Тәмле булсын!
Ташкабактан аджика
Кирәк:
Кабачки – 3 кг
Кишер – 500 гр
Татлы борыч – 500 гр
Сарымсак – 5 баш
Помидор – 1,5 кг
Төелгән кызыл борыч – 2,5 аш кашыгы
Шикәр комы – 100 гр
Тоз – 2 аш кашыгы
Үсемлек мае – 200 гр
Помидор, кишер, татлы борыч, ташкабак һәм сарымсакны иттарткычтан чыгартырга. Тоз, борыч һәм үсемлек маен өстәп, яхшылап бутарга. Катнашманы болгаткалап, уртача утта 40 минут пешерергә. Аннары кызыл борыч салып, тагын 10 минут кайнатырга. Аджиканы стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачларга һәм капкачы белән бастырып, төреп куярга
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев