Төче алма бәлеше
РЕЦЕПТ
Кыяфәте матур түгел димәгез, бик тәмле, авызда эри торган бәлеш.
Камыр өчен:
500 г катык,
2 аш кашыгы майонез,
0,5 стакан сыек май,
1 чәй кашыгы сүндерелгән сода,
2 йомырка, тәменчә тоз һәм шикәр комы кирәк.
Йомшак камыр басып, ял иттергән арада эчлек әзерләдем.
Алманы әрчеп, юка телемнәргә турадым. Камырны юка итеп җәеп табага салгач, крахмал сиптем, алманы тигезләп тараттым, шикәр комы һәм эретелгән ак май сибеп, җылынган духовкага тыктым. Бәлешнең өстенә азрак шикәр комы сиптем.
Рецепт һәм фото авторы Резедә Фазылова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев