Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тавык бавырыннан җылы салат

Рецепт.

Бер-ике порциягә кирәк булачак:

  • тавык бавыры – 200 гр
  • суган – бер баш
  • үсемлек мае – ½ а.к.
  • су – 50 мл
  • тоз – бер чеметем
  • кара борыч – тәменчә
  • атланмай – 10 гр
  • зур слива – 3 данә
  • салатлар катнашмасы
  • фета яки башка йомшак сыр
  • алма серкәсе 1 а.к.
  • үсемлек мае – 1 а.к.
  • кедр чикләвеге – 2 ч.к.

Суганны «каурыйлап» турарга (ярымбоҗрага перпендикуляр яктан) һәм йомшарганчы кыздырырга. Бавырны шунда салып, 7 минутлап пешерергә. Аннары су өстәп, тозларга-борычларга, суы очып беткәнче пешерергә.

Икенче табада атланмайда зур кисәкләргә туралган сливаны шикәр өстәп, болгатып торып, 1-2 минут кыздырырга.
Алма серкәсе белән үсемлек маен кушарга һәм салат яфрак­лары катнашмасына сибәргә. Шулар өстенә сливаны һәм бавырны тезәргә. Өстенә сыр кисәкләре куярга һәм кедр чикләвеге сибәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев