Акланмаган өмет (Хикәя)
Гамьсез балачак еллары – тормыш ның иң гүзәл мизгелләре. Бу дөньяда безнең бер генә проблема да юк, бер җир авырт мый, тездән астарак ыштаннан башка бернәрсә дә кирәкми.
Шуңа күрә, дөньяда эшебез юк, ә дөньяның безгә исе китми. Без дигәнем, ул – өченче сыйныфны тәмамлаган авыл малайлары. Бик хыяллана торган вакытлар, чөнки алда сине маҗараларга бай тылсымлы тормыш, зур эшләр көтә. Хыяллардан арынып, зур эшләрдән кечкенәләренә кайтып төшәсең. Бүген сиңа кушылган өй эшләрен искә төшереп, тирләп-пешеп шуларга ябышасың. Нигә тирләп-пешеп эшкә ябышырга, аны әкрен генә, көн үтсен дип, ашыкмыйча гына башкарырга ярамыймы, дип сораучылар да булыр бәлки. Юк, ярамый. Никадәр тизрәк тәмамласаң, уйнарга шулкадәр күбрәк вакыт кала.
Бу калган вакыт инде синеке. Син аны ничек күңелең тели, шулай үткәрәсең. Телевизор, телефон булмаган чорларда авыл малае эштән калган буш вакытын ничек үткәргән диеп уйлыйсыз? Бигрәк күңелсез чаклар булган икән дип әйтүчеләр дә булыр, бәлки. Кайда ул! Көне буе хәлдән тайганчы уйнап, кичкә таба көчкә-көчкә өйгә кайтып, йокларга ава идек. Нинди генә уеннар юк иде безнең заманнарда! Кайбер истә калганнарын санап китим әле: качыш, тыркын, туплы, ташлы, бокы, чебен, лапта, пәке, сага, акча, резинка. Тыркын, ташлы, резинка уеннарын малайлар «кызлар уены» дип саный иде. Ә малайлар уеннарының берсе – акча уены. Анда берничә малай катнаша.
Кесәдәге вак тиеннәрне, капкага сугып, ераграк төшерергә тырышасың. Калган уенчылар да, акчаларын капкага сугып, синең яки башка бер уенчыныкы янына төшерергә тырыша. Әгәр инде акчаң берәрсенеке янына якынрак төшеп, баш бармагыңны үзеңнең акчага куеп, калган бармакларның берсен икенче уенчыныкына тидерсәң, акча синеке, тыштан эшлекле кыяфәттә, эчтән шатлыкны кешегә сиздермичә, аны алып, кесәгә саласың. Кайвакытта бармаклар җитәр-җитмәс хәлдә кала. Менә анда инде зур бәхәс китә. Син җитә дип дәлиллисең, теге малай «юк» диеп каршы килә. Беркемнең дә, кичен кинога барырга әзерләп куелган биш тиен акчадан колак кагасы килми. Бәхәстән бит алмалары кызара башлый. Уеннан туктап, бармакларны тарткалыйсың, озынайтасың янәсе. Инде, бармагыңны каршы уйнаучы акчасының кырыена басып, аны әзрәк күтәртсәң, бәхәс туктала. Бу инде чын дәлил булып санала. Уңышлы көннәрдә бер-ике кинолык акча эшләргә була. Кинога билет бәясе биш тиен тора иде. Уңышсыз чак ларым булса да, оттырган малайларны эчтән бик кызгана идем. Бу көнне нигәдер үземне азрак гаепле итеп сизә идем. Бер хезмәт куймыйча мондый юл белән акча эшләүне дөрес дип санамый идем. Шуңа күрә, авыл көтүенә чыгып, зур акча эшләгән көннәрдә (зур сумма – 1 сум – егерме тапкыр кинога керергә җитә) авыл клубы буенда теге оттырган малайларны очратсам, алар өчен билет бәясен түләргә тырыша идем. Билет сатучы Рәхим абыйга, бу егетне кертеп җибәр, үзем түлим дигән буласың.
Эшләп, уйнап туйганнан соң, ял итәргә табигать кочагына чумасың. Безнең Күгәй авылы табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Дөресен әйткәндә, һәр балага үз туган авылы иң матуры кебек тоела. Авылымны бормалы елгалар, челтерәп аккан чишмәләр, шау лап үскән урманнар, төрле чәчәкле болыннар, үзәннәр, иксез-чиксез колхоз кырлары урап алган. Ял итәргә җыенган кешегә урын кирәгеннән артык. Авыл кырыена терәлгән Алан башы урманында йөрисең; исемнәрен дә белмәгән, үзләре күренмәгән, матур кошлар сайравын сок ланып тыңлыйсың; әз-мәз очраган каен җиләкләрен җыеп, авызга саласың; кайтканда инде шушы урманнан агып чыгучы Алан башы кизләвенең улагына ятып, туйганчы рәхәтләнеп салкын тәмле чишмә суын эчәсең.
Алан башыннан кала, Әрә елгасы үзәне Күгәйнең иң гүзәл урыннары булып санала иде. Авыл малайлары өчен елга буе, хәзерге заманча әйтсәк, курорт булып хезмәт итте. Хәер, кызлар да бездән артта калмый иде. Безнең балачак вакытында, бу 1957-1962 еллар тирәсе, елга урыны-урыны белән киң һәм тирән иде. Әрә елгасы безнең өчен диңгез дә, пляж да һәм спа-салон да булды. Иртә-таңнан елга буенда кызынырга тотына идек. Көн җылы, күктә ак болытлар йөзә, болытлардан астарак тургайлар, көннең, табигатьнең гүзәллегенә исләре китеп, шатлыкларын эчләренә сыйдыра алмыйча, ярсып-ярсып сайрыйлар. Елга буе яшел чирәм, урын һәркемгә дә җитәрлек. Диңгез буендагы кебек, яхшы урын алып калыйм диеп чабып йөрисе юк. Кызынып туйгач, рәхәтләнеп, елгага кереп, дуенында ауныйсың.
Дуен тәндә ката башлагач, кереп чумасың, йөзәсең, коенасың. Туйганчы коенып, теш-тешкә тимичә дерелди башлагач, чыгып, яр буенда учак ягып җибәрәсең. Кесәгә тыгып төшкән 3-4 бәрәңгене учакка тәгәрәтәсең, майканы салып, якындагы Урыс Сламы тавы астыннан агып килә торган ташлы чишмә суында ташбаш балыгын сөзәргә тотынасың. Балыкларның зурлыгы бармак озынлыгыннан артып китмәсә дә, майкага 2-3 данә эләксә, үзеңне алтын балык тоткан, яисә бик күп мал тапкан иң бәхетле кеше кебек сизә башлыйсың. Әбәт вакытында бер-ике төр балык булса да начар булмас дип, тагын берәр нәрсә эләкмәсме дип, елгага да кармак ташлыйсың. Кармак чиртә башлап, берәр балык тартып чыгарганда, тәнең тойган ләззәтне чын балыкчылар гына аңлый. Бу турыда дөнья әдәбиятында бик күп язылган.
Мин аларга тукталып тормыйм – әбәткә әзерләнүне дәвам итәм. Без Әрә елгасында тоткан кечкенә, лайлалы, кулдан бик тиз шуып чыгып китә торган кара балыкны зуррак малайлар кумарый балыгы диеп атыйлар иде. Шундый кушамат белән авылда Галиулла абый бар иде. Сөйләүләр буенча ул да яшь вакытында бик чая, җитез, шома кеше булган. Мин хәзергә кадәр уйланып йөрим: балык бик шома булгангамы, Галиулла абый кушаматы белән кумарый дип атаганнармы, әллә Галиулла бабайга әлеге балык кебек шома булганга күрә кумарый кушаматы биргәннәрме? Фәндә бу сорауга хәзергә җавап тапмадым әле.
Сүзем азрак читкә китте. Балык тоткан җирдә тукталып калган идем. Тотылган балыкларны нечкәрәк чыбыкка тезеп, учакта кыздыра башлыйсың. Бу арада бәрәңге дә пешеп чыга.
Көлдә пешкән бәрәңге белән кыздырылган балык авызда эри. Саф һавада аппетит әйбәт булгангамы, әллә башка бүтән сәбәп беләнме, дөньяда бу ризыклардан да тәмлерәк әйбер юктыр кебек тоела. Ашап туйгач, десертка да берәр нәрсә карый башлыйсың. Монда да сайларга мөмкинлекләр бар. Айдар тавында үсә торган кыргый алмагачның яшелләнә генә башлаган алмалары, яисә колхозның иксез-чиксез җәелеп яткан яшел борчак кыры. Күңел булганчы, аны ашап, чишмәдән су эчеп, яшел чирәм өстенә чыгып, сузылып ятасың. Бер җир авырт мый, бер кайгы, нужа (нужда сүзеннән килеп чыккан) юк, күккә карап хыялланырга тотынасың. Акчасыз да дөньяда яшәве нинди рәхәт, ә инде үсеп, бераз акча эшли башласаң, сине җәннәт тормышы көтәдер кебек. Үсә төшкәч кенә аңлый башладым тормышның җәннәттән аерылганын. Шулай хыялланып ята торгач, көн кичкә таба алышына башлый. Балык сөзгән майка да яртылаш кипкән, өйгә кайтырга вакыт.
Бөтенләй буш кул белән өйгә кайтмыйм дип, яңадан борчак кырына кереп, майка бүселеп чыкканчы, яшел борчак тутырып чыгасың. Көн әрәмгә узмады. Бик күп эшләр башкарган кеше кыяфәтен йөзгә чыгарып, салмак кына саши аркылы (шоссе сүзеннән алынган) авылга таба юнәләсең. Өйдә, бик ерактан күп мал табып кайткан кеше сыман, вак-төяк бала-чаганы борчак белән сыйлыйсың. Хәзерге кибеттән алган, срогы чыккан продуктлар белән чагыштырганда чат (әдәбиятча, гел дигән сүз бугай ул) экологик чиста азык кына ашап үскәнбез ләбаса. Җәй буе яланаяк кояш астында чабу да малайлар өчен әрәмгә китмәгән. Нык чыныгу алганнар. Дару эчеп, болнис (больница сүзеннән килеп чыккан) буенда авырып йөргән малайларны хәтерләмим. Хәер, аның болнисы да, аптекасы да авылда юк та иде. Шуңа күрә малайлар да авырмагандыр. Ничек авырыйсың, болнис булмагач?!
Шулай, җәйнең җылы, матур бер көнендә, авыл тирәсендәге сәхрәләрдә дөнья гизеп йөргәндә, классташ һәм дус малай Галимҗан, үзенең зур байлыкка тап булганын миңа гына зур сер итеп сөйләде. Ул бу серне миңа чын дус итеп сөйләгәндерме, яки ярдәмче кирәк булыр дип уйлагандырмы – белмим. Чөнки байлыкны аны кешегә әйтеп тормыйча да алып куярга була бит. Мәсәлән, мин кибет янында берәр төшеп калган акча тапсам, аны, кешегә әйтеп тормыйча, ышып кына кесәгә салып куя идем.
Рафил Җәләлиев.
Күгәй (Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев