Тиз - хачапури пешерү рецепты
Бик җиңел һәм тиз әзерләнә. Бу ризык чәй янына да, болай ашарга да кулай - табыш инде менә! Һичшиксез әзерләп, авыз итеп карагыз, үкенмәссез.
Кирәк:
- Каты сыр (уылган) - 200гр
- Укроп (яки үзегез яраткан яшел үләннәр) - 100гр
- Йомырка - 2данә
- Каймак - 200гр
- Он - 2 аш кашыгы
- Үсемлек мае - 2 аш кашыгы
Продуктларның барысын да берьюлы салабыз: уылган сыр, ике йомырка, каймак, туралган укроп һәм өеп ике кашык онны кушып болгатабыз.
Табага үселек маен салып, сырлы массаны шунда бушатабыз.
Уртача утта алтынсы төскә кергәнче ике яклап, беренче ягын капкач астында, аннары сак кына әйләндереп, икенче ягын капкачсыз кыздырабыз. 12 минутлап вакыт кирәк узачак.
Тиз - хачапури салкын килеш тә, кайнар килеш тә бик тәмле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев