Вак кыярны тозлау рецепты
Маринад тәмле чыга, кыяры да кетердәп тора.
1 л стериль банкалар төбенә укроп, сарымсак угын (булмаса кыягын), хрен яфрагы, түгәрәк кара борыч, кишер яфрагы салабыз. Кыярларны тыгызлап тутырабыз, өстенә кайнаган су салабыз.
Аны түгәбез, банкага 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы 9% уксус салынган кайнар су агызып, боргычлап ябабыз.
Рассол өчен: 2 л су, 6 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 8 аш кашыгы уксус (9% лы) кирәк.
Нигә шикәр комы һәм уксус күп диярсез, алар реакциягә керә, уксус тәме калмый, курыкмагыз.
Чыганак-фото: Кирәкле төркем
Тәския Вәгыйзова рецепты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев