Тавыктан Фрикасе
Ингредиентлар: Тавык ите - 500 г Суган - 1-2 данә. Татлы борыч - 1-2 данә. Сарымсак - 3-5 теш Каймак 10% (йогырт) - 250 г Тоз, тәмләткечләр - тәм буенча
Әзерләү:
Итне юарга һәм саламлап турарга. Суганны чистартырга һәм ярымбоҗрасыман кисәргә. Татлы борычны орлыклардан арындырырга һәм саламлап турарга. Сарымсакны чистартырга һәм вакларга.
⠀ Табада берничә минут дәвамында суган һәм борычны кыздырырга.
⠀ Тавык өстенә вакланган сарымсак һәм каймак өстәргә. Бутарга.
Әлеге каймаклы тавыкны табадагы суган һәм борыч янына кушарга.
⠀ Бутый-бутый кайнауга җиткерергә капкачын ябып һәм әзер булганчы пешерергә.
Әзер булган тавык ите йом-йомшак булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев