Татар халкының милли камыр ашларының берсе ул -өчпочмак
Гомумән күңел җылысын биреп пешергән милли ризыклар аеруча да тәмле булып чыга бит эле ул...
Камыр өчен:
200 мл җылы сөт
200 мл җылы су
35-40 гр юеш чүпрә
2 аш к. шикәр комы
1 аш к. майонез
1 б.к. сылама тоз
100-110 мл көнбагыш мае һәм югары сортлы онны иләп артык йомшак булмаган камыр басабыз һәм җылырак җиргә томалап куябыз.
Өчпочмакны каз яисә үрдәк итеннән пешерсәң бик тәмле була. Сусыл, шулпалырак булсын өчен, барысы бер чамада шакмаклап турыйбыз: бәрәңге, сарымсак, суган, тоз, кара борыч.
Камыр кабарып тулгач өчпочмакларны ясап, чәчәкләп бөреп, 180 градуслы кайнар мичкә озатабыз.
Чыганак: Кирәкле төркем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев