Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Теләсә нинди өстәлгә бик шәп кабымлык әзерлибез

Пикули - ассорти. Пикули – вак яки кисәкләргә туралган яшелчәләр. Пикулиларны ассорти итеп тә, теләгән продукт­лардан аерым ясарга да була.

Яшелчәләр җыелмасын үзең теләгәнчә үзгәртергә мөмкин. Биредә вариантларының берсе – 1 литрлы банкаларга 5 данә исәбеннән.

Кирәк:
вак кыяр – 20 данә
вак помидор – 20 данә
кечкенә ташкабак – 2 данә
татлы борыч – 5 данә
кишер – 5 данә
төсле кәбестә – 1 данә
вак кукуруз – 5 данә
алма – 1 данә
вак суган – 20 баш
сельдерей – 3 ботак
укроп – бер бәйләм
карлыган – 10 чук
петрушка – 3 ботак
канәфер – 5 данә
дафнә яфрагы – 5 данә
Маринад өчен: 2 л су, 4,5 а.к. тоз, 4 а.к. шикәр комы, 200 мл ак шәраб серкәсе (үзегезчә аш серкәсе куллансагыз да була).

Төсле кәбестәне чәчәк­ләренә аерырга һәм кайнар суда тотып алырга. Моның өчен дуршлаг белән суга 3-4 минутка тыгып алырга мөмкин. Яшел үләннәрне юып, унар сантиметрлы итеп кисәргә. Алманы 5 кисәккә бүләргә, үзәген алырга. Тамыразыкларны һәм яшелчәләрне кискәләп 5 өлешкә бүләргә.
Банкаларны стериль­ләштерергә. Һәрберсенең төбенә берәр кисәк алма, бер чук карлыган, яшел үләннәр, укроп «зонт»ын салырга. Яшелчәләр белән тутырырга. Өскә яшел үләннәр, укроп, карлыган, дафнә яфрагы, канәфер, 3 борчак борыч салырга.

Тоз һәм шикәр комы кушып, маринад кайнатырга. Тукыма аша сөзәргә һәм кабат кайнатырга. Серкә өстәргә һәм уттан алырга. Банкаларга салыр­га һәм аларны кайнап чыккан суда 12шәр минут стерильләштерергә (без маринадын ике тапкыр кайнатып кына ясадык). Капкачлап, банкаларны әйләндереп, төреп куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев