Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Солылы банан печеньесы

Йомшак, файдалы һәм тәмле дә була торган әлеге печенье мондый нәтиҗәгә үзендәге зур солы кисәкләре хисабына ирешә.

Аңа инде изелә башлаган, сез ташларга җыенган банан да бара.

Кирәк:

  • банан – 180 гр
  • атланмай – 100 гр
  • шикәр комы – 180 гр
  • йомырка – 1 данә
  • он – 120 гр
  • чәй содасы – ½ ч.к.
  • төелгән корица – ½ ч.к.
  • эре солы кисәкләре (хлопья) – 150 гр

Бананны изәргә, май белән шикәр комын кремсыман сыйфатка кергәнче болгатырга. Шуңа йомырка белән бананны кушып, кабат болгатырга. Башта корица белән сода кушып иләнгән онны, аннары солы кисәкләрен өстәп бутарга.

Камырны табага яки противеньга кашыклап салырга һәм 180 градус­кача кызган мичтә 12-15 минут тотарга. Бу вакыт күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки һәркемнең миче төрлечә пешерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев