Соңгы кыярлардан рассольник ашын әзерләү өчен менә мондыен ясамыйча калганнар өчен түбәндәге рецептны тәкъдим итәбез.
Банкалар ябып арыгансыздыр инде, дуслар.
Кирәк була:
- *кыяр – 2.5 кг
- *арпа ярмасы – 2 стакан
- *кишер – 1 кг
- *суган – 1 кг
- *помидор – 1 кг
- *болгар борычы – 0.5 кг
- *тоз – 100 гр
- *сыек май – 200 гр
- *аш серкәсе – 150 гр.
Иң беренче эш итеп, ярманы юабыз да, суда тотабыз. Аннан барлык яшелчәләрне турап, кишерне уып, 40 минут пешерәбез. 5 минут калганда аш серкәсен өстибез һәм стерильләштерелгән банкаларга ябып куябыз.
#очлыкүзлекамерам
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев