Суганлы ташкабак ипие
«Өйдә пешкән ипи» – әлеге сүзтезмәне укыганда ук тәмле һәм хуш исле! Ә инде камырына клетчаткага бай яшелчәләр дә кушканда – ипи файдалы да булачак!
Ташкабак (кабачок), суган һәм яшел үләннәр аңа сусыллык бирә, ә тышы алтынсу төсле була һәм кетердәп тора.
Кирәк:
- ташкабак – 300 гр (1 данә)
- башлы суган – ½
- су – 200 мл
- коры чүпрә – 7 гр
- он – 540 гр
- үсемлек мае – 3 а.к.
- петрушка – 1-2 ботак
- укроп – 1-2 ботак
- шикәр комы – 1 ч.к.
- тоз – 1 ч.к.
Барлык кирәкле әйберләрне әзерләп куегыз. Әгәр дә ташкабак яшь булса, кабыгын чистартмасагыз да була, баш-башларын гына кисегез. Онны, һичшиксез, иләгез. Әгәр дә үлчәвегез булмаса, 200 мл стакан белән үлчәгез (бер стаканга 130-135 гр он керә).
Ташкабакны эре кыргычтан уыгыз, тоз кушып, болгатыгыз да, 10 минутка калдырыгыз. Опара ясау өчен табакта су, шикәр комы, бер чеметем тоз, чүпрә һәм ике аш кашыгы онны кушып болгатыгыз да, 10 минутка җылы урынга куегыз. Башлы суганны һәм яшел үләннәрне вак итеп турагыз. Опара күбекләнгәч, камырга тотынабыз.
Ташкабакны сыгып алабыз, суын түгәбез. Барлык ингредиентларны кушып, камыр басабыз. Ул тыгыз, формасын саклый, кулга да, куна тактасына да ябышмый торган була. Камырдан шар әвәлибез, май сыланган формага яки табага салып, өстен майлыйбыз. Пленка белән каплап, 40-60 минутка җылы урынга куябыз. Камыр ике тапкырга арткач, пычак белән өстенә сызымнар кисәбез. 220 градускача кызган мичтә 8-10 минут тотабыз, аннары 180 градуска кадәр утны киметеп, тагын 20-25 минут пешерәбез.
Ипине мичтән алгач, өстенә су сиптереп, сөлге белән томалап суытабыз. Болай иткәндә каты тышы йомшый төшә. Менә шундый файдалы ипидән авыз итеп карагыз. Һичшиксез, яраткан ризыгыгызга әвереләчәк.
Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев