Тәмле дә, җиңел дә
Әлеге ризык духовкада санаулы минутлар эчендә пешеп өлгерә.
Кирәк: ярты килограмм бавыр, 2 әчкелтем-татлы алма, 1 баш суган, 3 а.к. он, 6 а.к. үсемлек мае, 1 ч.к. татлы паприка, 0,25 гр карри, бер чеметем борыч. Тәмләткечләрне үзегез яратканнарны куллансагыз да була.
Бавырны онда әвәләп, майда кызарганчы кыздырырга, тозларга-борычларга. Бавырларны алып, шуның маенда алма кисәкләрен кыздырып, таба (форма) төбенә тезәргә. Алма өстенә бавыр кисәкләрен урнаштырып, кыздырылган суган белән томаларга. Карри һәм паприканы сибәргә. Кызган духовкада ун минут пешереп алырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев