алмассызмы, сезгә ничек диеп дәшәргә? Әтиегез исемен дә әйтмәссезме?
- Юк-юк, - диде Фәлах кырт кисеп. - Бернинди рәсмилек булмаячак монда. Без ялда. Ял итәргә килдек монда. Фәлах, Оксана... һәм тәмам. Барыбыз да бертигез монда.
«Фәлах... Оксана...» дип чикләнүдән үзенчә нәтиҗә ясады кыз. Димәк, ул аны сайлады.
- Аңладым, Фәлах әфәнде, аңладым. Сез хаклы. Бу бик тә шикарно...
Үзенең юлдашына мөрәҗәгать итте Фәлах. Күренеп тора, ул шаярган атлы булып бирде бу сорауны:
-Йә, Байтимер Тимербаевич, ничек утырабыз соң? Кызларның кайсын сайлыйсыз.
-Юк, Тимербаевич түгел, Тимер, диеп килештек бит инде, - дип каршы төште Оксана. Тәмам үзләшеп киткән иде инде ул. - Тимер йә Тимирчик и всё.
-Әйе, килештек, - диде дәү хуҗа, кысык күзләрен, май ашарга җыенган мәчедәй кызларның әле берсенә, әле икенчесенә төбәп.
-Белмим шул, Фәлах әфәнде, күз камашырлык ич, кызлар икесе дә матур, кайсысын сайларга белмәссең. Ләйсән һәм Оксана, - дип, исемнәрен кабатлап, икеләнеп, уйга бирелеп торган атлы булды ул.
Оксана гына сизми калды бу уенны. Утырган җирендә кыбырсып куйды ул. Сайлау хокукы булган кешенең үзендә тукталуында һич икеләнми иде. Әмма, үзенчә, шаяртырга итте.
- Нигә баш ватасыз, Фәлах әфәнде, утырыгыз минем янга, - дип мөрәҗәгать итте ул. - Утырыгыз, ә мин тешләмим...
Үзенең бу сүзләре белән Фәлахны авыр хәлгә куйды бит әле бу Оксана. Фәлах тәрбияле ир-ат, ягъни джентельмен ролендә бит бүген. «Юк, мин синең янга утырмыйм», дисә ул әлеге сылу кызны кире каккан, рәнҗеткән булыр иде.
- Байтимер Тимербаевич, карагыз инде, без бит кызларга дигән сюрпризны онытканбыз түгелме. Әйдә, җәт кенә чыгып алып керик, - дип, юлдашын чыгу юлына борды Фәлах.
Алар бер мәлгә югалып тордылар. Шул вакыт аралыгыннан файдаланып калырга өлгерде Оксана. Кабалана төшеп, пышылдауга күчте ул.
- Юаны, тәбәнәге минеке, - диде, асыл кош тоткандай куанып. - Ә теге бик важные, Бай-баевичы... сиңа булыр, килештекме, Ләйсән.
- Нигә?
- Анысыннан ком коела инде.
Колагы ишеткәннәрдән калтыранып куйды Ләйсән. Ни сөйли ул? Нәрсә бүлешә? Ни дияргә белми югалып калды.
- Йә, ни таптың ул Фәлахта? - дип әйтә алды шулай да.
- Ой, - дип, куанычтан ике уч төбен чия булып пешкән иреннәренә китерде Оксана. - Ул шундый бай. Киләчәк турында уйларга кирәк, Ләйсән. Ул безне джипта гына йөртәчәк, рестораннарда... Так шикарно, Ләйсән!
- Байлыкка алар бер-береннән калышмыйдыр...
- Юк-юк, Ләйсән, Бай-баевич булса да, тегесе бик саран кеше күренә.
Ул арада ир-атлар әйләнеп тә керде. Һәр икесенең кулларында дәү-дәү орхидея чәчәге бәйләмнәре иде. Байтимер Тимербаевич, өлгерлек күрсәтеп, чәчәкләрен
Оксанага китереп тапшырды. Һәм ни эшләргә белми югалып калган мәлендә үбеп тә алды үзен. Фәлах чәчәкләрен Ләйсәнгә бүләк итте. Үбәргә ул базмады, чәч толымнары каплап торган җылы аркасыннан кысып кочты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев