Ул шундый тәмле, йомшак... Кыскасы - телне йотарлык алма пирогы пешерәбез
Бу пирогны пешереп карасагыз, нишләп мин моны элегрәк пешермәдем икән диярсез.
Безгә кирәк булачак:
Камыр өчен:
- 100 г сыер мае
- 100 г каймак
- 200 г он
- 3 аш кашыгы шикәр комы
- 1 чәй кашыгы разрыхлитель (яки 1⁄2 чәй кашыгы сүндерелгән сода)
Эчлек:
- 500 г татлы алма (бакча алмасы булса яхшырак)
- 200 г каймак
- 150 г шикәр (мин азрак салам ~90-100г)
- 1 йомырка
Башта камыр ясыйбыз: йомшак сыер маен шикәр комы белән болгатабыз. Каймак өстибез, кабат болгатабыз.
Разрыхлитель белән болгатылган он салып, камыр басабыз. 20-30 минутка суыткычка озатабыз.
Эчлек өчен каймак, шикәр комы, йомырка һәм онны бергә кушып болгатабыз, бераз күпертәбез.
Алманы кабыгыннан чистартабыз һәм юка телемләп турыйбыз.
Камырны суыткычтан алабыз, формага салабыз. Кул белән тигезләп җәябез, кыр-кырларыннан күтәртебрәк калдырабыз.
Алманы тезеп салып, өстенә эчлекне агызабыз.
180* градуска кадәр җылытылган мичкә 50 минутка озатабыз.
Тәмле булсын!
Рецепт һәм фото авторы: Айгөл Таҗиева
Әлеге рецепт күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев