Суганлы маринадланган мойва
Пешерелгән бәрәңге белән бик искиткеч булачак! Ясап, авыз итеп карагыз, һичшиксез яратачаксыз, чөнки ул кибеттән алган килька балыгына караганда күпкә тәмлерәк.
Кирәк:
- мойва балыгы – 700 гр
- су – 400 гр
- тоз – 2 ч.к.
- шикәр комы – 1 ч.к.
- борыч – 20 борчак
- дафнә яфрагы – 3 данә
- канәфер – 3 данә
- аш серкәсе (9%) – 2 а.к.
- суган – 1 баш
- француз горчицасы – 2 ч.к.
Суга барлык тәмләткечләрне салып, өч минут кайнатырга һәм сүндергәч, аш серкәсе өстәргә. Суынганын көтәргә.
Башлы суганны (күбрәк алсагыз да була, чөнки суганы балыкка караганда алданрак ашалып бетәчәк, әйтте диярсез) «каурыйлап» (ярымбоҗрага аркылы яктан) турарга.
Мойваны юарга. Савытка катламлап тезәргә: суган, балык... һәм соңыннан маринад.
Бер тәүлектән балык әзер була. Ярты тәүлектән мойваны болгатып алыгыз.
Бәрәңге беләәән... ммм...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев