Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
уку залы

Алланың кашка тәкәсе (11 өлеш)

Өенә шактый кичегеп кайтты Фәлах. Кайтасы килми генә кайтты. Кайткачтын да өйгә керергә ашыкмады, бакча читендәге җыйнак алачык каршында тәмәке көйрәтеп торган Исмәгыйл карт яныннан урап килергә булды. Сәлам алмаштылар.

Гомер булмаган хәл, Фәлах иң элек үзе кулын сузып исәнләште. Моны Исмәгыйл карт та искәрми калмады, әлбәттә. Гадәтенчә турыдан ярып сөйләште:

-Нәрсә, күтеңә типтеләрме әллә, - диде, корык-корык йөткеренеп.

-Ул нинди сүз ул, Исмәгыйл абый?

-Үзең башлап кул бирдең түгелме...

Күренеп тора, Фәлах ачуланышыр кеше эзләп түгел, җанына тыңгылык эзләп килгән иде.

-Алай итү гаеп тгелдер бит...

-Син бит, Фәлах энем, буктан көрәк булган нәрсә. Эшләрең син дигәнчә барса безнең ишеләргә кул бирү кая, әллә каян читләтеп узасың.

-Исмәгыйл абый, тукта. Алай сөйләшмә минем белән, болай да арыган чагым. Кәефем шәп түгел...

-Ни кырдың? Арырлык нинди игелек кылдың?

-Сайлаулар борын төбендә. Кешеләр явызланды, икейөзлеләнде, Исмәгыйл абый. Мәкерлеләр...

-Соң, энем, нигә гаҗәпләнәсең, балык башыннан чери инде ул. Син үзең дә шундый түгелме?

-Исмәгыйл абый, туктале син. Беренчедән, мин балыкның башы түгел...

-Булмаса соң, Байтимер Тимербаевич дигәнең дә синнән калышмый. Барыгыз бер иш.

-Тукта дим, туктале, Исмәгыйл абый. Ичмасам син искә төшермә шул тимер җанлыны, болай да гарык. Мин бит синнән киңәш сорыйм. Дөнья күргән кеше сыман мөрәҗәгать итәм үзеңә. Нигә ул кеше дигәнең яхшылыкка яхшылык белән җавап бирә белми икән, син шуны әйт миңа?..

Йөткеренеп алды карт, уйлаган атлы булып торды бераз.

-Нәрсә, әллә синең эт симерсә - иясенә сикерә, дигәнне ишеткәнең юкмы, - дип әйтеп куйды. - Хәтерләп кара, үзең дә шулай булдың түгелме. Сиңа ышандылар, сине үстерделәр, ә син аларның башларына җитә килдең...

-Куам мин сине, Исмәгыйл абый, болай сөйләшсәң - куам. Син бер телеңә хуҗа булмый башладың, - дип, тузынып, ник килгәненә үкенеп әпән-төпән китеп барды Фәлах.

-Ярты китерсеннәр. Онытма, ярты... - дип, сәрхүш карт аның артыннан кычкырып калды.

Азамат консерваториядән китәргә мәҗбүр булды. Ләйсән өчен бу хәбәр дөньяның асты өскә әйләнүгә тиң иде. Әлеге уку йортын, аның залларын, тәнәфес вакытларын Азаматтан башка күз алдына да китерә алмады.

- Ректорга кереп карыйк, аңлатыйк. Бәлки аңлар. Китмә, син китәргә тиеш түгел, - дип, чат ябышты кыз. Кабул итәргә теләмәде әлеге хәбәрне.

Егет катгый иде.

-Минем башкача чарам юк. Бу инде хәл ителгән, Ләйсән, телеңне әрәм итмә.

-Син музыка өчен, сәнгать өчен туган кеше, Азамат. Кире уйла, кайт бу фикереңнән. Китмә, китсәң, үкенәчәксең...

Егет ничек бар шулай сөйләп бирергә мәҗбүр булды. Әмма һичкемгә һәм беркайчан да сүз чыгармау шарты белән.

Ләйсәнне озатып тулай торакка кайтып барышы булган. Урам чатында аңарга ике исерек килеп бәйләнгән. Иң элек тартырга сораганнар. «Тартмыйм», дигәч, бер яртылык акча таләп итәргә керешкәннәр. Егет ташлап китмәкче, качмакчы булган үзләреннән. Әмма тегеләр әллә ни арада, исерекләргә хас булмаган елгырлык белән аяк чалып екканнар да типкәләргә керешкәннәр үзен.

Милиция килеп чыккан. Һәм Азаматны, һичбер сүзенә карамастан, кулларын артка каерып бәйләп машинада алып киткәннәр. Ә теге исерекләр, чынлап та исерек булганмы алар - юкмы, урамда торып калганнар. Сүз әйтүче булмаган үзләренә.

Беренче кичне кулларына тимер богау салып ишек тоткасына бәйләп куйганнар. Төн ката тимер ишеккә кадакланган сыман аягүрә торып чыккан. Икенче көннән аңлатмалар яздырырга керешкәннәр. Әмма, ничек булган шулай итеп түгел. Студентлар арасында җинаятьчел төркем оештырган итеп, күрсәтмә бирүен таләп иткәннәр. Ул төркемнең исемлеген таләп иткәннәр. Язмагач - кыйнаганнар. Төненә дүрт-биш тапкыр уятып сорау алырга чакырганнар үзен, кулларын ике якка каерып бәйләп кыйнаганнар. Аерым таш капчыкта тотканнар. Теге, үзен кыйнаган исерекләрнең күрсәтмәләрен укытканнар. Имеш, Азамат үзе генә булмаган, дүрт-биш егет пычак һәм пистолетлар белән куркытып акчаларын алган, типкәләгән, башларын ярган икән үзләренең. Бүтәннәре качкан, ә берсен - башлап йөрүчене, ягъни Азаматны, эләктереп, өлгергәннәр. Ышандырамы? Ничек кенә ышандыра, шулай бит...

«Кайда алар, күрештерегез. Күзгә карап кабатласыннар, дөрес булса», дигәч. «Шифаханәдә, авыр хәлдә, реанимациядә яталар әлегә, һичшиксез күрештерербез», дип сөйләгәннәр.

Ә инде бүген иртән иртүк ниндидер майор үзенә чакыртып керткән дә: «Азамат энем, дигән, яхшылык белән әйткәнне аңла. Юкса, эшең харап. Бетерәләр үзеңне. Бетәсең. Безнең шәһәрдә, уртача, һәр атна саен ун кешене атып үтерәләр...» дигән. Һәм шарт куйган. Уку йортыннан бүген ук документларын алып, әйберләрен җыештырырга да, 48 сәгать, ягъни ике тәүлек эчендә, шәһәрдән чыгып китәргә. Китми икән, теленә салына яисә дөреслек өчен көрәшергә ният кылып адвокат-фәлән эзләргә керешә икән, үзенә үпкәли.

Колагы ишеткәннәргә ышанмый тыңлады кыз. Бүгенге көндә, ике сүзнең берендә радио һәм телевидение «кеше хокуклары», «демократия» дип лаф орган бер заманда шулай булырга мөмкинме?!. Сталин һәм Бериялар заманын тәнкыйтьлибез ич көн-төн. Газета-журналлар алтмышынчы-җитмешенче елларны коточкыч ямьсез, хокуксыз һәм соры империя дәвере итеп күрсәтә. Ә бүген янәсе ирекле, суверен дәүләттә яшибез!.. Каян килеп шундый вәхшилекләр кылынырга мөмкин? Нинди канун, нинди заманнар нигезендә...

- Юк, Азамат, болай ярамый. Син китмисең. Без дөреслек өчен көрәшергә тиешле. Аңлыйсыңмы, дөреслек өчен, - дип, егетнең күзләренә текәлде кыз. - Алай җиңел генә бирешмик әле без. Судка барыйк, ничек булган шулай сөйлик...

Кыз чын-чынлап бу җәмгыятьтә әле дөреслек өчен көрәшеп җиңү мөмкин икәнлегенә ышана иде булса кирәк. Аның һәр сүзеннән өмет чаткылары бөркелеп тора.

- Мин үзем дә шулай уйлыйм, Ләйсәнем, - диде егет, башын аяк очыннан күтәрми генә. - Шулай уйлыйсым килә. Әмма чынбарлык башкача, ул безнең теләк, безнең хыяллардан бик нык аерыла. Судларда һәм тәртип саклау оешмаларында да алар куйган кешеләр утыра. Ни кушылса шуны үтиләр. Мин кем алар өчен? Чүп кенә... Гади кеше һәм кешеләрнең безнең җәмгыятьтә һичбер хокукы юк. Булса да, ул хокуклар бары тик кәгазьдә генә. Көрәшүнең башка юлларын, башка чараларын эзләү кирәктер, Ләйсән. Әлегә кабаланмау хәерледер. Шуңа күрә дә миңа бу шәһәрдән китеп торырга кирәк...

- Юк, Азамат, китмисең. Нигә син җиңелергә тиеш. Бер гаепсезгә уку йортыннан, шәһәрдән куылырга?..

- Вакытлыча гына дидем... Мин һичшиксез кайтачакмын. Һәм көрәшергә, җиңәргә дип...

- Бүген көрәшергә, бүген җиңәргә кирәк, Азамат.

- Кирәген кирәк... - дип, уйга калып торды егет. Үзе монда булса да, аның уйлары гел читтә иде кебек. Шул уй-кичерешләр йомгагын сүткән сыман ипле генә сөйләргә кереште ул. - Ике тәүлек бер кеше янында тоттылар мине. Аның хәле тагы да яманрак. Кеше үтерүдә гаеплиләр үзен. Бер түгел, өч кешене аткан дип баралар. Төнлә, өеннән, гаиләсе яныннан уятып алып чыгып киткәннәр. Ишек төбеннән, имеш, пистолет табылган. Иманым камил, бер гаебе юк үзенең. Сәбәбе... Бер район җитәкчесенең юлына аркылы төшкән. Үзе көрәшеп эш чыкмаган. Башка чарасы булмагач, дөреслек дәгъва итеп илбашына хат язган. Ә тагы бер көннән менә шундый хәл - кулга алганнар. Кирәк булгач шаһитлары да, дәлилләре дә табылган. Ә теге илбашына язылган хатын надзирательләр үзенә ашаткан. Хәле гел өметсез. Эше шәһәр башлыгында контрольдә тора икән.

Шәһәр җитәкчелеге дигәч, сискәнеп китте Ләйсән. «Анысы да, димәк, әлеге дә баягы шул Фәләхка барып тоташа. Әнә нинди мәкерле һәм куркыныч кешеләр...»

- Бер кеше бар, - дип, бик сак кына, Идел өстендәге юка боз өстенә баскандагыдай саклык белән, сүз башлады Ләйсән. Бу көнгәчә үзе генә белгән, һичкемгә, хәтта Азаматка сөйләмәгән сере белән уртаклашты. - Фәлах Экзамыч исемле ул. Син кичергән газапларның башында ул тора. Хәтереңдәме, аның егетләре сине бер кисәткәннәр, мине онытырга киңәш иткәннәр иде. Син игътибар бирмәдең, тыңламадың үзләрен.

- Фәлах Экзамыч!.. - дип, гаҗәпләнде егет. - Шәһәр башлыгымы? Аның белән мал бүлешү түгел, хәтта күргәнем юк үзен. Әмма ишеткәнем бар. Бик зур кеше, диләр... Акыллы һәм эшлекле кеше, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар... Юк, булмас, андый кеше вакланып тормас безнең ишеләр белән.

Ләйсән үзенең Фәлах белән ни рәвешле танышуын, аның бертуктаусыз үзен эзәрлекләве, өзлексез шалтыратып торуы, ректор белән дә якын мөнәсәбәттә булуы турында сөйләде.

-Менә ничек... менә ничек, - дип, исе китеп, гаҗәпләнеп тыңлады егет. - Минем көндәш тә бар икән бит әле, ни өчен син аны бу көнгәчә миңа әйтмәдең, -дип, кычкырып көлеп тә алды. Бу аның күрешкәннән бирле беренче тапкыр ачылып китеп көлүе иде.

-Китмә. Калдырма мине аның белән бер шәһәрдә. Мин куркам. Үзең белән алып кит, - диде кыз ихластан.

Егет кызны үзенә таба тарта төште. Чынлап та, үзенеке бер хәл, Ләйсәннең хәле тагы да аянычлырак булуы ихтимал бит. Яратып һәм кызганып кочты ул аны. Әмма, җавап бирергә ашыкмады. Кайда алып китсен ул Ләйсәнне. Үзенең дә барып таяныр урыны юк әлегә.

-Ләйсән, - диде егет. - Без бер-беребезне бик аз беләбез бит әлегә. Минем дә аерыласым килми синнән. Бергә бер шәһәрдә, бер уку йортында укып йөрү, җыр һәм музыка турындагы хыяллар белән үзара аралашып яшәү минем өчен дә зур бәхет иде. Әмма мин китәргә тиешле, карар кылынган. Ә син ашыкма. Синең таяныр кешеләрең - абыең, әти-әниең якында гына. Алар сине яклар, ташламас.

-Ә син... Ә син ташлыйсыңмы? - дип, күз төпләрен сөртеп-сөртеп алды кыз. Елыйсы килгәнлекне белгертеп мышкылдап борынын тарткалады.

-Ташламам, Ләйсән. Мин бертуктаусыз синең барлыкны тоеп яшәрмен. Үзеңне һәм синең белән бергә үткәргән көннәребезне сагынып...

Кыз егет куенына елыша төште.

- Кайда китәргә булдың?

- Мәскәүгә, - диде Азамат, инде катгый хәл ителгән карарын игълан итеп. - Университетка. Юридик факультетка укырга керәм.

Кыз читкә тайпылып куйды. Аның уена да кереп карамаган яңалыклар иде бит.

- Юрист булыргамы? Ә музыка... Син бит талантлы композитор булачак кеше идең, Азамат.

- Иң элек юридик белем алам. Ә музыка качмас. Шундый фикергә килдем, Ләйсән.

Кыз өчен көтелмәгән яңалык иде бу, әмма ул аны аңлады. Аны бит язмыш үзе мәҗбүр итә.

-Керә алырсыңмы? Кабул итәрләрме? Мәскәүдә бит синең беркемең юк. Хәзер безнең шәһәрдә дә юридик факультетка керү өчен бик күп акча бирергә туры килә диләр...

-Андый акча миндә юк. Әмма керәм дигәч, керәм. Һәм бу шәһәргә мин хокукчы булып кайтачакмын, - диде егет, икеләнергә урын калдырмаслык итеп.

-Әле яңа уку елына кадәр вакыт шактый күп, ашыкма, - диде кыз, аның менә хәзер үк тимер юл вокзалына китеп барырдай булып ашкынуын күреп.

-Кырык сигез сәгать, ягъни ике тәүлек бирделәр. Әле башланмаган ике төн һәм бер көнем бар, - дип елмайды егет. Кыз белән аңлаша алуына ихлас куанып.

Күңелләрендә булган моң-зар белән уртаклашкачтын алар бер-беренә тагы да якынрак һәм үзрәк була башлаганнар иде инде. Көн буе шәһәр урамнарын гизеп йөрделәр. Ә кичен уңга-сулга һич карамый гына җитәкләшкән көйгә Ләйсән яшәгән тулай торакка әйләнеп кайттылар.

Бүлмә ишеген ачып кергәчтен тораташ булып катты Ләйсән. Ул югында аның бүлмәсенә кемдер үтеп кергән һәм әйберләренең астын өскә әйләндереп аткан иде. Ишекне ватмаганнар. Ачкыч белән ачып, ачкыч белән бикләп киткәннәр. Магнитофон һәм телефон аппараты югалган. Ә шул ук вакытта өстәл тартмасында торган акчага, алтын алка һәм беләзекләргә тимәгәннәр. Тун һәм бүрекләре дә эленеп тора.

Караклар, дияр идең, боларга байлык кирәкмәгән. Нәрсәдер эзләгәннәр, китап киштәләрен, өстәл тартмаларын актарганнар... - дип, узалдына уйланды, гаҗәпсенде кыз.

Телефон трубкасы һәм иске магнитофон юк. Ә акча һәм алтын урынында, дисең... Гаҗәп, - дип уйланды егет.

Тынычлап кич утырырга, чәй өстәле артында иркенләп сөйләшергә иде исәпләре, барып чыкмады. Ишек төбендәге вахтер шикле кешеләрне күрмәгән. Ә милициягә мөрәҗәгать итәргә кыймадылар. Азаматка бәйләнүләре ихтимал иде.

Ләйсән коелып төшмәде, үзен кулга алды. Егетне бүлмәсендә калдырып, тиз генә кибетләргә төшеп менде. Мул итеп аш-су алды һәм өр-яңа телефон аппараты.

-Монысы нигә тагы? - дип игътибар итте Азамат, аның шул рәвешле ашыгычлык белән телефон алып кайтуына гаҗәпләнеп.

-Кирәк, - диде кыз. Һәм ниятен ачып бетерергә теләмичә, өстәп куйды. - Әни шалтыратырга тиеш иде. Өйдә юк, дип борчылыр.

Күңеленә килгән шик хак булып чыкты. Фәлах шалтыратты бераздан. Кызның өйдә булуына гаҗәпләнде... Һәм сүз арасында үзен дә фаш итеп куйды.

-Шалтыратам-шалтыратам телефоның өзекме әллә дигән идем. Төзәттеләр дә мени? - дип ычкындырды.

-Юк, - диде кыз, хәйләсен дәвам итеп. - Өйдә түгел идем. Әле кайтып кына кердем, телефонга берни булмаган. Музыка тыңлый-тыңлый чәй куеп йөри идем.

-Музыка тыңлыйсың... - дип сөрлекте Фәләхның тавышы. - Ә синең магнитофоның да бармы?

-Бар, - дип раслады кыз. - Ник булмасын. Әле менә группадаш егетләр-кызлар белән җыелып, теге, сезнең белән кичәге телефон аша сөйләшүебезнең язмасын тыңларга җыенып утыра идек.

-Син... Син... - дип тотлыга, калтырана төшеп ни әйтергә, ни дияргә белми югалып калды аргы тарафтагы Фәлах. - Син үз акылыңдамы анда?!.

Һәм трубкасын ташлады.

-Менә ничек... - дип нәтиҗә ясады кыз, өзек-өзек авазлар биреп торган өр-яңа телефон аппаратына рәхмәт әйтергә җыенган сыман. - Безнең абзыйның бер йомшаклыгын ачыкладык бит әле. Шик-шөбһәгә тиз бирелүчән һәм куркак та икән. Моны сиңа да белеп торырга кирәк Азамат.

-Мин аңлап җиткермәдем, - диде егет. -«Телефон аша әңгәмә» дидең, ул сүзләрне ничек аңларга боерасың?

Кичәге телефон аша сөйләшүне искә төшерде Ләйсән. Һәм сөйләшү азагында, үзенең ни рәвешле Фәләхны пошаманга салуын искәртте.

Икәүләшеп көлешеп алдылар. Яшьлек яшьлек бит инде ул: кайгы һәм шатлык, уен һәм күз яшьләре һәрчак янәшә.

- Мин түгел, сиңа кирәк булган юрист-тикшерүче булырга, - дип, кабат-кабат кайтып кызның тапкырлыгын бәяләп көлде егет. - Әнә ничек тиз таптың каракларның эзен.

Кыз да тәм тапкан иде үзенең сиземләве рас килүдән.

- Син юридик факультет тәмамлап музыкант булырсың, ә мин консерватория бетергән юрист-тикшерүче, ярыймы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев