Скумбрияле салат
Кирәк:
Ысланган скумбрия балыгы – 250 гр
Бәрәңге – 300 гр
Кыяр (свежий) – 100 гр
Йомырка – 2 шт
Корейча кишер – 100 гр
Кыяк суган
Укроп
Үсемлек мае – 3 аш кашыгы
Горчица – 1 чәй кашыгы
Пешкән бәрәңгене турап, тарелкага тигез катлам итеп урнаштырырга. Скумбрияне кылчыкларыннан һәм тиресеннән чистартып, тураганнан соң, бәрәңге өстенә җәяргә. Аннары – кыяр катламы, аның өстенә пешкән йомырка булачак. Шуңа сыек май белән болгатылган горчицаны сылагач, яшел үләннәрне һәм корейча кишерне турап, бергә кушыгыз һәм салат өстенә җәегез.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев