Акланмаган өмет (Хикәя)
Галимҗан тапкан байлык – ул бал кортлары чорнап алган агач куышлыгы булып чыкты. Кортлары hәм куышлыгы булгач, анда һичшиксез бал булырга тиеш диеп уйлый Галимҗан. Аның бу уйларын мин дә дөресләдем.
Мин әйтәм, шул кадәр тырыш бал кортлары монда эшсез ятмыйлардыр, куышлыкны бал белән тутыралардыр дим. Бал да булдымы байлык, дип сорарсыз сез бәлки. Безнең заманнарда туйганчы тәмле, баллы әйбер ашау үзе зур байлыкка тиңләнә иде. Тәмле әйберләрнең мин өч төрен генә белә идем. Кара ипигә ягылган май, өсте чылатылган ипигә сибелгән шикәр комы, күмәчкә ягылган повидло.
Бу тәмле әйбер белән урамга уйнарга чыксаң, малайлар, бер генә каптыр әле, дип теңкәгә тия. Каптыра-каптыра, үзеңә калмый да. Башка төрле тәмле әйберләрне безнең ишеткән юк. Беркөнне әни мине күрше Сәет абыйларга ниндидер йомыш белән кертеп җибәрде. Мөгаен берәр савыт-саба сораргадыр, бик хәтерләмим. Ул вакытларда әти-әниләр тормыш авыр дип зарланып утырмыйлар, җай чыккан саен еш кына мәҗлесләр үткәрәләр, күңел ачалар иде. Ә инде мәҗлескә бөтен урам буйлап, урындык, савыт-саба җыясың. Бөек Ватан сугышыннан соң ун еллар гына узган әле. Халык артык баерга өлгермәгән.
Сәет абыйларга килеп кергәч, аның карчыгы белән самовар артында, күмәч өстенә май, май өстенә повидло ягып, тәмләп чәй эчеп утырганнарын күргәч, һуштан язып катып калдым. Минем яшьтәге малай өчен бу ике тәмле әйберне бергә кушып, бер юлы ашау, башка сыймаслык хәл кебек тоелды. Чөнки бу тәмнүшкәләрнең безгә берсе генә эләксә дә, зур бәйрәм була иде. Ә болар ике тәмле әйберне берьюлы ашап утыра. Сәет абыйның: «Малай, нигә кергән идең?» – дигән сүзләреннән соң гына айнып китеп, йомышымны әйттем. Тәмле әйберләрдән тагын чәй эчәргә шикәр бар иде. Ләкин ул өстәл өстендә түгел, ә өстә – матчада кечкенә янчык белән эленеп тора. Чөнки өстәлдә иркен калдырсаң, әни исәбе белән бер атнага җитәрлек шикәрне бер утыруда ашап бетерәләр. Ә өстә эленеп торса, кечкенәләренең буе җитми, ә инде олыларның азрак намус чаткылары күренә башлый – шикәргә тимиләр.
Шулай итеп, балга барырга нык лап әзерләнә башладык. Чөнки без әти-әни ләрдән күргән: алар һәрвакыт берәр эш алдыннан башта ныклы әзерлек эшләре алып бара, кичтән үк эш кораларын алып куеп, аларны кайрап, бауларны киртәгә элеп куя. Чөнки әйбәтләп җыенмасаң, эш барышында берәр көлке хәлгә калырга мөмкин, ә инде авыл халкына көләргә сәбәп кенә булсын. Әле берәр кушамат та чәпәп куярга күп сорап тормыйлар. Без дә бу хәлләрне күздә тотып, операциягә җентекләп әзерләнә башладык. Балны нинди савытка тутырабыз? Мин башта тыйнак кына бер литрлы банкага салабыз дип әйтеп карадым. Галимҗан минем тәкъдимне шунда ук кире какты. Бер литр ны икегә бүлгәч, кеше башына ике стакан бал чыга дип, миңа аңлатты. Ашамасак, балны ашамыйбыз, ике стакан бал өчен урман буенда көн үткәреп йөрмибез, диде. Мин, кыюланып китеп, шунда ук өч литрлы пыяла банка тәкъдим иттем. Галимҗан уйга калды, бераз фикерен туплагач, һәрвакыттагыча үзенең төп ле сүзен әйтте. Өч литрлы банка, бал тутыргач, шактый авырлана, әгәр инде баллы кулдан шуып чыгып, төшеп китеп ватылса, бик кызганыч булачак, бөтен хезмәт әрәмгә китәчәк диеп, яңадан төпләп аңлатты. Шуннан соң без пыя ла савыттан, тимер кәстрүлгә күчеп карадык.
Кәстрүл дә нигәдер Галимҗанга ошамады. Мин, бөтенләй кыюланып китеп, чиләк тәкъдим иттем. Галимҗан бу фикерне шунда ук эләктереп алды. Беренчедән, чиләккә ун литр бал сыячак – бу сиңа бер литрлы банка түгел инде. Икенчедән, яхшы тоткычы да бар. Тоткычка нык лы бау бәйләп өскә күтәрергә, бигрәк тә бал белән тулы чиләкне агач куышыннан курыкмыйча аска төшерергә дә була.
Рафил Җәләлиев.
Күгәй (Дәвамы. Ахыры бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев